Логотип Идель
Блоглар

ДӨНЬЯДА ТАТАР АЯК БАСМАГАН ҖИР ЮК!

Төркиядә XXI нче Анатомия конгрессы узды. Конгресста медицина өлкәсендә танылган милләттәшебез, профессор Ибраһим Вәли Одар (1899‒1975) искә алынды.

Төркиядә XXI нче Анатомия конгрессы узды. Конгресста медицина өлкәсендә танылган милләттәшебез, профессор Ибраһим Вәли Одар (1899‒1975) искә алынды.

Конгрессның клиник анатомия секциясендә Анкара университеты профессоры Ибраһим Тәкдемир “Профессор, доктор Ибраһим Вәли Одар һәм клиник анатомия” дигән чыгышында И.В.Одарның тормыш юлы, анатомия өлкәсендәге фәнни эшчәнлеге, клиник анатомиянең үсешенә керткән өлеше һәм уңышлары турында сөйләде.

Ибраһим Вәли Одарның анатомия конгрессында искә алынуы очраклы хәл түгел. 1921‒1926 елларда Берлин университетының медицина факультетында белем алган Одар 1937 елда Төркиягә килә, Истанбул  университетының Җәррахпаша медицина факультетында 1 сыйныф гомуми хирург исемен ала. Ибраһим Вәли Одар 1946 елдан башлап Анкара университеты медицина факультетының анатомия бүлегендә эшли. 1948 елда доцент, 1955 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә.

1969 елда лаеклы ялга чыга. Одарның анатомия турындагы дәреслекләре бүген дә университетта укытыла.

1993 елда оештырылган “Төрек анатомия һәм клиник  анатомия” дәрнәге тарафыннан уздырылган Анатомия  конгрессының беренчесе 1991 елда Бурсада, аннан соңгы елларда Адана, Анталия шәһәрләрендә уздырылган. Конгресс башта 2 елда 1 тапкыр уздырылса да соңгы елларда һәр ел уздырыла башлаган. Анатомия конгрессының төп көн тәртибен медицина темалары тәшкил итә. 2012 һәм 2014 елдагы конгрессларда Анкара университеты профессоры, дәрнәк әгьзасы Ибраһим Тәкдемир элек медицина өлкәсенә хезмәт иткән галимнәрне искә алу кирәклеге турындагы фикере белән уртаклаша. Аның бу фикерен бөтен дәрнәк әгьзалары хуплый. Моның нәтиҗәсендә 2016 елның 11‒14 февральдә уздылган Анатомия конгрессына “Профессор, доктор Ибраһим Вәли Одар Кыш Җыелышы” исеме бирелә. Аннан соң уздырылган конгрессларда секция уздырылган залларга, утырышларга дөнья белән бәхилләшкән галимнәрнең исемнәрен бирү традициягә әйләнеп киткән. Соңгы конгрессларда медицина өлкәсенә өлеш керткән галимнәр белән бәйле аерым җыелышлар да уздырылган.

2016 едда уздырылган җыелышта Одарның студенты, хәзер исә үзе дә профессор булган Сәмиһ Баскан “Профессор, доктор Ибраһим Вәли Одарны тану” дигән доклад сөйләгән. Баскан 2019 елның 27 августында Медипол университеты тарафыннан уздырылган халыкара анатомия конгрессында “Анатолияның йөрәгендә туган кояш” исемле чыгышы белән остазын халыкара платформада таныткан.   Медицина өлкәсенең анатомия тармагында белем алган студентлар  Ибраһим Вәли Одарны күрмәсә дә, танымаса да аны фәнни хезмәтләре, дәреслекләре аша белә һәм хөрмәт итә.  

Татарлар да милләттәшләре олы галим Ибраһим Вәли Одарны онытмый. 2019 елда “Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел‒2” чарасы кысаларында  Ибраһим Вәли Одар кабере янында яд ителде. Агымдагы елда исә 1987 елдан бирле чыгып килә торган “Төрки дөнья тарих һәм мәдәният” журналының июль санында “Медицина дөньясының бөек исеме профессор, доктор Ибраһим Вәли Одар” исемле күләмле мәкаләм басылып чыкты.

“Дөньяда татарсыз җир юк” диләр, чыннан да татарлар җир шарының һәр тарафына сибелгән. Милләттәшләребез кайда гына торсалар да тырышлыклары, уңганлыклары белән зур уңышларга ирешкәннәр, бүген дә хөрмәт белән искә алыналар. Ибраһим Вәли Одар фәнни хезмәтләре белән онытылмас исемнәрдән берсе булып кала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Төркия, Анатомия конгрессы, Ибраһим Вәли Одар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев