Логотип Идель
Блоглар

Дучмак белән кырык карталары истә…

Күземне йомсам, иң тәмле хатирәләр арасында язгы авыл күренеше калка. Исе, чебеннәре, кош-кортлары һәм башкалары белән күңелне иләсләндерә, рәхәткә чумдыра. Ирексездән балачакка кайтасың…

Күземне йомсам, иң тәмле хатирәләр арасында язгы авыл күренеше калка. Исе, чебеннәре, кош-кортлары һәм башкалары белән күңелне иләсләндерә, рәхәткә чумдыра. Ирексездән балачакка кайтасың…

Кемнәрнең мал өендә, кемнәрнеңдер тимер карават астында, мич белән стена арасындагы аралыкта йомырка салып каз утыра. Вакыт-вакыт ысылдап ризасызлык белдерә, янында тыз-быз йөрсәң, балтырыңнан каптырып алырга да күп сорамый. Каз күкәйләрен кадерләп иске бүрек эченә салып саклыйсың. «Химический» карандашны төкерекләп, саннар сугып барасың. Күкәйләрне бастырырга салгач та, яшел-кара төстәге бәбкәләрнең борынлавын түземсезлек белән көтәсең.

Соңрак чыбык башына ертык целофан пакет бәйләп бәбкә  көтәргә китәсең. Бәбкәләр өчен дип әзерләнгән сөткә изелгән ак ипи белән тамак та ялгап аласың. Рәхәтләнеп имтихан билетларын кат-кат укыйсың, ятлыйсың. Билет №1, 2 дип язылган көрән тышлы калын дәфтәр кояшта саргаеп, шактый таушалып бетәргә дә өлгерә.

Бәбкәләр генә түгел, чебиләргә дә игътибар җитәрлек. Алары башта картон тартмада  тормыш башлый. Соңрак мич башындагы махсус сәндерәгә күчә. Чебиләргә дә кадер-хөрмәт җитәрлек. Борыннарыннарындагы юка элпә кебек нәрсәкәйне тырнак белән сак кына куптарасың, төкерекләреңне эчерәсең, иң мөһиме тирләп-пешеп асларын чистартасың. Мич башында урын тар, борыннардан бөрчек-бөрчек тир тама, үрмәләп рәхәтләнеп эшлисең дә эшлисең. Чебекәйләр бераз көйсезләнебрәк китсә, әби-әниләр аларга бераз шайтан суы эчерә дә тегеләре, рәхмәт төшкере, рәтләнеп тә китә.

Сарык йоны алу да күңелгә бер рәхәтлек бирә. Кайракларны алдан ук әзерләп куясың. Аякларын бәйләп саласың да җайлап кына тотынасың. Анда-монда бетләре дә күренгәли, аларын кайчы белән кисеп ташлыйсың. Уң як сыртында бераз йон калдырып, аңа кызыл тасма бәйлисең дә җибәрәсең. Тегеләре җиңеләеп, рәхәтләнеп, алпан-тилпән килеп абзарга кереп югала.

Өй юу да күмәкләп башкарыла. Түшәм юганда сулар кулдан, беләктән агып төшеп кыска җиңле халат эченә юл ала. Тән чиркана, шулай булса да, кат-кат ышкып юуыңны дәвам итәсең. Чеби тузаннары, пәрәвез оялары, диван астындагы кәнфит кәгазьләре юкка чыгарыла. Тәрәзә төбендәге помидор савытлары да теплицага юл ала. Олы якны юып икенчесенә күчкәндә, тәмле бәлештән һәм башка тәм-томнардан авыз итәсең, авыраеп кына икенче якның түшәменә сузыласың. Өй юган арада ястык-мендәрләр кояшта кызына тора. Диван-караватлар, өстәл-урындыклар сөйрәп йөри-йөри хәлдән тайгач, өй дә юылып бетә. Мунча кергәнче, чишмәдә өй юган чиләк-чүпрәкләреңне чайкап эләргә дә кирәк бит әле. Икенче көнгә мунча алачыгында сине бер күч юылмаган челтәр-пәрдәләр, диван япмалары да көтә. Ул челтәрләрне дә, әбиләр әйтмешли, «цинкыларга», ягъни зәңгәр төскә манарга кирәк. Монда да теге күкәйләргә сан яза торган «химический» карандаш ярдәмгә килә.

Мич агарту да иң җитди эшләрнең берсе санала. Тишек йон носкиның балтырын кисеп атасың да алдан әзерләнгән таш суына манып эшкә керешәсең. Ул таш суын кырдан таш җыеп махсус алдан әзерлиләр. Бармак башларың тишелсә дә, ап-ак итеп агартылган мичеңә карап сокланып утырасың. Ул таш суы белән агартылган мичтә тәмледән-тәмле ризыклар пешә. Иң тәмлесе әчегә баскан коймак һәм дучмактыр, мөгаен.

Чишмә буенда кер чайкау да рәхәт кенә. Кыш көнендәге кебек куллар да зәңгәрләреп катмый, күшекми. Кышын гына ул кер чайкаганда куллар, бармаклар селкенмәс хәлгә килә. Каткан бармакларың белән чәч төбен дә ышкып карыйсың, булышмый. Берникадәр вакыттан соң гына бармакларга җан керә.  Чайкаган керләрең дә үрә катып тора. Каткан ыштан белән башыңа берне бирсәләр, ычкынып китүең дә бик ихтимал. Кер чайкаганда һәм мал эчәгесе чистартканда гына шулай нык туңасың. Әйтәм бит, яз көне кер чайкавы да күңелле генә.

Мал эчәгесе дигәннән, яз көне эшләнмәсә дә, әлеге мөһим эш турында да язмый кала алмыйм. Кыш көне мал сую – үзе бер бәйрәм. Туган-тумача кайта. «Кулы тәмле» дип оста мал суючы һәм эшкәртүчене чакыралар. «Ииии, жәллим дә соң, карамыйм. Суерга алып чыктылармы әле?» дип, әби-апайлар ишекле-түрле йөренеп тора. Урамда билгеләнгән бер урында ир-ат мәш килә. Ит вату өчен бүкәннәр, кул юу өчен комганнар, сөлгеләр әзерләп куелган. Алар тирәсенә безнең мәче һәм күрше мәчеләре тезелешкән. Мәче халкы өчен дә зур бәйрәм – «туй» бүген. «Бисмилла» әйтеп чалганнан соң, туный-эшкәртә башлыйлар. Иң беренче өйгә бавыр кереп китә. Аны хатын-кызлар зур табага күп итеп май, суган салып, тәмле итеп кыздыралар. Соңрак, берәрсен ит сакларга калдырып, мал суючылар чәй эчәргә кереп җитә. Туганнар арасында рәхәтләнеп сөйләшү, хәл-әхвәл сорашу башлана. Хатын-кызлар чишмә ягына юл ала. Эчәге яру, карда таптау, юу кебек эшләрне көлешә-көлешә эшлиләр. Тутырмалык алырга да онытмыйлар. Өйгә кергәндә, аяклар туңган, куллар-иякләр күшеккән булса да, кайнар чәй эчеп, тәмлүшкәләр белән тамак ялгагач, барысы да онытыла. Мал суйганнан соң, табыннарда ризык төрләнә, күбәя: эчәге бөккәне, тутырма, кырык карта, кыздырган сызыкны да тәмләп ашый халык. Зур-зур кәстрүлләргә туңмай эретеп, итне тимер кисмәкләргә тозлап та куя.

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, язгы авыл, язгы эшләр турында сөйләшә идек бит әле…

Язын халык бакчада кыштырдый башлый. Көрәк-тырма хәрәкәткә килә. «Лачинка» (носилка) белән тирес ташый, казый, тырмалый, нидер чәчә. Баздан бәрәңге чыгару да күңелле «бәйрәм». Иртән салкын базга төшеп китәсең, аркан төшереп төштән соң гына сөйрәп чыгаралар. Ул базның төбе чыкканын көтә-көтә тәмам хәлдән таясың. Бәрәңге тулы чиләгеңне ыргакка эләктереп бирә торгач, билләр тураймый башлый. Ачу китереп, башка чиләктән коелган бәрәңгеләр төшә, әллә каян гына зур, симез баз бакалары килеп чыга. Кыскасы, «бик күңелле». Ходай рәхмәте, баздан чыккач, саф һавада бәрәңге чемләү процессы башлана. Кояшта кипкән бәрәңгеләрне соңгы капчыкка тутырганда, көн кичкә авышкан, үзебез дә хәлсезләнгән булабыз. Кыш буе томаланып торган базда эшләү дә үзенекен итә: бераз баш әйләнә, күңел болгана. Теге каткан билләрне турайтып кичке эшләргә керешәсең…

Менә шундый бетмәс-төкәнмәс эшле, саф һавалы, күңелгә шулкадәр якын, кадерле иде ул безнең балачактагы, яшьлектәге язгы авыл…

Бүгенге көндә авыл инде бераз үзгәрәк. Керләрне дә машина юа, машина чайкый. Чебиләрне, каз бәбкәләрен дә күбесенчә зурларны гына сатып алалар. Итләрне дә тозламыйча зур-зур махсус суыткычларда – ларларда саклыйлар, ә эчәгеләрне маэмайларга бирәләр. Челтәрләрне дә «химический» карандаш белән манмыйлар инде хәзер…

Шулай да авыл халкы бүгенге тормышына шөкер итеп, куанып яши. Авылда яшәсәләр дә, шәһәр шартларында тормыш итә алар. Шөкер, бай, мул тормышта көн күрә авыл халкы, үз тырышлыгы, үз хезмәте белән матур көн күрә. Әмма вакыт-вакыт таш суы белән агарткан зур авыл мичләрен, мичтә йөзе килеп пешкән дучмакларын, кырык карталарын сагына…

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: укырга әдәбият уку

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев