Логотип Идель
Блоглар

ЕГЕТЛӘР КӨЗЕ

«Идел» журналының сентябрь санында кызлар җәе турында сөйләшкәч, «Ә егетләр ни белән мәшгуль?» дигән сораулар күп булды. Без озак уйлап тормадык, төрле өлкәдә кайнаган, көз айларын грандиоз планнар белән башлаган яшьләребез арасында сораштыру үткәрдек.

«Идел» журналының сентябрь санында кызлар җәе турында сөйләшкәч, «Ә егетләр ни белән мәшгуль?» дигән сораулар күп булды. Без озак уйлап тормадык, төрле өлкәдә кайнаган, көз айларын грандиоз планнар белән башлаган яшьләребез арасында сораштыру үткәрдек.

«Беренче урында – дөрес туклану

Булат Мусин, РФ татар көрәше буенча спорт остасы:

– Көзем көрәш ярышлары белән башланды. Дөрес, күп ярышлар вакыты кичектерелде. Шуңа күрә сентябрь һәм октябрь айларында вакыт бик тыгыз. Алга таба әле билбау көрәшләре һәм татарча көрәшләр көтә. Аларга ныклап әзерләнү сәбәпле, башка спорт төре белән шөгыльләнергә вакыт калмый. Спорт остасы буларак, дөрес тукланырга тырышам, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә иммунитетка бәйле витаминнар бар. Иртәнге ашны кадырмаска киңәш итәм.

«Кызым тугач, бөтен проблемалар онытылды»

Ринат Галиәхмәтов, Tatar Malay, блогер:

– Бу көздә мин әти булдым! Социаль челтәрдә Илүзәмнең йөкле булуын сиздермәскә тырышсак та, язылучыларым сораулар яудырып торды. Илүзәне тулгак тота башлагач та, янында булдым. Егетләр бик күп нәрсәнең кадерен белмиләр икән, хатын-кыз бала тудыру йортында нинди авырлык аша узганны аның янында торгач кына аңлыйсың. Ул вакытта физик яктан булыша алмасак та, яннарында булу кирәк! Аннары, егетләр машина, фатир алыр алдан күп ача җыя башлый. Бала туганчы да акча мәсьәләсен уйларга кирәк. Кызыбыз тугач, бөтен бөтен проблемалар онытылды. Үземнең сәламәтлегемне кайгырта башладым: спортзалга йөрим, дөрес тукланам.

«Таҗлы вирусны җиңгәч, яңа сулыш ачылды»

Айдар Әхмәдиев, «Мечтай со мной» хәйрия проектының SMM белгече:

– Хәзер әллә нинди зур планнар корырга тырышмыйм, чөнки быел бик күп планнарым чәлпәрәмә килде. Урманда йөгерергә, чит илгә барырга хыяллана идем, кызганыч, җәй көне коронавирус белән авырып киттем. Авыруны җиңсәм дә, үпкәләргә зур зыян килде. Мәсәлән, хәзер йөгерә алмыйм – тыным бетә, хәтта баскычтан өскә менгәндә тын кысыла, хәлсезлектән гел ятып торасы гына килә.

Тау башына менеп аска карагач, кешеләр кечкенә булып күренгән кебек, хастаханәдән чыккач, проблемалар да шундый вак булып тоела башлый. Кыскасы, бернигә карамыйча, яшисе генә килә. Хәзер яңа гадәтем барлыкка килде, иртән урамда азык-төлек сатып торучылардан берәр нәрсә алып, алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп, әкрен генә (ковидтан соң тиз йөри алмыйсың) саф һавада йөрим. Андый очракта гап-гади әйбергә дә башка күзлектән карый башлыйсың икән.

«Барлык яшьләр дә шәһәргә ашкынмый»

Илфат Мөхәмәтов, Саба районы, Явлаштау урта мәктәбе директоры:

– Миңа быел авыл мәктәбендә директор вазифасын башкарырга тәкъдим иттеләр. Моңа кадәр Казан мәктәпләрендә физкультура укыттым һәм самбо буенча тренер булып эшләдем. Барлык яшьләр дә шәһәргә ашкынмый, авылда төпләнеп, үз тормышын башлап җибәрүчеләр шактый. Мин үзем дә нәкъ менә авыл мәктәбендә эшләвемә шатмын. Хәзер мәгариф өлкәсен җентекләп өйрәнәм, үземне яңа тәҗрибәләрдә сынап карыйм.


«Тәүге концертымны куйдым»

Илфат Гыйбадуллин, Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты:

– Пандемия вакытында сәхнә бик сагындырган булган икән, без – артистларның мондый тәнәфестә, авыр халәттә калганыбыз юк иде. Үземнең онлайн концертымны тәкъдим иттем. Ул минем өчен яңа, кызыклы проект булып истә калды. Гадәти концерттан аермасы: залда тамашачы булмауда гына. Тулы заллар күңелемә якынрак, ниндидер җылылык, “җанлылык” тоеп була. Ә онлайн чыгыш ясауның тәҗрибәсе кадерле булды.

«Иҗат белән төзелешне бергә алып барам»

Илмир Ямалов, алып баручы, «Риваять» ансамбле солисты:

– Көз айларына гаиләдәге үзгәрешләр һәм зур планнар белән кердек. Хатын белән балаларны җәен авылга кайтарып идек, хәзер инде шәһәр тормышына ияләшкән көннәре. Йорт төзи башладым. Авыл егете булгач, эштән курыкмыйм,  үз кулларым белән торгызып, гаиләм белән яңа йортка күчәсе килә. Ә иҗатка килгәндә, хәзер күбрәк мәҗлесләрдә чыгыш ясарга туры килә. Соңгы арада хәләл туйлар ешайды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев