ЕГЕТЛӘР НИНДИ КЫЗЛАРГА ӨЙЛӘНӘ? (үзләреннән сорадык)
Миләүшә Гафурованың март санындагы “Ничек кияүгә чыгарга?” дигән язмасы күп кешедә кызыксыну уятты. Ул үз алдына бик кызыклы сорауларны куя: “Ә ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килми соң? Һәм ни өчен кияүгә чыгарга кирәк? Чыгарга кирәкме, гомумән? Ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килә һәм ничек итеп кияүгә чыгарга?” Миләүшәнең уйлануларын, нәтиҗәләрен укып чыкканнан соң үзеннән-үзе каршы якның фикерен дә беләсе килде: ә егетләр өйләнүгә ничек карый? Аларга бу бүгенге көндә ни дәрәҗәдә кирәк? Һәм, гомумән, кирәкме? Аралашкан-аралашмаган, өйләнгән-өйләнмәгән ир-егетләргә сорауларымны юлладым да, җавапларын алганчы, үзем бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдым. Ә аннары егетләр белән кызларның өйләнешү турында нәрсә уйлауларын чагыштырып карарбыз…
Миләүшә Гафурованың март санындагы “Ничек кияүгә чыгарга?” дигән язмасы күп кешедә кызыксыну уятты. Ул үз алдына бик кызыклы сорауларны куя: “Ә ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килми соң? Һәм ни өчен кияүгә чыгарга кирәк? Чыгарга кирәкме, гомумән? Ни өчен кызларның кияүгә чыгасы килә һәм ничек итеп кияүгә чыгарга?” Миләүшәнең уйлануларын, нәтиҗәләрен укып чыкканнан соң үзеннән-үзе каршы якның фикерен дә беләсе килде: ә егетләр өйләнүгә ничек карый? Аларга бу бүгенге көндә ни дәрәҗәдә кирәк? Һәм, гомумән, кирәкме? Аралашкан-аралашмаган, өйләнгән-өйләнмәгән ир-егетләргә сорауларымны юлладым да, җавапларын алганчы, үзем бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдым. Ә аннары егетләр белән кызларның өйләнешү турында нәрсә уйлауларын чагыштырып карарбыз…
Шәхсән минем күзаллавымда гаилә дигәч җыелмалы баскыч күз алдыма килә: егеткә дә, кызга да зур тормышта югалып калмаска, кирәк вакытта бер-береңә булышырга кеше кирәк. Икесе дә әгәр горур һәм төз басып торса, баскыч авачак. Шуңа күрә гаиләдә “ярату”, бер-береңә “ярый белү” дә кирәк. Һәм бу ике якка да карый.
Бу “ярашу” дигән сүз һәр милләттә, һәр ыру, кабиләдә хәтта һәр авылда төрле. Дөресрәге, үз үзенчәлеге бар аларның. Татарларда, мәсәлән, “тел яшерү” күренеше булган. Кайнатасы килененә “Менә хәзер сөйләсәң ярый” димичә, өйгә килен булып төшкән кеше хәтта еллар буе дәшми йөргән. Хәзер андый гадәт калмагандыр инде. Минем ишеткән юк. Хәзер кайната белән киленнең бер өйдә тору “гадәте” дә бетеп бара инде. Татарлар арасындагы төрле популяр пабликларда фикер алышкан апалар “Балалар аерым торсын” дигән сүзне кат-кат кабатлый. Элеккеге гаилә институты трансформация кичерде. Хәтта гаилә кормаган кызлар, егетләр дә аерым яшәү урынын кайгырта бит. Кая инде ике гаилә бер өйдә яшәү…
Ләкин барыбер кыз белән егет кушылырга карар кылса, алар ике кеше генә түгел, ике гаиләнең “парлашуы”н аңларга тиеш. Туй үткәрүнең төп мәгънәсе шундадыр, минемчә. Ике як туганнар бер-берсе белән танышу өчен. Аннан соң аерым яшәгән яшьләр дә ике атнага, яки аена бер әти-әниләре янына кайтып килә. Шуңа “гореф-гадәт” дигән сүз бөтенләй үз көчен югалтмый.
Моны 27 яшьлек Сергей Фёдоров та телгә алды:
“Минемчә, егетләр өчен гаилә, өйләнү темасы актуаль. Ләкин кайбер егетләр үзенең насыйбын артык бирелеп эзли, хәтта янында йөргән акыллы, тәртипле кызларны читләп узуларын да сизми калалар. Өйләнү турында уйламаучылар да бар, билгеле. Соңаргач кына исләренә төшә. Кемдер бик иртә өйләнә һәм гомере буе зарланып яши. Һәр кешенең үз вакыты, дип уйлыйм мин. Минем әлегә вакыт җитмәгән. Үзем өчен 29-31 яшь аралыгын иң яхшы вакыт дип күрәм. Чөнки ул вакытка нормаль егетнең эше, әти-әнисеннән аерым торыр урыны булырга тиеш. Тулай торак булса да ярый инде, ахыр чиктә. Өйләнәсе килгән егет фатир турында кайгырта башлый. Минем үземнең, мәсәлән, булачак хатынымны тулай торакка алып кайтасым килми. Ә калганын инде бергә-бергә. Алай татлырак та диләр. Өйләнгән вакытта 24-27 яшьлек кызларны карармындыр, дип уйлыйм. Нинди кызларга күз төшә, дисең. Нормаль егетнең бөтен кызга да күзе төшә инде, бөтен кыз да игътибарга лаек бит. Мин моны аралашу турында әйтәм. Өйләнгәндә ярату мөһим. Кыз кешенең мөһим сыйфатларыннан начар гадәтләре булмау дип уйлыйм. Ул тартмаска һәм эчмәскә тиеш, чөнки хатын-кыз ул – киләчәк, синең дәвамың. Үз фикерендә тора белсен, кирәк вакытта киңәшләр бирә алсын иде. Әйтәләр бит, һәрбер бөек ир артында аның хатыны тора дип. Мин ул сүзләр белән килешәм. Әти-әниең белән уртак тел таба белсен иде. Ул егет кешегә дә карый, әлбәттә. Чөнки егет яки кыз икенче якның әти-әнисе белән уртак тел таба алмаса, ул бер буын арасындагы җеп өзелә, дигән сүз. Һәм тагын бер сыйфат: кыз кеше ачык күңелле, пөхтә булырга тиеш. Тышкы матурлыкта түгел эш, эчке гүзәллектә.”
Сергей гына түгел, күп егетләр “Башта аякка басыйм, аннары өйләнергә дә була” дип уйлый. Ә менә 33 яшьлек Раил Рәшитов башкача фикердә.
Башта ул: “Мин үзем утырып калучылар рәтендә әлегә, хакым бармы икән нидер әйтергә”, - дип, сорауларыма җавап та бирмәскә теләгән иде кебек. Ләкин бераздан бик саллы гына фикерләре белән уртаклашты: “Егетләргә дә үз вакытында өйләнү дөрес. 20-25 арасыннан калмаска кирәк, дип саныйм. Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирә. 2007 елның декабрендә хаҗга барганда безнең төркемдә яшь гаилә дә бар иде. Шул дус егет сөйләде: өйләнгәнче эшләре бик үк әйбәт бармаган. Өйләнгәч, берара егетнең, берара кызның әти-әниләрендә торып, үз фатирларын алу бәхетенә ирешкәннәр. Эшендә дә күтәргәннәр егетне. Беренче, икенче балалары туган. Бала туган саен эшләре алгарак киткән. Гаилә коргач, балалар тугач, Аллаһы Тәгалә бәрәкәтне күбрәк бирә. Менә син сорау биргәч, мин дә уйга калдым әле, тәвәккәллрәк адымнарга әзер булырга кирәк, дигән фикер килде башыма.”
Чыннан да, Раил әйткән бәрәкәт турында минем дә ишеткәнем бар иде. Аллаһы Тәгалә һәр баланы үз ризыгы белән тудыра, дигән иделәр. Тормыштагы мисаллар белән дә баетып сөйләгәч, бу фикергә мин дә ышана башладым.
24 яшьлек исемен әйттерергә теләмәгән дус егетем дә өйләнмәүчеләр рәтендә һәм фикерләре белән ул Сергейга якынрак: “Барысына да ирешеп, тыныч кына яшиселәре килгән егетләр күп хәзер. Кайберләре “йөреп” туймаган. Гаилә юлына басар өчен әзер булырга кирәк. Болай җиңел генә түгел бит ул. Өйләнешкәч, егет белән кыз барысына да бергә атлый. Авыр хәлләр, проблемалар аша бергә үткәч, гаилә ныгый бара. “Патшабикә” булып кына ерак китеп булмый. Шуңа кыз кешене сайлаганда аның белән тиң булу, бер-береңә ышанычлы терәк булу да кирәк. Кыз кешенең тышкы ягына караганда эчке ягы мөһимрәк. Гаилә ныклы булсын өчен кешелеклелек, ышаныч һәм ярату кирәктер, минемчә.”
27 яшьлек Раил дә әлегә өйләнмәгән, әмма ул гаилә кору көн кадагындагы сорау дип саный: “Мин үзем өйләнергә телим. Эштән кайтуыңа каршы алучы, сине яратучы, кайгыларыңны уртаклашыр кешең бит инде ул хатының. Минем белән янәшә басып, тормыш алып барырлык кеше булуын телим янымда. Балалар булсын иде. Ялгыз каласы килми, билгеле. Дусларның үз тормышы бит. Егетләр өчен 25 яшь иң әйбәте дип уйлыйм. Акыл кереп беткән, күп нәрсәне аңлыйсың. Нигә мин өйләнмәгән? Үзем каршы түгел идем 25 яшьтә өйләнергә, ләкин җае туры килмәде, кызым “Иртәрәк әле” диде. Өйләнерлек кызлар бар, ләкин аларны табуы хәзерге заманда катлаулы. Бозылды алар хәзер: кальян тарталар, эчеп йөриләр. Тәртиплеләре дә бар, ләкин кайберләре егетләрдән дә әшәкерәк. Бу хатын-кызларга артык ирек бирү белән бәйле, дип уйлыйм. Элек бит битләрен яулыклары белән каплап йөргәннәр. Кызлар киемнәрен дә, күңелләрен дә ачып бетерделәр. Уйлары ачык булудан егетләр файдалана аннары. Сер булырга тиеш кыз кешедә. Кызлар тыйнаграк булсалар иде. Гаилә төзер өчен җаваплылыкка, балалар тәрбияләүгә әзер кыз кирәк. 22-23 яшьтә кызларга кияүгә чыгарга буладыр, дип саныйм.”
Ә өйләнгән егетләр нәрсә уйлый икән?
Рәзим Сабиров, 24 яшь: “Миңа калса, бүгенге көндә гаилә кору темасы кызлар өчен актуальрәк. Кызларның егетләргә караганда катырак өйләнешәселәре килә. Яшькә килсәк, монда билгеле бер санны әйтеп булмый. Мин 23 яшемдә өйләндем. Һәрбер кеше бу адымга үз акылы белән килергә тиеш. Кемдер 16 яшендә инде гаилә корырга әзер, ә кемдер 40тан узып та “өлгереп җитмәскә” мөмкин. Элек 8дән дә өйләнгәннәр. Кешенең сайлау мөмкинлеге булмаган. Мәрхүм әби сөйләгән иде, кыз сорауда ул да, бабай да эштә булганнар. Ике як әти-әниләр үзара сөйләшкәннәр дә, бу сорауны хәл иткәннәр. Хәзер исә глобализация процессы бара. Безнең яшьләр күбрәк Ауропага карый башлады. Ә анда кешеләрнең беренче урында – карьера. Машинаң, йортың, акчаң булгач кына бала турында уйланалар. Бала табарга уйлары булмаса, өйләнешү кирәк тә түгел, минемчә. Кызымның кайсы ягын ошаттың, дисең. Күзләре матур, бәлеше белән кыстыбые тәмле. Шуңа өйләндем дә инде мин аңа.”
Фаил Баһаветдинов та 23 яшендә өйләнгән: “Минем яшьтәш егетләрем арасында да өйләнешү темасы бик актуаль. Уку йортын тәмамлаганнан соң, күбесе гаилә корды. Үзем өчен идеаль өйләнү яше 25026 диеп йөри идем. Ләкин Раилә белән бер елдан артык очрашканнан соң мөнәсәбәтләрнең яңа баскычка күчәргә кирәклеген аңладым. Өйләнгән вакытта иң-иң-иң төп критерий (минем өчен): яраткан кешеңнең синең “дулкыныңа” керә алуы, ягъни аның белән гармониядә тора белү. Аның нәкъ менә шундый кеше икәнен беренче күрешүдә үк аңладым. Баналь “ул матур”, “тәмле пешерә” һ.б. сүзләрне әйтеп тормыйча, бер сыйфаты турында гына сөйлим: беренче тапкыр очрашкач, ул миңа әбисе турында сөйләде. Кем инде егет белән күрешергә чыккач әбисе турында сөйләсен? (көлә) Шунда аңладым: бу кыз “гадиләрдән” түгел, ул - мәгънәле. Бу кызга өйләнсәң дә була.”
Миңа егетләрнең әлеге темага ачык булулары ошады. Барысы да ничектер чын күңелдән, уендагысын әйттеләр дә бирделәр. Күпчелек егеткә стабильлек һәм тыныч тормыш кирәк. Алар драмалардан, Санта-Барбаралардан ерак тора, 23 февральгә оек бүләк итмәгәнгә дә тыныч карый, ахры. Егетләр белән сөйләшкәннән соң миндә шундый тәэсир калды.
Ләкин читтән тагын бер караш булсын өчен КФУның гомуми психология кафедрасы профессоры Лилия Фәхретдинова белән дә сөйләштем. Ул да шактый кызыклы фикерләр әйтте: “18-20 яшькә кадәр бала гаиләдә үсә. Психологиядә «әти-әни гаиләсе» дигән термин да бар. Ә аннан соң кеше әти-әни гаиләсеннән чыгып китә һәм күпмедер вакыт ялгызлыкта яши. Бу чор «монада стадиясе» дип атала да инде. Бу вакытта кеше һәрвакыт бары тик үзенә генә таянырга, карарларны мөстәкыйль кабул итәргә өйрәнә. Моннан кала ул әле акча эшли, финансларын тота, көчен, мөмкинлекләрен тоя башлый. Ягъни бу чор физик һәм психологик яктан әти-әнисеннән аерылуны күз уңында тота. Гаилә турында тирәнтен уйлану монада стадиясеннән башлана. Ялгызлыкны ул җиңел һәм рәхәтләнеп уздыра алырга тиеш, мәхәббәттән бәхет эзләмичә, үзе генә дә бәхетле була алырга тиеш. Мөнәсәбәтләргә бәйле булмаска. Моннан кала әле аңарда гаилә коруга әзерлек тә формалаша башлавы кирәк. Булачак гаиләсе, хатыны һәм балалары өчен үз өстенә җаваплылык алу дәрәҗәсенә үсү мәҗбүри. Шул вакытта гына булачак хатынына объектив таләпләр урнаша. Бу чорда егет кеше кызны сөю өчен түгел, ә яраткан хатыны ролендә була алырлык, балаларын дөрес тәрбияли, кайгысын-шатлыгын, байлыгын һәм ярлы булган чагын, тормыш сынауларын бүлә алырлык кешене эзлиячәк. Егет кеше гомерлек хатынын табарга тели. Әлеге эзләнү шәхси үсешне, әзерлекне таләп итә. Әгәр бу этап дөрес узса, кеше тормыш иптәшен эзләүгә 21-22 яшьтә өлгереп җитә.”
Минемчә, эш яшьтә дә, хәтта фатир белән машинада да түгел. Сугышларга кертә торган дуамал батырлык кына түгел, илдәге сәясәтне алыштыра алырдай гыйсъянчылык кына да түгел, гаилә төзүгә килгәндә үзең янындагы сиңа ышанган кыз кешене яклый, саклый алырлык җаваплылык кирәк башта. Ә җаваплылык нигезе булып үз-үзеңә ышаныч ята. Булдырасыңмы? Димәк, егет. Юк икән, димәк, тәҗрибә кирәк әле, тормышны аңлап бетермәгәнсең. Шуңа өйләнгәндә сөйләнмәскә, ә сөйләнгәндә ялгыш кына өйләнеп куймаска кирәк. Сөйләнү мәсьәләсе кызларга да кагыла, анысы… Егет кешедә “Бу кызны берничек тә ычкындырырга ярамый!” дигән уй тудыра алырлык әйбәт кызлар да кирәк бит әле...
Дәвамы: "Идел" журналының май санында (2020)
«Идел» журналы 16+
Теги: Яшьләр өйләнү туй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев