-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
Эх, аңламыйсыз сез яшәү рәхәтен!
Кухняда урындыктан йонлач тәпиләрен салындырып бер симез генә җирән песи утыра. Өстәлдә яткан төсле каләмнәрне ала да, тел очына тидерә-тидерә рәсем ясарга тотына.
Мурзик гел рәсем ясау белән мавыга. Дөресен әйтергә кирәк, песи ясаган рәсем өчен яхшы гына чыга аның! Бигрәк тә балык сөякләре, колбаса, ит рәсемнәре яхшы чыга… Кеше рәсеме ясый башласа гына уңышка ирешә алмый. Менә күзләр, борын авыз ясый… Бер карасаң кеше, ә рәсемне ясап бетергәндә барыбер песи килеп чыга…
Кәефе кырыла инде мескеннең… Уф… дип авыр сулый ул… сез кешеләр барыгыз да бер үк төрле, берегезне икенчегездән аерып булмый, ди арыган кыяфәт белән. Мыеклар үстермисез, койрыклар такмыйсыз… Эх, аңламыйсыз сез яшәү рәхәтен!
Кая инде безгә аңлау!
Шулай озак кына мыгырданып утыра, үзенең авыр язмышына зарлана… песи проблемалары турында сөйли. Үзе күз кырые белән генә өстәл өстенә карый. Ә өстәлдә, кыздырылган тавык канатлары! Шулай мырылдый-мырылдый, әкрен генә өстәлгә елыша, якынрак шуыша…
Бер мизгел эчендә тавык канаты да песи дә «выжт» итеп юкка чыга! Песи димәссең! Яшен!
Ул карават астына, ә мин аның артыннан! Ничек сыядыр ул симез түшкә анда?! Мин аны себерке белән дә куып карыйм, аяк белән дә.. буй гына җитми! Тавык канаты юк ителгәч, карават астыннан Мурзик тавышы ишетелә. Карават кырыена утырып тыңлыйм..
— Гафу ит инде, хуҗакай. Үзем дә сизми калганмын, ничек килеп чыкканын да аңламыйм! Ничектер үзеннән-үзе…
Шулай да карават астыннан чыкмый. Суынганны көтә хәйләкәр!
Белә бит, чукынчык, аңа ачуны озак тота алмаганны. Ачуланып нишлисең инде? Тавык канатын бары кире кайтарып булмый бит.. Шуңа песи бит инде ул. Тавык канатлары урлап, мырлап утырыр өчен..
Минем битнең кызыллыгы киткәч, ал борын карават астыннан урындыкка кучеп утыра. Йонлач аякларын урындыктан асылындыра да, тырнак очы белән тешләрен казык-казый мырылдавын дәвам итә…
— Аңламыйсыз сез без мәчеләрне….
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз