Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • МӘСКӘҮ ЛОКДАУН КЕРТӘ! Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлы локдаун кертте.
      327
      0
      0
    • Казанның Кремль яр буенда яңа мурал барлыкка килде Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
      391
      0
      0
    • ҖАНИСӘПНЕ ӨЙДӘН УЗУНЫҢ ГАДИ ҖИДЕ АДЫМЫ Билгеле булганча, быелгы җанисәпне өйдән чыкмыйча гына да узып була. Моның өчен кул астында Интернетка тоташкан гаджет яки компьютер булу гына кирәк.
      396
      0
      0
    • "КАЛЕБ"НЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ! Калеб» яңа буын җыены сезне 26 октябрь 18:30 сәгатьтә булачак премьерага дәшә! «Өчәү» – яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.
      421
      0
      0
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ЭПОС (тышсыз дәфтәрдән)

    Ркаил Зәйдулла. Тышсыз дәфтәрдән. "Идел". архив.

    Университетның татар бүлегендә укучылар хәтерлидер: беренче курсны тәмамлагач, фольклор экспедициясенә җибәрәләр иде. Без Оренбург өлкәсендә йөрдек.

    Печән өсте, авыл кешесенең күтенә кыл сыймый. Без дә иртән торып авыл буйлап йөри башлыйбыз, безгә өй саклап калган әби-чәби, карт-коры кирәк. Алар бик аптырый: типсә тимер өзәрлек егетләр әкият сорап теңкәгә тисен әле... Җитәкче безгә, гадәттә, кызларны ияртеп чыгара иде. Минем белән чыккан кыз: «Әби, безгә миф кирәк», – дип бер әбине бөтенләй аяктан екты.

    Бездән элегрәк шундый экспедициядә йөргән Фәннур Сафин, җитәкче бик аптыраткач, фольклор үрнәген үзе иҗат итәргә мәҗбүр булган:

    Ишектән килеп кергәч тә
    Түрдә тора зур бер мич.
    Нигә безне ташлап киттең
    Владимир Ильич?

    Моңа аптырыйсы юк, утызынчы елларда «халык җыры» булып дәреслекләргә кергән «Син яшәсәң без яшәрбез, Мәңге яшә Сталин!» кебек юлларны да кызыл авызлы шагыйрьләр... чыгарган бит.

    Күптән түгел «Чын мирас» журналының исемен «Безнең мирас» дип алыштырдылар. Янәсе, мирас булгач, чын була инде ул, мирасның ялганы юк. Кашки, шулай булсачы! Ялган ул һәр өлкәдә дә чын белән җитәкләшеп йөри һәм еш кына өстә дә кала.

    1797 елда Һамбург журналында Русиядән шундый хәбәр дөнья күрә: «Ике ел элек безнең архивларда «Игорь яугирләре җыры» поэмасының өзеге табылды, аны иң яхшы Оссиан поэмалары белән чагыштырырга мөмкин». Сүз урыс әдәбиятының горурлыгы булган «Слово о полку Игореве» әсәре турында бара. Имеш, А. Мусин-Пушкин бу әсәрнең урта гасырлардагы күчермәсен борынгы бер җыентыкта таба. Бүген инде без бу күчермәдән дә мәхрүм, ул 1812 елгы атаклы Мәскәү янгынында харап булган икән. Хәбәрченең әлеге әсәрне Оссиан поэмалары белән чагыштыруы үзе үк гыйбрәтле. Чөнки бу поэмаларны Оссиан дигән борынгы шотланд барды исеменнән XVIII-XIX гасыр чигендә яшь шагыйрь Җ. Макферсон инглизчә яза һәм матбугатка борынгы гэль теленнән тәрҗемә дип тәкъдим итә.

    Реклама

    Аурупа поэзиясенә зур йогынты ясаган әлеге җыруларның фальшивка икәнлеге шактый еллардан соң гына мәгълүм була.

    Мусин-Пушкинның табылдыгы чех шагыйре һәм русисты В. Ганканы да эзләнүләргә рухландыра. Чехларның милли үзаңы уянган еллар, ә үз эпослары юк!

    Ниһаять, Ганка, тырыша торгач, ике эпос таба. Тик Ганка зур хата ясый, күчереп алганнан соң берәр сәбәп табып (аларда да янгыннар чыгып торган бит югыйсә) табылдыкны юкка чыгармый. Шактый еллар үткәч, эпосларның фальшивка булуы ачыклана. Ләкин аңарчы бу эпосларның чех мәдәниятенә уңай тәэсире турында да әйтми үтү ярамас. Зеленагора эпосы нигезендә композитор Г. Сметана хәтта «Либуша» дигән опера да иҗат итә.

    Нигә еракка китәргә – туксанынчы елларда үзебездә телгә кергән «Җәгъфәр тарихы»н, «Шан кызы» дастаннарын гына искә төшерегез. Әлеге «борынгы болгар» әсәрләре безгә урыс теленә тәрҗемәдә генә килеп җиткән. Асыл нөсхәләре узган гасырның утызынчы елларында юкка чыккан, имеш. Әлбәттә! Чөнки аларны тапкан Ф. Нуретдинов урыс телен генә белә. Хәер, «борынгы болгар» телендә андый фальшивканы кем генә әзерли алыр иде икән... Иң гыйбрәтлесе шул – «альтернатив» тарихчылар хыялый хезмәтләр язганда Нуретдиновның әлеге хезмәтен җитди чыганак буларак файдалана. Үзләрен болгарларның төп варислары дип санаучы кайбер чуаш язучылары «Нуретдинов тарихы»н борынгы чуаш тарихы белән тәңгәл күрә. Кол Галинең Т. Хаҗиәхмәт ясаган хыялый портретын мин «Атаклы чуашлар» сериясендә күреп авып китә яздым.

    Соңгы елларда чуашларда эпослар еш табыла башлады. Берничә ел элек шундыйлардан «Аттил һәм Кримкильте» эпосы чуаш һәм алман телләрендә басылып та чыкты. Аны алманчага галим, язучы Кай Элерс тәрҗемә иткән. Матди чыгымнарны да үз өстенә алган. Гаҗәеп китап – төпле кереш сүзе бар, төсле бизәлештә, карталар белән баетылган, шәрехләр, аңлатма текстлар белән сипләнгән. Эпос һун патшасы Атилланың (V гасыр) мәхәббәте турында. Мең ел ярым дәвамында телдән-телгә күчеп чуаш телендә (алар һуннарның да төп варисы икән!) безнең көннәргә килеп җиткән. Могҗиза! Ләкин ни сәбәпледер эпосны чуаш язучысы М. Юхма туксанынчы елларда гына табып ала һәм өенә кунакка килгән Кай Элерска күрсәтә. Һай, мин күз алдына китерәм: менә Юхма иске сандыкны ача, андагы томардан вәкарь белән генә саргайган кәгазьләр чыгара. Әллә пергамент ук булдымы икән? Эчтәлеген сөйләп биргәч, Элерс шакката: алманнарның «Нибелунглар турында сага»сына охшаган икән бит чуаш эпосы! Бу бит гаҗәп хәл! Мең еллар дәвамында алман белән чуашның бер-берсе турында ишеткәне дә булмаган, ә менә борынгы эпосларда уртак моментлар шактый. Ничек шаккатмыйсың. Хәзер Элерс «Ылттынпих» дигән тагын бер чуаш эпосын тәрҗемә итә. Анысын да М. Юхма тапкан. Ылттынпих – соңгы болгар (чуаш) патшасы, 1236 елда Биләрне монголлардан саклаганда һәлак булган икән. Хәер, соңгы болгар ханы Габдулланың уллары Галимбәк белән Алтынбәк турында татар риваятен хәтерлисез булыр. Габдулла белән Галимбәк мөселман исемнәре, чуаш эпосына хилафлык китерергә мөмкин, ә менә Алтынбәк (чур, Ылттынпих) мач килеп тора! Юхманың запаста тагын бер эпосы да бар. «Җиде кыз» дип атала. Җиде кыз турындагы бәетне хәтерлисезме?

    Күптән түгел генә «Улып» дигән чуаш эпосы төрек телендә дөнья күрде. Алып турында әкиятләр күп төрки халыкларда таралган. Ә чуашларда эпос! Аны чуаш шагыйре Ф. Сюин шул ук туксанынчы елларда тапкан һәм эшкәрткән. Нәтиҗәдә ул 20 мең юлдан тора. Урыс теленә эпосны А. Дмитриев тәрҗемә иткән:

    «Когда прочитал произведение, решил, что надо обязательно перевести и на русский язык. Тем более, у многих «соседей» изданы эпосы: у башкир, у татар, а вот у чувашей на русском – нет».

    Самими мимеч Кай Элерс та сызланып: «Кызганыч, чуаш эпосы соңарып дөньяга чыга. Илле, йөз еллар элек нәшер ителсә, алар бөтенләй бүтәнчә яңгырар иде», – дигән. Өстенә баскан! Тик илле, йөз еллар элек бит Юхмалар, Сюиннар булмаган. Әмма моңа борчыласы юк, илле,йөз еллардан соң бу эпослар да бүтәнчә яңгырар әле. Чын мирас, диярләр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе