Логотип Идель
Блоглар

Фотога төшерергә өйрәнәбез! (мастер-класс)

Фотограф буларак объектив артында да, модель сыйфатында объектив каршында да торган Регина Саттарова хатын-кыз матурлыгын ачу серләре турында сөйләде.

1 төркем:

Дөрес түгел: тезләр туп-туры кадрга төбәлгән, поза статик, иреннәр кысылган, кулларда киеренкелек.
Дөрес: аяклар кадрдан бераз читкә борылган, бер кулга таяну иркенлек хисе тудыра, баш аз гына иелгән, муен ачык, сулыш алу авыз аша.

2 төркем:

Дөрес түгел: терсәкләр кадрга, куллар симметрияле куелган, иреннәр кысылган 
Дөрес: терсәкләр ян-якка каратылган, бармакларда иркенлек, сулыш алу авыз аша, муен ачык, поза ассиметрияле

3 төркем:
Дөрес түгел: поза киеренке, табигый түгел, симметрияле, балалар бакчасындагы бала сыман
Дөрес: поза иркен, ассиметрияле, аякның берсен алга кую, силуэтны озынайта, бер аякка таяну ботларны түгәрәкли, куллар йомшак, йөз утка таба борылган

4 төркем:
Дөрес түгел: поза ябык, киеренке, кулларны симметрияле куеп үз-үзеңне кочаклау курку кыяфәте тудыра, йөзне уттан читкә бору биткә матур булмаган күләгәләр сала.

Дөрес: үз-үзеңне кочу йомшак, иңнәргә куллар аз гына тиеп тора, ассиметрияле куелган, муен ачык, йөз утка таба борылган, караш кадрдан читкә.


5 төркем:
Дөрес түгел: хәрәкәт тәмамланган, кул биткә ябышкан төсле, бу кадрдагы һаваны юкка чыгара, сулыш алу авыз аша, йөз утка таба борылган булса да, кадрда табигыйлык юк

Дөрес: ярым хәрәкәт тотып алынган, поза статик түгел, йөздә тынычлык, ут төшә, бармаклар йомшак.

Гүзәл Насыйбуллина әзерләде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев