Логотип Идель
Блоглар

Фотога төшә беләсеңме?

Соңгы арада фотога төшерү белән шөгыльләнәм. Элек бу кызыксыну гына булса, хәзер эшемнең бер өлеше. Инде бераз перспектика, ракурс, акцентларны да чамалый башладым. Рәмис Нәҗмиев, Рамил Гали кебек шәп фотографлар белән дә аралашам, аларның эшләвен, фикер йөрешен күзәтәм. Күп серләр фәкать тәҗрибә белән генә ачыла икән!

 Соңгы арада фотога төшерү белән шөгыльләнәм. Элек бу кызыксыну гына булса, хәзер эшемнең бер өлеше. Инде бераз перспектика, ракурс, акцентларны да чамалый башладым. Рәмис Нәҗмиев, Рамил Гали кебек шәп фотографлар белән дә аралашам, аларның эшләвен, фикер йөрешен күзәтәм. Күп серләр фәкать тәҗрибә белән генә ачыла икән!
Шуңа да игътибар иттем әле, кешеләрнең күбесе фотога төшә белми. Дөньяда минутына кимендә ике йөз илле мең фото ясалган заманда бу бик сәер тоела.


 

Баш бармагың шәпме?

Фотога төшә белмәүчене мин шунда ук таныйм. Җилкәләрен, ияген күтәрә ул, табигый булмаган позалар сайлый һәм кулларын кая куярга белми. Ахыргысы бер бәла инде. Аеруча ир-атлар интегә, әллә нинди ишарәләр уйлап табалар. Иң киң таралганы: баш бармакны өскә күтәреп, «лайк» күрсәтү. Моның нигә җүнсез ишарә саналуын аңлатыйп карыйм. Беренчедән, фотода бер генә бармак тырпаеп торганда, моның калган бармаклары кайда икән соң дип, игътибар фәкать кулга гына юнәлә. Шул рәвешле, йөзеңдә нинди генә матур елмаю булса да, ул икенче планга калачак. Икенчедән, баш бармак ул – рекламага ишарә. Рекламада кешенең йөзе мөһим түгел бит. Өченчедән, баш бармак күрсәтеп, күңелсез чырай белән фотога төшсәгез – бусы бөтенләй кысаларга сыймый инде, эт – баш, сыер – аяк дигән сымаграк килеп чыга. Нигә икәнен белмим, әмма авыл халкы арасында бу бик киң таралган ишарә. Аннары… безнең халык гадәти тормышта бармакларын тырпайтып йөрми, димәк, бу аның өчен ят хәрәкәт, шунлыктан «лайк» күрсәткәндә дә кыенсыну, бармакны качырырга тырышу чалымнары объективта да булачак. Шунысын да искәртим, баш бармак тырпайту идеясе – бездә «шәп» дигәнне аңлатса да, кайбер илләрдә башка мәгънәдә йөри.


Җиңүдән җиңелүгә
Фотога төшергәндә тагын бер ишарәгә аптырыйм: кайберәүләр урта бармак белән имән бармакны тырпайтырга ярата. «Виктори» билгесе диләр аны. Элегрәк, әле сугыш вакытларында ул җиңүне аңлаткан, соңрак бу ишарәне Азия халкы үз иткән, инде менә бездә популярлашты. Берничә ел элек хатын-кызлар нәкъ менә урта бармак белән имән бармакларын тырпайтып фотога төшәргә яраталар иде. Шөкер, соңгы арада азайдылар бугай. Бер дә әйбәт нәрсә түгел бу. Ни өченме? Чөнки, баш бармак кебек үк, ул да фотоның төп мәгънәсен боза. Икенчедән, «виктори» билгесе берни дә аңлатмый («лайк»ның хет мәгънәсе бар иде), җитмәсә, фотога төшүче кулы ямьсез күренеп, үзе ниндзя ташбакасына охшап кала (әстәгыфирулла!). Әгәр ике кулыңа да «виктори» ясап фотога төшсәң, хәлләрең тагын да хөрти: бармаклар биткә төртеп күрсәткәч барлыкка килгән өчпочмак ишарәсе илә фотода симез чыгачаксың. (Мин уйлап чыгарган нәрсәләр түгел, дөресе шул, ышанмасаң, көзге каршына басып, «виктори» ясап кара!)

 


Квазимодога сәлам әйт
Тагын бер төркем кешеләр турында язмый кала алмыйм. Арабызда кәҗә мөгезе (кәҗә тоягы белән бутамагыз) күрсәтеп төшүчеләр дә бар бит әле. Белмәүчеләр өчен: бу – рокер, зэк ише кәттә кешеләр билгесе. Аннан хәтәрлек бәреп тора. Ни аңлатканын белмәсәгез, кәҗә мөгезен кулланмавыгыз хәерле. Рок-концертта икәнсез инде, анысы аңлашыла. Анда да бер искәрмә бар. Гадәттә кәҗә мөгезен күрсәтүчеләр лимонны тулысы белән кабып йоткан квазимодо шикелле йөзләрен сытарга ярата, ә сытык чырай белән төшкән фотоны кемгә күрсәтергә була инде?



Бер бармакка маникюр?

Бер бармак тырпайтып фотога төшүчеләр дә җитәрлек. Анысы төрле мәгънәләрдә йөри. Әйтик, мөселманнарда «Аллаһ бер» дигәнне аңлата. Реклама максатларында да файдаланыла, нәрсәгә дә булса төртеп күрсәтәсез икән, димәк, аны рекламалыйсыз. Тик фото саен нәрсәгә дә булса төртеп күрсәтү сәер инде, әлбәттә. Аннары… фотога төшкәндә «лайк» куярга өлгермәгән ахры, дигән фикер дә калдыра. Әйтерсең, фото алдыннан кулымны ничек куйыйм икән дип, бик озак уйлаган да, фотограф төймәгә басар алдыннан әй, ни булса да шул булыр дип, бер бармагын гына тырпайтырга җитешкән шикелле. Әгәр учың алга чыккан икән, бу ишарә «Көтеп тор» дигәнне аңлата, ян белән булса – «Кара аны!» дип искәртә, арты белән икән: «Кил монда!» (бу ишарәне яшьләр «бандито пистолето!» дип тә әйтә әле!) килеп чыга… Бәлки бер бармакның маникюры белән мактанасы килгәндер? Менә шундыйрак хәлләр. Бармаклар тырпайтып фотога төшкәндә сак булыгыз, дияргә генә теләдем.


 

Нишләргә соң?
Башта нигә нәкъ менә шул ишарәләр белән фотога төшкәнегезне ачыкларга кирәк. Берничә сәбәбе:
Кулларны ничек куярга икәнен белмисез.
Сез моны шәп күренә дип уйлыйсыз (ялгышасыз).
Комплексларыгыз бар. Фотода төп игътибар йөзегезгә түгел, ә кулыгызга төшүен телисез. (Мәктәп укучыларының бу ишарәләрне яратып куллану сәбәбе шул.)
Барлык фотолар да бер үк кыяфәттә булмасын өчен, кулларыгызны төрлечә куеп карагыз, экспериментлар ясагыз. Йөз чалымнарын йөз төрлегә үзгәртеп була. Әйтик, еракка төбәләсең, сакал кашыйсың, сәлам бирәсең, кычкырган кыяфәт чыгарасың һ.б. Әгәр кулны кая куярга белми азаплансагыз, берәр предмет тотыгыз. Нәрсәгә дә булса таянырга, сәгать караган ишарә ясарга, пиджәк җиңен рәтләргә, күлмәк якасын, галстукны рәтләргә, кәчтүм төймәсенә, итек балтырына кагылырга һ.б. эшләргә була.
Фотога төшкәндә ишарәләр бик әһәмиятле нәрсә. Сезнең турында алар да күпне сөйли ала.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев