Яңалык/Эксклюзив
-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ФОТОКҮРГӘЗМӘ [АЛСУ ҖАМАЛИЕВА]
Алсуга - 23 яшь. Балтач районы Чутай авылыннан ул. Балтачта хисапчы булып эшли. Фотога төшерү белән мавыгуы 18 яше тулган көнне бүләккә фотоаппарат алудан башлана. Менә шуннан бирле мизгелләрне эләктереп калырга ашыга кыз. "Һәр фотоны башта йөрәгем аша уздырам, шуннан соң гына фотоаппарат эшкә килә", - ди. Күңел күзләре күргән фотосурәтләрен туплау - иң яраткан хоббие аның.
Аннан тыш, Алсу открыткалар ясый, теннис уйный һәм... шигырьләр яза. Димәк, "Идел" сәхифәләрендә әле тагын очрашырбыз!
Сез фотога төшерү белән мавыгасыз, инстаграмыгызда менә дигән фотоларга лайклар явып кына торамы? Идел журналы битләрендә фотокүргәзмә оештырабыз! Берәр темага туплап, idel-kazan@mail.ru адресы буенча фотоларыгызны безгә юллагыз. Үзегез турында кыскача белешмә дә язып җибәрергә онытмагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз