Гаделсезлек дәресе укыткан туган мәктәбем
Һәр нәрсә дә матди байлыкларга, кеше белән кешене аеруга, ниндидер сыйнфый көрәшкә кайтып калырга тиеш түгел, кешелеклелек сыйфатлары сакланырга тиеш дип уйлыйм. Укытучылар тарафыннан мәктәпләрдә балаларны рәнҗетү, бәяләмәү, үзбәясен төшерү, авыр сүзләр әйтү күп очрый дип әйтер идем.
Мәктәпне еш кына “икенче йортыбыз” дигп атыйбыз. Шулай булмый ни – 11 ел буе уку дәверендә без, йокы сәгатьләрен исәпкә алмаганда, көнебезнең яртысын шунда үткәрәбез бит. Шуңа күрә бала тәрбияләүдә гаилә белән мәктәпнең роле тигез дип уйлыйм мин. Мәктәп белем биреп кенә калмыйча, безне киләчәк тормышка әзерли, җәмгыятьтә үз урыныбызны табарга ярдәм итә.
Безнең бүгенге җәмгыятебез икейөзле, гаделсез. Һәр кеше үз файдасын гына күреп яши. Законнар да күп, югыйсә. Әмма аларны төгәл үтәүчеләр аз.
Гаделсезлек белән таныштыру өчен мәктәп минем 11 сыйныфка җитүемне көткән. Без – укучылар туган мәктәбебездә ниндидер эз калдырырга, аңа файда китерергә тырышабыз. Күп кенә конкурсларда, ярышларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, фән олимпиадаларында катнашабыз, урыннар алабыз, шуның белән мәктәпкә файда, дан, укытучылар кесәсенә акча эшлибез. Моның өчен мәктәп кайчан да булса бер “рәхмәт әйтә”. Башка җирдә ничектер – белмим. Әмма бездә бу рәхмәтне укучыларны Президент ёлкасына җибәрү. Һәрхәлдә, миңа кадәр бу шулай иде. "Молодец" булган балалар шунда барып "тусить" итеп, бүләкләр алып кайталар иде. Зур чара итеп кабул итмәсәм дә, миңа да кызык иде ул. Кызыктан бигрәк, мине моңа өметләндереп килделәр.
Үземнең мәктәптә укыган соңгы еллардагы 16 конкурста, 9 фәнни-гамәли конференциядәге уңышларымны саный алам. Фән олимпиадаларына килгәндә, район этабында 5 җиңүче, 11 призёр дипломым бар. Ике ел рәттән татар әдәбиятыннан республика күләмендә призёр булдым. Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашып кайттым. Шулар өстенә, күп кенә сәхнә бәйгеләрендә дә катнашып урыннар алдым, бәйге булмаган чараларда да мин гел мәктәпкә булышлык иттем. Кеше үзен мактарга тиеш түгел, беләм. Мин мактанырга яратмыйм да. Шулай да...
Мин укыган мәктәп зур булмаганлыктан, Президент ёлкасына бару өчен квотаны ел саен бирмиләр. 8 сыйныфта укыганда, кайсыдыр укытучы мине тәкъдим иткәч, бераз өстәрәкләр “Әле укыйсы бар, өлгерер” диделәр минем турыда. Һәм чарага зуррак сыйныфтагы берәүне җибәрделәр. Ул вакытта мин моңа артык игътибар бирмәдем. Чыннан да, киләсе елларда барырмын, дип уйладым. Шуннан соң, ике ел мәктәпкә әлеге чарага чакыру килмәдеме, әллә башкача булып, мин белмәдемме, хәтерләмим.
Ниһаять, 2019 елда Президент ёлкасына безнең мәктәп укучысына да барырга насыйп булды. Ләкин ул укучы тагын мин булмадым. Чөнки бу юлы чакыруда чикләүләр бар иде: 6 яшьтән 14 яшькә кадәрле балалар гына катнаша ала иде анда. Ә миңа инде 16!
Моңа артык исем китмичә, шулай онытылыр иде дә, тик... гаделсезлек күзне ярып керде. Шушы райондагы берничә мәктәптән 11 сыйныфларда укучы танышларым, 17 яшь булуларына карамастан, әлеге чарада катнашып кайттылар. Шуларның берсе: “Өченче тапкыр Президент ёлкасында булып кайттым,” - дип мактанып та алды әле. Димәк, мәктәп үзенең алдынгы укучыларын бүләкләүнең ниндидер юлларын тапкан.
Президент ёлкасы! Бу чараның исеме үк яңгырап, төрле тайпылышлар булмаслык итеп оештыручыларны куркытып торырга тиеш, минемчә. Әмма практикада күренгәнчә, сүзе генә түгел – үзе дә куркытмый хәзер кешеләрне. Президент тарафыннан оештырылган чараларда шундый гаделсезлек булгач, башкалардан ни көтәргә кала?
Үземнең мәктәбемә килгәндә, “Гаделсезлек” дип аталган дәресе өчен рәхмәт әйтәм мин аңа. Өмет биреп, мин башта уйлап та бирмәгән нәрсәне вәгъдә итеп, кызыктырып йөреп, сүзләрен үтәмәүләреннән хәзер көлеп кенә карыйм. Бу язмам аерым бу чарага гына бәйле түгел, хәтта ул әллә ни мөһим дә түгел дияр идем. Һәр нәрсә дә матди байлыкларга, кеше белән кешене аеруга, ниндидер сыйнфый көрәшкә кайтып калырга тиеш түгел, кешелеклелек сыйфатлары сакланырга тиеш дип уйлыйм. Укытучылар тарафыннан мәктәпләрдә балаларны рәнҗетү, бәяләмәү, үзбәясен төшерү, авыр сүзләр әйтү күп очрый дип әйтер идем. Шәхсән мин "гаделсезлек" картинасына күп тап булдым 11 ел уку дәверендә. Бер рәнҗү юк, бары тик кәмит, мәзәк бу уку-укыту системасы диер идем, шуңа да, мәктәпкә караган саен ирония белән көлү бар минем карашта. Рәхмәт, мәктәбем, ни дисәм дә, синдә белем алдым, рәхмәт, чыныктырдың.
Лалә Кәримова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев