Логотип Идель
Блоглар

Гаджетлардан файдамы, зыянмы?

Соңгы елларда кешеләргә игьтибар иткәнегез бармы? Кая гына карама: ниндидер чираттамы ул, метродамы, парктагы утыргычтамы – бер үк картина күзгә ташлана. Кешеләр телефон, планшет, ноутбукларының экраннарына текәлгәннәр дә, бөтенләй башка дөньяга чумганнар.

Соңгы елларда кешеләргә игьтибар иткәнегез бармы? Кая гына карама, чираттамы, метрода яисә парктагы утыргычтамы – бер үк картина күзгә ташлана. Кешеләр телефон, планшет, ноутбукларының экраннарына текәлгәннәр дә, бөтенләй башка дөньяга чумганнар.

Алар нәрсәдер карыйлар, укыйлар, кемгәдер җавап бирәләр. Кыяфәтләренә борчылу чыккан, ә кайберләрендә битарафлык чагыла. Хәзер яшьләр бергә җыелгач, бер-берсе белән шатланып-көлешеп аралашасы урынга телефоннан аерыла алмыйча утыралар. Җәмәгать транспортында барганда да наушниксыз кешеләр сирәк. Урамдагы кешеләр дә телефоннан сөйләшеп баралар. Кешеләр әйләнә-тирәләрендә нәрсә булганына да игътибар итми башладылар. Хәтта кайберәүләрнең уйларга да вакытлары юк… Менә шундый заманда яшибез! Күпләр «Гаджет – кешенең тормышын җиңеләйтү һәм камилләштерү өчен кулланыла торган зур булмаган җайланма» - дип аклана. Бу – чынлап та шулаймы соң? Чынлап та, гаджетлар безнең тормышны камилләштерәме? Гаджетларның безнең тормышка тәэсирен билгеләү өчен аларны төрле яклап тикшереп карыйк әле. 
Гаджетлар дигәндә кемнәрдер көне-төне аның каршында уен уйнап утырган малаен яисә кызын, башкалар монитор каршында үзенең бетмәс-төкәнмәс исәп-хисап эшен, кемдер социаль челтәрләрне, кайберәүләр аудиоколонкаларга тоташтырылган ноутбугын күз алдына китерәдер. Аларны ничек файдаланасың бит…
Гаджетларның файдасы искиткеч зур. Мисал өчен, космостагы ясалма иярченнәр компьютер белән идарә ителә, завод-фабрикаларда авыр хезмәтне компьютерлаштырылган станоклар һәм роботлар башкара, самолетлар белән автопилот режимында санаклар идарә итә, медицина өлкәсендә кайбер катлаулы операцияләрне алар ярдәме белән генә ясап була, инде кайбер заманча автомобильләр  белән дә компьютерлар идарә итә башлады. Гаджетларның тиз аралашу чарасы буларак та роле бик зур.Теләсә кайсы вакытта, җирнең теләсә кайсы почмагындагы кеше белән дә тиз арада элемтәгә кереп була. Укытучы эшен дә без хәзер ватсаптагы группалардан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Тиз арада кирәк булган отчетны тагын кайдан  секундлар эчендә җибәреп була, язарга теләмәсәң сөйләп кенә җибәрәсең…Шулкадәр зур ярдәмче булгач, гаджетлардан нинди зыян күрергә була соң? Карап китик.
Иң беренче чиратта, кулланучыларда гаджетлардан бәйлелек барлыкка килә. Йөз дә беренче тапкыр электрон почтаны ачып карау, тиз генә социаль челтәрдәге яңалыклар битенә кереп чыгу, Инстаграмда фотолар карау, лайклар кую, комментарийлар язу. Я булмаса киресенчә, ниндидер бер фотоны челтәргә куйганнан соң, кемгә ошады, нинди комментарий язды икән? -  дип минут саен кереп карап торулар… Шуларның бөтенесен бергә санасаң, кешеләрнең көнгә ничә сәгате бушка уза, бәйлелеккә әрәм була. Ә вакыт бит чиксез түгел…
Икенчедән, без кешеләр белән шәхси очрашып аралашуларны скайп аша, челтәрләр аша аралашуга алмаштыра барабыз. Виртуаль дөнья безнең бөтен вакытыбызны тартып ала бара. Элегрәк без моны укудан, эштән  соң вакытта гына эшләсәк, хәзер һәрбер минутта без Интернеттан аерылып тора алмыйбыз. Интернет кына «тотсын» да, гаджетлар гына кул астында булсын!
Яңа гаджетлар артыннан куучыларның күп булуыннан җитештерүчеләр бик оста файдалана. Вакыт узган саен яңадан-яңа модельләр уйлап табып торалар. Һәр яңасы алдагысыннан уңайлырак, күбрәк функцияләр башкара, камилрәк. Бәяләрне дә куя белә алар. Искеләре модадан чыга бара, сатудан төшеп кала, яңаларын көн саен телевизордан рекламалап торалар. Күпләр кызыга инде, әлбәттә. Һәм акчалар, кайвакыт соңгылары да шушы яңа гаджетларны сатып алуга китә.
Уеннарның күбесе логик фикерләүне үстерүгә түгел, ә вакыт уздыруга гына корылган. Ә кулланучылар бит бихисап! Спорт белән шөгыльләнәсе, интеллектларын үстерү өстендә эшләү урынына «баскыч» арты «баскыч»ка күтәрелү, шул уңышлары белән мактану…
Берәү дә каршы килмәс – гаджетларның безнең тормышыбызга тәэсире бик зур.. Ләкин менә бу тәэсир уңаймы, тискәреме? – безнең бары тик үзебездән генә тора. Гаджетлар тормышыбызга тискәре йогынты ясамасын өчен аларны бары тик дөрес итеп куллана гына белергә кирәк!
фото:pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев