Логотип Идель
Блоглар

“Глаголица”да катнашу миңа нәрсә бирде? (матбугат конференциясеннән соң уйланулар)

“Шигырь яки хикәя язып карамаган кеше юк инде ул”, - дисәләр дә, шул сәләтеңне үстерергә, язудан туктамый иҗат итәргә кирәк бит әле. Нәкъ менә барлык тырышлыгын, көчен куйган, ялкауланмаган кеше генә камиллеккә ирешәдер. Кайсы язучы-шагыйрьдән сорасаң да, алар иҗат башлангычы итеп мәктәп елларында язган шигырьләрен искә төшерәләр.

Минем дә бар иде андый шигырь...Юк-юк, мин үземне даһи язучыларыбыз янәшәсенә куярга җыенмыйм, әмма бүген сезгә тәкъдим итәсе язмамда шәхси уйлануларым, ә бәлки хатирәләрем турында сөйлисем килә.

Шигырь дигәннән...Хәер, аны шигырь дип атап булмыйдыр да. Өй юганда әнинең бармагына кергән кадак турында язылган гап-гади юллар иде ул. Әнинең имән бармагын кызганып язган “шедевр”ны өйдәгеләргә кычкырып укыгач, хәтта көлешеп-елмаеп куйдылар – мине булачак шагыйрь итеп таныдылар. 
Шулай итеп, “иҗат юлым” кадактан башланды. Һәм мәктәптә “Яшь хәбәрче” түгәрәгендә дәвам итте. Мин кулымны йөрәгемә куеп шуны әйтә алам – әгәр башлангыч сыйныфта укыганда укытучым, түгәрәк җитәкчесе Марсилә Мәҗитовна булмаса, мин хәзер “иҗатым” дип авыз тутырып язып утырмас та идем. Ул беренчеләрдән булып миндә иҗат чаткылары күрде һәм хикәя-шигырьләр яздыртты. 

Бишенче сыйныфка күчкәндә мин инде кочак-кочак хикәя папкаларымны кочаклап йөри идем. Әмма аларны беркемгә дә укытмадым. Әти-әни, бер-ике туганым гына минем өстәл астына качып хикәяләр язганымны очраткалады. “Мин лаек түгел” дигән фикер хәзергәчә минем артымнан ияреп йөри. Ләкин мәктәптә укыганда ул бик көчле һәм үземне түбән бәяләргә этәрә торган тискәре уй иде. 

Көннәрдән бер көнне ул уй да юкка чыкты. Мин бөтен батырлыгымны җыеп, укытучым тәкъдим иткән “Глаголица” халыкара бәйсез әдәби конкурска “Тәүбә” исемле хикәямне җибәрдем. Ул вакытта мин әлеге конкурсның ни дәрәҗәдә шәп һәм күңелле мастерклассларга бай икәнен чамаламадым. Җибәрдем дә – оныттым.

Көтүгә чыккан көнне телефоныма ят номер шалтыратты:

-    Котлыйбыз! Сез финалга үттегез! Ноябрьдә көтеп калабыз, - дигән өзек-өзек җөмләләр ишетелде.

Ялгыш шалтыраталар дип уйлап, берни эндәшми тыңлап торганнан соң исемә төште – “Глаголица”да финалга үткәнмен бит! Ул вакытта миңа авылга качкан сыерлар да күренмәде, бары тик сөенү катыш бәхет хисләре белән сикереп йөрдем.

Конкурс кысаларында барган язучы-шагыйрьләр остаханәсен яхшы хәтерлим. Мәрхүм Роберт абый Миңнуллинның киңәшләре, шагыйрь Рифат абый Сәлахнең “Рәфидә, син туктама, яз әле. Хикәяңне журналга бирү ягын яга”, - диюе, язучы Рөстәм абый Галиуллинның “Язучы кыю булырга тиеш”, - дигәне һәм башка файдалы сүзләре минем хәтер дәфтәрендә саклана. 

Әле дә ярый шул вакытта Рифат абый әйткәненә колак салып, хикәямне “Ялкын” журналына җибәргәнмен дип сөенеп утырам. Ул вакытта беренче кыю адымым шул булгандыр. Иҗат җимешем журналда басылып чыкканнан соң, Марсилә Мәҗитовна янына килеп рәхмәт әйттем. “Глаголица”дан минем белән кайткан бүләк – Бәллүр ябалак хәзер дә бүлмәмдә шул матур хатирәне яңартып тора. 

“Шуның белән нәрсә әйтергә телисең?” – дип сорарсыз. Фикерем шул: кешенең иҗат юлы башлангычында укытучысының роле бик зур. Хәзер республикабызда әдәби конкурслар бик күп – катнаш кына! Шул исәптән “Глаголица”  халыкара бәйсез әдәби премия бар. Аның бүләкләре дә саллы – бәллүр ябалак, планшет һәм синең хикәяң кергән альманах. 

“Глаголица” бәйгесендә 10-17 яшьтәге мәктәп укучылары катнаша ала. 
Номинацияләр:

- Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь);

- Татар телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь);

- Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь);

- Рус телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь);

- Эссе жанрында язма (14-17 яшь);

- Инглиз теленнән рус теленә әдәби тәрҗемә (14-17 яшь);

- «НеФормат» – комикслар, пьесалар, сценарийлар һәм башка жанрлар (14-17 яшь);

- Чит илләрдә яшәүчеләрдән рус телендә язылган әсәрләр (10-13 һәм 14-17 яшь).

Язмалар 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Финал этабы 16-21 ноябрьдә Казанда әдәби алан форматында үтәчәк.

Тулырак: glagolitsa-rt.ru

    фото: Татар-информ
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев