Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ИҢ АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ

    Татар телендә онлайн форматта 18 яшьтән өлкәннәргә өстәмә белем бирү мәйданчыгы – «Ачык университет» турында ниләр белә идең, укучым?

    Проектны Бөтендөнья татар яшьләре форумы тормышка ашыра. 2019 елның февраль-апрель айларында тарих, заманча мәдәният һ.б. темаларына offline курслары узган иде, соңрак univer.tatar платформасы тулы көченә эшли башлады. Хәзерге вакытта әлеге сайтта татар тарихы, мәдәнияте, теле һ.б. темаларга online курслар үтәргә мөмкин. Лекцияләрне Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин, Дамир Исхаков, Хатыйп Миңнегулов, Илнур Миргалиев, Әлфәт Закирҗанов һ.б. танылган галимнәр укыды. Һәрдаим яңа видео-лекцияләрдән торган курслар өстәлә!

    фотолар: "Ачык университет" архивыннан

    АЙРАТ ФӘЙЗРАХМАНОВ, «Ачык университет» проектына нигез салучы, аның авторы:

    – Хәтерләсәгез, «Ачык университет» «Акыл фабрикасы» проектыннан үсеп чыкты. Хәзер алар аерым эшли, «Акыл фабрикасы» проектлар мәктәбе булып тора. «Ачык университет» стандарт квалификация күтәрү программаларына нигезләнгән. «Ачык университет»тагы һәрбер программаның фәнни җитәкчесе бар. Программалар расланып, лекторлар, спикерлар табылып, лекцияләр төшерелгәч, биремнәр төзелә. Лекцияләрне тыңлап, биремнәрне үтәгән тыңлаучыларга курслар узу турында таныклык бирелә. Алга таба, әгәр биш йөз сәгатьлек программаларны гамәлгә кертеп җибәрсәк, белгечләрне яңадан әзерләү (переподготовка) белән дә шөгыльләнә алырбыз, дигән өмет юк түгел. «Туксанынчы елларда татар зыялылары ачарга хыялланган Милли университетны, традицион форматта ачу мөмкин булмагач, шушы «Ачык университет» проектыннан үстереп тормышка ашырып булмыймы?» – дип кызыксыналар.

    Минемчә, Фәннәр академиясе белән берлектә ике-өч магистрлык программасына ия булган Милли университет оештыру – Татарстанның хәленнән килерлек эш. Моңа дәүләт дәрәҗәсендәге игътибар кирәк. Һәм ресурслар. Хәзер без видеога төшергән курслар да бит аерым акчалар тора, сайтны оештыру, аны актуаль рәвештә яшәтү, күпсанлы белгечләр җәлеп итү – гаять чыгымлы. Бушлай, ихтыярый нигездә генә проектларны тормышка ашыру мөмкин түгел.

    Аллага шөкер, безнең бүген әле татар телендә укытырлык, тирән белемнәргә ия һәм мәгълүматны кызыклы итеп бирерлек укытучыларыбыз, галимнәребез бар. Татар теле-әдәбияты, мәдәнияте өлкәсендә, милли оешмалар, милли-мәдәни менеджмент өлкәсендә шактый күп тәҗрибә тупланган. Болар барысы да булачак Милли университетның магистрлык программаларына әверелә алырдай хәлдә. Әмма ун-унбиш елдан соң татар телендә укыта алырлык белгечләребез бик нык кимер, дигән шик туа. Акчасы да табылыр – ә белгечләребез калмаса?.. Кайбер юнәлешләр буенча шундыйрак вазгыятьне инде бүген үк күрәбез – белгечләр табып булмый.

    Магистрлык программалары бүгенге яшьләр өчен кызыклы булсын өчен, алар ике-өч, хәтта дүрт телдә булырга тиеш. Мәсәлән, мондагы университет һәм берәр чит ил университеты белән партнерлык нигезендә татар, инглиз, берәр шәрекъ телендә, яки этносоциология һ.б. магистрлык программаларын ачып булыр иде.

    Әгәр дә яхшы белгечләргә яхшы гына түләнсә (ә безнең чит илләрдә яшәүче инглиз, алман һ.б. телләрен белгән татар галимнәребез дә шактый), алар белән берлектә программалар эшләү мөмкин.

    ЗӨҺРӘ ВИЛДАНОВА, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркәтибе, «Ачык университет» проекты менеджеры:

    – Ел башында командабыз (IT менеджер Райнур Хәсәнов, администратор Ләйсән Фәхриева, SMM-менеджер Амил Нуруллин һәм мин) белән җыелып, планнар корудан эш башлап җибәрәбез. Нинди курслар уздырасын шунда уйлыйбыз. Быел, мәсәлән, ике юнәлешне  бертигез алып барырга исәплибез: беренчедән, академик темалар. Татар галимнәрен яздырып калу, мәгълүмат туплау мөһимлеген аңлап эш итәбез. Икенчедән, тыңлаучыларыбызга популяр, актуаль темалар да кызыклы. Алга таба тагын да сыйфатлырак, аудиториягә файдалы курслар эшләргә уйлыйбыз. Быел безнең җиде курс чыгарга тиеш. Мәсәлән, Казан бистәләре тарихы (экскурсоводлар берләшмәсе белән бергә), диннәр тарихы (Айдар Шәйхин белән берлектә). Якын арада Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә башкаланың хезмәт күрсәтү өлкәсе өчен интенсив курсын яздырачакбыз. Кунакханәләр, кафе-рестораннар, кибетләр хезмәткәрләрен тиз арада татарча аралашырга өйрәтә торган курс булачак ул.

    Сайтыбызга тагын да күбрәк кешеләр җәлеп итеп, тыңлаучыларыбыз санын арттырырга ниятлибез. «Ачык университет» белемнәренең уникальлеге – аларның тупланган формада, структурага салынган булуында. Төп максатларыбызның берсе шул: аңлаешлы, тирәнтен белемнәрне кулланучыга туплап бирү. Курсларны видеога төшергәч, монтажлауга нык игътибар юнәлтәбез: видеограф Илмир Хәбибуллин һәрбер лекциянең эчтәлегенә дә дикъкать итеп кисә-ялгый. Шуңа күрә соңгы лекцияләребез идеаль диярлек килеп чыкты.

    Гаҗәп, ләкин курсларның фәнни булганнары популяррак. Укытучылар рәхәтләнеп «Мөгаллим»гә языла, галимнәр лекцияләре ярдәмендә белемнәрен яңарта. Моның үзенә күрә «сере» дә бар. Квалификация курсларын узу турындагы таныклык дәүләт үрнәгендә безнең, эшчәнлеккә лицензияне Мәгариф һәм фән министрлыгы бирде.

    «Ачык университет» тыңлаучылар өчен бушлай, төп чыгымнарны каплау өчен (лекторларга түләү, видеога төшерү) дәүләт акча бүлеп бирә. Киләчәктә курсларны кулланучылар өчен түләүле итү турында фикерләр бар, чөнки, психологиядән билгеле булганча, кешеләр өчен түләп алган нәрсәләр кадерлерәк. Проектны үстерү дә күп чыгымнар таләп итә. Ләкин әлегә курслар бушлай.

    Реклама

    Барлык үзгәрешләрне, кызыклы мәгълүматны безнең инстаграмда: univer.tatarда күзәтеп барырга була. 

    РАЙНУР ХӘСӘНОВ, «Ачык университет» проектының IT менеджеры:

    – Әлеге проект турында мин 2019 елның февралендә белдем. Оештыручылар беренче офлайн курс игълан итте һәм мин аңа язылдым. Дәресләр атнасына ике тапкыр уза иде. Шул дәресләрдә проектның ул чактагы җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов белән таныштым. КФУда IT юнәлешендә беренче курста укый идем.

    Айрат абый моны белеп, миңа бу проектның онлайн-платформасын эшләргә тәкъдим итте. Минем әле андый зур платформалар эшләгәнем юк иде, яхшы тәҗрибә булыр, дип, ике дә уйламыйча ризалаштым. Курсташларым арасыннан татар темасы белән кызыксынган программистларны җыйдым. Беренче чиратта, без бу платформаны булдырыр өчен җитешмәгән белемнәр тупладык. Аннары биш кеше (Урал Өзбаян, Дамир Нафиков, Булат Хәлиуллин, Мөхәммәд Мукиев һәм мин – барыбыз да татарча беләбез) өч-дүрт ай эчендә платформаны эшләп бетердек. 2019 елның ноябрь башында платформа дөнья күрде. Шунда ук сайтта ике курс чыкты.

    «Ачык университет»ның лекция курслары модульләрдән тора. Модульләр дәресләрдән һәм тесттан тора. Һәрбер модуль ахырында тест бар. Кулланучы тестны уңышлы узса, аның өчен киләсе модуль ачыла. Курстагы соңгы модульның тестын уңышлы узгач, кулланучы сертификат ала. Платформаны контент белән тутырганда менә шундый мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. «Ачык университет» эшли башлаган ел ярым эчендә безнең univer.tatar сайтында ун курс лекцияләр урнаштырылды, мең ярымга якын кеше теркәлде һәм дүрт йөз алтмыш электрон сертификат тапшырылды. Курслар үтүчеләр саны буенча иң беренче урында «Мөгаллим» курсы – татар телен укытуның заманча алымнары турында!

    Анда 422 кеше теркәлеп, 260 кеше курсны тулысынча узып, сертификат алды.

    РАШАТ ЯКУПОВ, «Мөгаллим» курсы җитәкчесе, «Сәлам» дәреслеге авторларының

    – «Ачык университет» минем өчен үз телемә, милләтемә хезмәт итәргә шәп мөмкинлек булды, бу эшне яратып башкардым, кызыклы тәҗрибә алдым. Үзем ике курс оештыруда катнаштым: татар теле укытучылары өчен «Мөгаллим» курсы һәм ата-аналар өчен «Гаиләдә татарча мохит» курсы. Бу курсларны зур максатлар билгеләп оештырдык. Катнашучылардан шактый гына фикер-тәкъдимнәр алдык. Мөгаллимнәр өчен оештырылган курста без күбрәк татар телен укытуның гамәли якларына тукталдык, укытучыларга практик инструментлар бирергә тырыштык, заманча һәм алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклаштык.

    Укытучылар моны югары бәяләде, курсның дәвамын да сораучылар булды.

    ГҮЗӘЛ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, график дизайн нигезләре курсы җитәкчесе һәм спикеры:

    – «Ачык университет»та курслар вакыт кысалары белән чикләнми. Мәсәлән, мин әзерләгән һәм алып барган график дизайн курсы 30 декабрьдә univer.tatar сайтында ачылды һәм теләгән кеше аны үзенә җайлы вакытта үтә ала. Әлеге курска утыз биш кеше язылган, унбер кеше сертификат алды инде. Тестлар, төрле биремнәр аркылы курсантларыбызның белемнәрен тикшерергә, нәтиҗә ясарга мөмкин.

    Һәм ул ачык университетның эшчәнлеге алга таба уңышлы барсын өчен бик кирәк.

    ПОСТСКРИПТУМ. Инде «Ачык университет» турында азмы-күпме хәбәрең бар, кадерле укучы. Мыегыңа чорнап куй!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!