Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    «ИДЕЛ»ДӘ КҮРГӘННӘРЕМ: иң кызык хәлләр турында

    "Сезгә рәхәт инде - ютубта гына эшләп ятасыз!" - ди беркөнне танышым.

    Ул миннән: "Әйе шул, барысы да бик җиңел", - дигән җавап ишетергә теләгәндер инде. Әмма шул проект "артында" саллы хезмәт ятканын бары тик без (журналистлар), оператор егетебез Булат һәм проектыбыз герое гына белә. Яшермим, төрле кыенлыклар туганы бар, әмма хәзер ул хәлләрне дә көлеп кенә искә алабыз инде.

    Мин шулай да сезгә бер-ике серне чишәргә булдым. Үзем белән булган хәлне сөйлисем килә.

    Көнем гадәттәгечә иртән каһвә эчүдән һәм компьютер төймәсенә басудан башланып китте. Наушнигымны киеп, дәртле музыка белән кәефемне генә күтәрергә җыенган идем, Мөршидә апаның "Рәфидә..." - дип сузып эндәшүе бөтен "планымны бозды".(шаярам, әлбәттә!)

    - Син КФУда укыйсың бит? - дип соравы икән.

    - Әйе, дим (тагын нинди эш кушмакчы бу миңа, дип уйланам үзем)

    - Кемнәр укыта әле анда сезне? - дип, ул сорау алуын дәвам итә.

    Мин беркемне дә калдырмыйча санап китәм. "Алия Исрафилова", - дип әйтеп тә бетермим, Мөршидә апа блокнотына нидер язып:

    - Икенче атнада, ягъни уналтысы көнне аны "Казан - куллану инструкциясе"нә төшерергә кирәк булыр, ди.

    Мин сораулы караш ташларга да өлгермим, ризалашам һәм тиз генә укытучының үзенә язам. Ул бик теләп ризалаша һәм сәгать икедә булдыра алганын әйтә.

    Менә шуның белән шул, дип бу язма тәмамланмый әле.

    КФУ бинасына команда белән керү бик җиңелләрдән түгеллеген аңлыйм. Анысын да кешеләр белән хәл итеп, ниһаять, планга язып куябыз.

    16 март. Килешенгәнчә, без оператор Булат белән КФУның "таба"сына килеп җитәбез. Көне салкын булуга карамастан, видео төшерү теләге зуррак булуын сиздерәбез. Алия Исрафилова пунктуаль кеше икән - нәкъ үзе әйткән вакытка килептә җитә. Шулай итеп, беренче кадр - КФУның төп бинасыннан башланып китә.

    Реклама

    - Мин укырга кергәндә менә бу бинада (төп бинага күрсәтеп) укырмын дип күзалдына китергән идем, ә чынлыкта исә, минем студент елларым менә монысында (икенче корпуска юнәлеп) узды, дип башлый ул сүзен.

    Без, салкын җилгә бирешмичә, аның артыннан "дүрт күз" белән күзәтә-күзәтә иярәбез. Героебыз безне икенче корпусның 13 катына алып менә - пара араларында тәрәз төбендә серләшеп утырганнарын сөйли, аудитория белән таныштыра.

    Ә өченче локация - ЦИТ бинасында безне журналистика факультетының беренче деканы, журналистика белемен оештыручы Флорид Әгъзамов исемендәге аудитория "каршы ала".

    (Лирик чигенеш ясап шуны әйтәсе килә: әлеге аудиторияне безнең төркем дә бик ярата! Конференция, очрашулар шунда узгангамы ничектер якын ул безгә)

    Алия Загировна аудиториядә декан турында сөйләп сүзен дәвам итә.

    - Студент елларымда шушы өстәл артында утырсам, хәзер инде мин дә укытучы - студентларга белем бирәм, ди ул елмаеп.

    Якты хатирәләрне искә алганнан соң, шәхсән мин көткән мизгел килеп җитә: Алия Исрафилованы җырчы буларак беләм. Шуңа күрә күңеле кушкан җырны башкаруын сорыйм. Ул төркемдәшләре белән яратып җырлаган "Әйтелмәгән мәхәббәтем" җырын бүләк итә.

    Юк, безнең эш моның белән генә бетми әле. Өченче локациягә кузгалабыз. Мин сезгә сөйләргә теләгән хәлләр шунда була.

    Сәяхәтебезне тәмамлап, йомгаклау сүзен шунда яздырырга уйлаганда гына тынычлыкны бозып машиналар йөри башлый, студентлар шар ярып уку йортыннан чыгалар, өстәвенә, түбәдән кар төшү сәбәпле, кисәтү сүзләре ишетелә. Кыскасы, без берничә минут көтеп торырга булабыз.

    Әмма хәлләр катлаулана төшә - "Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт", - дияргә дә өлгермибез, кайдандыр кешесе килеп чыга яки машина узып китә.

    Берничә дубльдан соң, Аллаһ рәхмәте, рәхмәт әйтергә дә өлгерәбез, ул арада куллар туңганы да сизелми. Рәхәт! Алия Загировна белән саубуллашып, кайсыбыз кая таралышабыз, шәхсән үзем парага ашыгам.

    Менә хәзер җиңел сулап куйсагыз да була. Язмамны төгәллим. Әмма бер үтенечем бар. Әлеге видеоязма артында ниләр майтарылганын хәзер сез дә беләсез инде. Ә нәтиҗәне кем карый соң? 

    Сылтаманы калдырам, фикерләрегезне дә языгыз әле!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы