Логотип Идель
Блоглар

Иделең белән акканда

Бу дөньяда нинди генә яңа эшкә керешсәң дә, иң әүвәл өстәл белән урындык кирәк. Без дә журналдагы тәүге хезмәт көнен әнә шул беренчел дәрәҗәдәге кирәк-яракларны хәстәрләүдән башладык.

Бу дөньяда нинди генә яңа эшкә керешсәң дә, иң әүвәл өстәл белән урындык кирәк. Без дә журналдагы тәүге хезмәт көнен әнә шул беренчел дәрәҗәдәге кирәк-яракларны хәстәрләүдән башладык. Ә ул чакларда, үзегез беләсез, кибетләрдән юк-бар гына нәрсә юнәтер өчен дә бер пот тоз ашарга кирәк иде. Әмма без тоз ашап тормаска булдык, партия өлкә комитетының үтилгә озатылган өстәл-урындыкларын төяп алып кайттык та эшкә утырдык. Әллә партиянең арт шәрифе җылысы сеңгән урындык ларның шифасы тиде, әллә үзебез ныграк әтәчләнеп ташладык инде – журнал бик тиз арада үтә дә популяр басмага әйләнде. «Идел» – совет империясендә башланып киткән үзгәртеп коруларның татар өчен тәгаенләнгән беренче җимеше иде. Халкыбызның үзаңын үстерүдә, йокымсыраган милли горурлык хисен уятуда журнал искиткеч зур эш башкарды. Өстәвенә, йокылы-уяулы татар матбугатын җанландырып җибәрүдә дә аның өлеше мулдан булды. Һәрхәлдә, сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында татарда әле кыюлык, тәвәккәллек җәһәтеннән «Идел» дәрәҗәсенә ирешкән башка басма юк иде шикелле... Журналның чыга башлавына бер ел тулган көннәрдә баш мөхәррир Римзил Вәлиев безне, редакция хезмәткәрләрен, самолетка төяп, бер атнага ерак сәфәргә – Молдова тарафларына озатты. Көннәрдән бер көнне кичкырын Марсель Галиев әйтә (безнең делегациядә, редакциянең якын дусты һәм актив авторы буларак, ул да бар иде): – Әйдәгез, затсызлар, Молдавия радиосына барып, кунак булып кайтабыз, – ди. – Анда безнең белән бергә укыган Саша Дороган эшләргә тиеш. Шәп егет!.. Баянычның «затсызлар» дигәне Ркаил Зәйдулла белән мин фәкыйрегез була инде. Киттек чыгып Кишинев урамына, сораша-сораша бара торгач, Молдова дәүләт телерадиокомпаниясе урнашкан бинаны да эзләп таптык. Баяныч, кизү торучы милиционердан белешеп, шәриктәшенең телефон номерын җыйды. Ә Дороган дигәнебез молдаван радиосының баш мөхәррире булып чыкты. Хәер, аның шулай булуы табигый дә инде: ни дисәң дә, егетебез Казан университетында биш ел буена Марсель Галиевнең үзе белән бергә укыган ич. Егерме ел буе бер-берсен күрмәгән ике шәриктәшнең ни рәвешле очрашуын, күрешүен, җылашуын язып тормыйм, ә менә Дороганның фатирында аның «фирменный» йөзем ширбәтен уртлый-уртлый утыра торгач, төн җиткәнен дә искәрми калуыбызны әйтмәү ярамастыр. Ә «Идел»дә эшләгән вакытта миңа тагын берничә мәртәбә шундый көтелмәгән очрашулар шаһите булырга туры килде әле. Баш мөхәррир Римзил Вәлиев, үтә дә өлгер һәм елгыр журналист буларак, «Азатлык» радиосы белән хезмәттәшлек итәргә дә вакыт таба иде. Һәм менә бер көнне ул редакциягә Фәрит Иделле һәм аның җәмәгате белән бергә килеп керде. Ул чакта әле Фәрит әфәндене, дошман радиосы хезмәткәре буларак, рәсми даирәләрдә кабул итүләр юк иде. Һәм менә шул кеше, «Мальборо» көйрәтеп, редакция бүлмәсендә безнең белән гәп корып утыра. Кем әйтмешли, ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк. Ялгышмасам, бу әле Фәрит Иделленең ата-бабалары җиренә тәүге кат аяк басуы иде. Әлеге очрашу вакытында без янә аның таныш тавышын ишеттек. Ул тавыш безгә татарлыгыбызны һәрдаим искә төшереп тора иде. Ул тавыш халкыбызның үлемсезлегенә һәрвакыт өмет-ышаныч уята иде. Бераздан шул ук редакциядә «Азатлык»ның тагын бер хезмәткәре Фәридә ханым Хәмит белән тәүге очрашу вакытында да мин нәкъ шундый хисләр кичереп утырдым.
Адәм гыйбрәте ич: әле кайчан гына Фәрит-Фәридәләрнең тавышын безгә ишеттермәс өчен генә дә совет хөкүмәте миллиардлаган акчалар сарыф итә иде. Их, бу җүләрләр иленең тинтәкләре!.. Мәгәр ул елларда андый гыйбрәтле, онытылмас очрашулар «Идел» журналының үз сәхифәләрендә дә һәрдаим булып тора иде. Әйтик, М. Худяковның «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар», Г. Исхакыйның «Идел-Урал штаты» кебек хезмәтләре, Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» бәяны Ф. Әмирханның көндәлекләре һ. б. иң башлап «Идел»дә дөнья күрде. Шул рәвешле, журнал яшерелгән тарихыбызны кабат тергезүдә, тарихи хәтеребезне яңартуда бәяләп бетергесез эш башкарды. Хәтта ки шушы әсәрләрне дөньяга чыгару өчен генә дә «Идел» журналын нәшер итәргә кирәк булгандыр, дип уйлыйм мин бүген. Хәзер генә ул кайбер кемсәләр мирас белән доносны бутый башлады. Алар инде үз замандашлары өстеннән генә әләк язып калмыйча, халкыбызның йөз аклыгына, горурлыгына әйләнгән тарихи шәхесләрне дә хәкарәтли, һәм, ни гаҗәп, моңа беркемнең дә исе китми. Әгәр эшләр болай барса, безнең дәвердән киләчәк буыннарга мирас булып донослар гына калмасмы? Хәер, бу хакта күптән түгел генә «Идел» журналы үзе да борчылып язып чыккан иде. Шөкер, «Идел»дә «дәшмәү – алтын түгел» дигән асыл принцип моңарчы һәрвакыт беренче урында булды. Журнал беркайчан да үз күләгәсеннән үзе куркып яшәмәде. 

 

ГАЗИНУР МОРАТ 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев