Логотип Идель
Блоглар

Ифтар! Ифтар? Ифтар...

Рамазан аенда төрле иҗтимагый, сәяси һәм дәүләт оешмаларының күмәк ифтарлар уздыруы ныклы бер гадәткә әверелеп бара. Шәхсән катнашмыйча гына да, социаль челтәрләрдә дә көн саен дистәләгән ифтар турында укырга туры килә.

Рамазан аенда төрле иҗтимагый, сәяси һәм дәүләт оешмаларының күмәк ифтарлар уздыруы ныклы бер гадәткә әверелеп бара. Шәхсән катнашмыйча гына да, социаль челтәрләрдә дә көн саен дистәләгән ифтар турында укырга туры килә.

Татарлар хәзер дә ифтарны үзебезчә “авыз ачу” дип атый. Тик бу төшенчә инде торган саен онытыла бара. “Авыз ачу” ул – ныклы ният белән көне буе ураза тотканнан соң өеңдә гаиләң белән яки бер мәҗлес ясап, туган-тумачаң, күршеләрең, якыннарың белән җыелып вәгазь, Коръән аятьләре тыңлап, соңыннан ашап алу иде. Ахры, авыз ачу мәҗлесләре инде авылларда гына исәндер. Шәһәрләрдә бүген – ифтарлар...

Люди разные, одинаковых нет

Менә шул шәһәрдәге ифтарлар гадәти авыз ачудан ние белән аерылып тора соң? Авыз ачуда беренче урында дога, Коръән уку булса, күмәк ифтарлар кайчагында ничектер шоуларны хәтерләтә сыман. Шәһәр ифтарлары һәрвакыт диярлек ниндидер өстәмә максатлар белән уздырыла. Быел катлы-катлы максатлы яки шоу-ифтарлар турындагы хәбәрләр бигрәк тә күп булды. Хәзер кемнәр өчен генә ифтарлар юк: журналистлар өчен дә, артистлар өчен дә... Мәсәлән, затлы кунакханә комплексында мода күрсәтү+ифтар аеруча шау-шу куптарды. Мөслимәләр өчен кием күрсәтү белән үрелеп барса да, әлеге ифтардан ризасызлык белдереп, хәтта мөслимәләр үзләре дә комментарийлар калдырды, блог язды. Гөлназ Мөхәммәд Fashion Iftar 2019ны “хата” дип атады. “Оештыручылар ифтарны шушы рәвешле уздыруны исламга кызыксыну уяту белән аңлатырлар. Әмма ислам ул ислам бит инде, аны төрләндереп булмый. Ул һаман бер төрле ислам”, - дип язды Гөлназ ханым.

Әйтергә кирәк, ифтар оештыручылар фантазиягә кытлык кичерми. Быел хәтта вип-ифтар ясадылар. Республиканың мөслимәләр берлеге “Туган авылым” комплексында узган ифтарга Президент аппаратында, төрле министрлыкларда эшләгән ханымнарны чакырган. Бу турыда берлек җитәкчесе Наилә Җиһаншина үзенең ФБ аккаунтында хисап биргән иде. Уздырганнар икән – кабул булсын, тик аны “вип” дип атап, мөслимәләрне бер-берсеннән аерып күрсәтүнең максаты аңлашылып бетмәде. Ифтар турындагы пост астында: “Мөслимәләр Аллаһ каршында бертигез түгелмени?” дигән соравымны язып куйдым. Җавап көтелмәгәнчә ачулы да, төрткеле дә иде. Аны тулысы белән китерәм: “Люди разные, одинаковых нет. Перед Всевышним тоже также. Есть люди как пчелки, трудолюбивые, позитивные, постоянно в заботах. Это один вид людей, которые вип. Есть люди ленивые, пассивные, постоянно ноющие, недовольные. Это другой вид, они тоже существуют. “

Вип-бал кортларына һәм алар ифтарына һич каршы түгелмен. Ләкин алар рәтеннән булмаганнарның барысын да “ялкау, пассив һәм гел зарлана торган, канәгатьсез” дип келәймәләүне кабул итә алмадым. Мөслимәләрне сортларга аерган чараны зурдан кубып пиарлауны да урынлы дип тапмыйм. Шул ук вакытта, әгәр Наилә кардәш якындагы берәр колониягә яки, һич югында, картлар йортына барып ифтар уздырса, бу инде пиар өчен сәбәп кенә түгел, ә барыбыз өчен дә уңай үрнәк була алыр иде, дип тагын бер җавап яздым. Андый урыннарда мөслимәләрнең үгет-нәсихәтенә дә, ифтарына да ихтыяҗ зуррак бит, килешәсездер?

Республиканың иң мәшһүр мөслимәсе бу фикер һәм тәкъдим белән килешмәгәндерме, төгәл генә әйтә алмыйм. Ул башкача язышуны кирәксенмәгән, алай гына да түгел, соңгы комментариемны сөртеп үк аткан. Хәер, үз аккаунты ич – “туганга ярамастай” сүзләрне сөртеп атырга да, блокировкаларга да тулы хакы бар. Димәк, социаль челтәрдәге сүз һәм шәхес иреген хөрмәт итеп, мөслимәләргә һәм алар башлыгына тәкъдимемне шәхси постта түгел – ачык мәйдан аша кабат яңгырату урынлы булыр иде шикелле:

Картлар йортларында, хатын-кыз төрмәләрендә, колонияләрендә һәм социаль яктан бик әйбәт саналмаган башка шундыйрак җирләрдә дә көтәләр бит сезне, хөрмәтле мөслимә ханымнар! Әйе, алар бу тормышта әлегә вип була алмаган, ләкин Аллаһ Тәгалә бит аларга да гомер, туры юлга басарга шанс биргән. Зур-зур һәм төрле аудиторияләрне үз авызыгызга каратып сөйләү, үгетләү сәләтегез, төрледән-төрле мәҗлесләр каршында чыгыш ясау тәҗрибәгез, ярдәм итәрлек мөмкинлекләрегез бар, шуларны кулланып, “тормыш төбенә” тәгәри язган ханым-туташларга да бер җылы сүз ишеттерсәгез иде сез! Билгеле, алар ифтар тәм-томнарыннан авыз итүдән дә баш тартмас – хатын-кыз вип булса да, көннәрен җәмгыятьтән изоляциядә уздырырга мәҗбүр булса да, барыбер хатын-кыз һәм тәмлетамак бит инде ул!

Обмыли потом...

Авыз ачу мәҗлесләренә ураза тоткан кешеләр чакырыла торган иде. Хәзерге заман “ифтар” төшенчәсе исә мотлак ураза тотуны да, мөселман булуны да күздә тотмый, дигән нәтиҗәгә ихтыярсыздан киләсең. Мөселманча дресс-кодны әйткән дә юк. Әнә Анталия татарларын андагы кырым татарлары ифтарга чакырган. Кырымлылар белән Казан татарларын бутарлык түгел – фотосурәттә йөз чалымнары ук аерыла. Һәм – киемнәре: кырымтатар мөслимәләре яулык бөркәнгән, гаурәтләрен каплаган. Ә сары чәчле бер ханым ифтарга килгәндә мөселман гадәтен санга сугып тормаган. Ярый әле, пляж киеменнән түгел, дип шөкер итсәк кенә инде милләттәш турында.

Шулай итеп, ифтарларга чакырганда бүген кемнең ниндилегенә, ураза тоту-тотмавына карап тору юк. Әйтик, республиканың төп ифтарына рекордлы 15 мең кеше җыю максаты куелган икән – анда бөтен шартын китереп ураза тотканнар гына эләккән, дигән сүз түгел әле бу.

Җитәкчеләр, шул ук виплар булуы аңлашыла инде. Алар – мәҗлеснең күрке, яме һәм алар ураза тотуны, башка игелекле гамәлләр башкарырга кирәклеген пропагандалаучылар да. Хакимиятнең сайлау алдыннан мөселман өммәте белән очрашуы да булгандыр.

Тик уразаның асылына, мәгънәсенә төшенмәгән, исламдагы биш фарызның берсен, хәтта милли традицияне санга сукмаган кайберәүләр биредә нишләп йөргән соң? Әлеге ифтар хакында бигрәк тә бүген иртән укыган бер пост шаккатырды. Дөресрәге, шуның астындагы комментарий артка тибеп екты һәм бөтенләй өнсез калдырды: Римзил Вәлиев болайрак пост чыгарган: "И ни одного пьющего, хотя дело было на стадионе. Аек иманлы фикерле тормыш - татар стратегиясе шул". Ровель Кашапов коммент язган: "Обмыли потом!"...

Соңгысы – дәүләтнең шулкадәр чыгымнар тотып, меңләгән кешенең “Аллаһ ризалыгы” өчен дип кылган ихлас омтылышларын, тырышып башкарган хезмәтен хөрмәт итмәү. Изге Рамазан аенда мөселманнар тарафына тагын бер төкерү.

Тырнак астыннан кер эзләп, ифтарларның гел тискәре ягын гына күрәсең, диючеләргә җавабым әзер. Мин бары тик күңелне “тырнаган” берничә факт китердем, ә тулаем алганда, ифтарларны хуплыйм. Җәмәгать авыз ачулары, ягъни ифтарлар – бик уңай күренеш ул. Татарстанның һәм Казанның күп кенә мәчетләрендә дә ифтарлар көн саен уза. Аларда милләтенә, диненә карамастан, теләсә кем катнаша, сыйлана, дога кыла, вәгазьләнә ала. Билгеле, гадәти мәчетләрдәге бу ифтарлар шактый тыйнак уза, тик шуңа да карамастан, кешеләр монда мөселман өммәтенең тату, ярдәмчел, юмарт булуына инана ала. Гадәттә, мондый ифтарларның чыгымнары Аллаһ Тәгалә ризалыгын өмет итеп, күп кешене авыз ачтырырга ниятләгән мөселманнар кесәсеннән була.

"Ач" ифтарлар да була

Быел Рәсүл Тәүдирәков дигән мөселман блогеры һәм журналист инициативасы белән “Казан нуры” мәчете янындагы бер кафеда “ач” ифтарлар уза башлады. Аларның үзенчәлеге – мәҗлестә хөрмә һәм изге зәм-зәм суы белән генә авыз ачарга була. Башка ризыклар куелмый. Социаль челтәрләрдә мондый ифтарларга гаҗәпләнү белдерүчеләр бар. Чынлыкта исә аптырарлык сәбәп юк: бу – пәйгамбәребез Мөхәммәд (СГВС) сөннәте буенча уздырыла торган ифтар, монда бернинди әрәм-шәрәм итүгә, исрафчылыкка һәм... бирәнлеккә юл куелмый! Мондый ифтарны мин һич тә “ач” димәс идем – аны “сөннәт буенча” яки “тыйнак ифтар” дип атасаң, дөреслеккә ныграк туры килә.

Мөселман китапларында авыз ачу турында мәгълүмат эзләгән бар, дин галимнәренең фәтваларын да өйрәнергә туры килгәләде: сөннәт буенча авыз ачу – файдага гына. Үземдә күп тапкыр сынап карадым: пәйгамбәребез сөннәте буенча, башта эчәсең килгән кадәр чиста су эчеп, ул организмга “сеңеп” беткәннән соң берничә хөрмә чәйнәп йотсаң – тамак тук! Әйтерсең, көне буе ураза тотмаган да. Сәхәргә торганда – акылың саф, гәүдәң җиңел, аппетитың әйбәт. Ә авыз ачканда күп итеп, төрледән-төрле ризык ашаган булсаң, халәт бөтенләй башкача: карын кичтән “тутырган” ризык белән һаман тулы, ни ашап, ни туйганчы су эчеп булмый. Нәтиҗәдә, эссе көннәрне төштән соң баш түнә, сусаудан күз аллары караңгыланып китә.

Ислам дине артыгын ашауны хупламый, аны исрафчылык дип таный. Ураза вакытында бу бигрәк тә дөрес һәм моны истә тоту саулыкны какшатмыйча сакларга бик шәп булыша. Шул сәбәптән, табыннар тәгамнән сыгылып торган мул ифтарларда еш катнашу – организмыбыз белән тәҗрибә үткәрүгә тиң. Ризык күп һәм төрледән-төрде булганда, күз барыбер төшми калмый, нәфесне тыюы җиңел түгел. Өстәвенә, ифтарга, авыз ачудан гайре, бүтән максатлар да салынган булса... Бусы инде ураза тотучылар өчен аерым сынау...

Сынауларда сынатмыйча, барыбызга да Аллаһ ризалыгына ирешергә насыйп булсын! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: дин ислам татарлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев