Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Ришат Төхватуллин тиздән бик бай булачак! Әле күптән түгел генә, оялып, "Мин бии белмим" дигән кене, профессионаллар белән бер рәттә бии! Афәрин дип әйтәсе генә кала!
      84
      0
      0
    • Гүзәл Яхина әсәре буенча мультфильм төшереләчәк Әдәби дөньяны шау­латкан, күп кенә бәхәсләр кузгаткан Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериал төшерелеп беткән. Ул 8 өлештән торачак һәм «Россия» телеканалында күрсәтеләчәк.
      76
      0
      0
    • Кишерле манник әзерлибез Берәр нинди тәм-том әзерлисе килсә, иң җиңел һәм тиз әзерләнә торган әйберләрнең берсе - манник. Хәзер кишер алучылар күп булганга кишер маннигы рецепты белән уртаклашырга булдык.
      66
      0
      0
    • “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” Бүген “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгендә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган социаль проект тәмамлануга багышланган матбугат очрашуы булды.
      34
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      727
      0
      5

    Их, син, яшьлек!

    Һәр кеше авылга, яшьлегенә ашкына. Авыл урамының һәр тыкрыгы, йорты, капка төбе яшьлеккә, яшьлектәге бер мизгелгә алып кайта. Янында «бәгърем» дип өзелеп торган тормыш иптәше, балалары, оныклары булса да, һәр кеше авылда аны – беренче мәхәббәтен искә төшерә. «Бу тыкрыктан бергә атлаган идек…» дип, көлемсерәп аулак тыкрыкка карый, «Ә менә бу эскәмиядә таң аттырдык…» дип, елмаеп инде шактый искергән, кыйшайган эскәмиягә күз сала…Сыйныфташларын, яшьтәшләрен искә ала.


    Мин дә Балтач (Юлсубино) авылына кайткан саен, берәмтекләп төрле вакыйгаларны искә төшерәм…
    Печән вакытында көндезләрен кем кырда, кем урманда мәш килеп печән җыя, кайвакыт эш кичкә кадәр дә сузыла. Кичен клубка да чыгасы килә. Каһәр, әле печәнне алып кайтып аудардылар гына, инде кичке сәгать тугыз! Әле сәндерәгә (печәнлеккә) өясе, мунча керәсе бар!
    Сәндерәдән төшкәндә, җеп өзәрлек хәлең калмый: борын тишекләренә тузан тулган, күлмәк эчендәге печән чүпләре ачуны китереп кытыклый. Боламыкка әйләнгән гәүдәңне сөйрәп мунчага китәсең. Инде мунчаның да эссесе кимегән. Камыл кискән аяклар чемердәп әчетә. Мунчалаңны күбеккә батырып сабынлыйсың, дөньяңны онытып юынасың һәм…печәнгә барулар, арулар онытыла да китә. Юеш чәчләреңнең кибүен дә көтми төнге урамга атыласың…
    Авыл клубының баскыч төбендә егетләр тәмәке көйрәтә. Клуб белән баскыч төбе арасындагы бүлмәдә дә балта элеп куярлык. Эчтә музыка ишетелә. Биюче кеше юк. Анда–санда урындыкларда сөйләшеп утырган егетләр-кызлар күренгәли. Завклуб Әминә апайның биеми “ләтчит” сатып утырган яшьләргә ачуы килә: «Ни биемиләр, ни кайтып китмиләр, чукынчыклар, өйгә кайтасы иде…» — ди ул, еш-еш сәгатенә карый-карый.
    Җәен кунак кызлар, кунак егетләр кайткач кына, клубка җан керә. Башта биш-алты кыз биегәнне артта кара болыт булып баскан егетләр күзәтә. Алар арасында Озын Газиз, Әхкам-Әкрам, Фәнис, Ринат Фәрзетдинов, Фәрит һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр була. Авылның өйләнмәгән егетләре кызлар күзли… Аларның саны кырыкка җиткэн, ди, ахрысы…Күзлек Сәүдахан абый (урыны җәннәттә булсын) исемлекләрен төзегән, ди, малай. Тулыр да! Алар бит безгә карамыйлар да, кунак кызлар артыннан гына йөгерәләр. Әле менә көзен студент кызлар да бәрәңге алырга кайтса, башлана хәлләр…
    Ярый, бу четерекле теманы калдырып торыйк. Сүзем түгәрәктә биюче кызлар турында бара иде бит әле…Соңрак биюче кызлар түгәрәгенә Казан Фәнил, Хәйретдинов Ибраһим, Мостафин Ринат һәм башка киң балаклы егетләр кушыла. Вакыт-вакыт бу түгәрәк уртасында Нурвахит абый да бөтерелә. «Комбинация», «Ласковый май» һәм «Мираж» төркеменең җырларына биеп туйганнан соң, кайту ягына кузгалалар. Әминә апай клуб ишегенә йозак салу белән, кунак егетләр авыл кызларын озатырга китә, ә авыл егетләре, билгеле инде, кунак кызлар артыннан чабалар. Кайтырга ашыкмаганнар Шакиров Нәгыйм абыйлар тыкрыгына юнәлә. Клуб ачылмаган көннәрдә дә авыл яшьләре шул Нәгыйм абыйлар тыкрыгы, иске пункт янында шау-гөр килеп кич утыра. Ул да булмый, кемдер бакча «басып» килә. Үзебезнең бакчадан урланган алмаларны да: «Кызлар, ашагыз, монысы бигрәк тәмле!» — диеп кыстый-кыстый безгә ашаталар.
    Клубта әллә нигә бер кино да күрсәткәлиләр әле. Кибет янындагы белдерүдә «индийское кино» дигән язу күренүгә, яше-карты клубка агыла. Экранда егет белән кыз сикерә-сикерә бии башлауга, егетләр, ир-атлар тартырга чыгып китәләр, ә кызлар хыял дөньясына чума. Кино бетеп экранда язулар күренә башлауга, елый-елый шешенеп беткән кызлар, апалар ут яндырганчы тиз-тиз ишеккә юнәләләр…

    Реклама

    2ee9c984-65e0-42e6-9782-173c6c50642e
    Кайчак шундый тыныч тормыш белән яшәп яткан авылда «Ватан сугышлары» да булгалый, җәмәгать! Билгеле бер сәбәпләр аркасында Күгәрченнәр, Тегермәнлекләр, ягъни күрше авыллар белән “көчле сугышлар” булып ала. Бу инде гомер-гомердән килгән гадәт. Кем әйтмешли, әби-бабайлар йоласы…Бер-ике атнадан барысы да үз урынына кайта: күрше авыллар безнең кызларны озата, безнең авыллар да күрше авылга барып килгәли…
    Яшьлекнең иң күңелле вакытлары булгандыр бу…Әгәр мөмкин булса, һәр кеше Сабантуй кичләренә, Яңа ел табыннарына, 1 май көнендәге урманнарга, егетләрне армиягә озату кичәләренә, капка төпләренә кайтып килер иде…Юк шул инде, кире кайтып та, кире кайтарып та булмый… Ирексездән күңелгә Такташның “Их, син, яшьлек, их, син, тиле яшьлек, шундый кыска булып тоелдың…” дигән шигъри юллары килә. Чыннан да, бигрәк тиз, сизелми дә узып китә икән ул яшьлек дигән нәрсә…
    Шушы кыска гына вакытны һәр яшь кеше сагынып искә алырлык итеп уздырсын иде. Нәкъ безнең яшьлек кебек матур, саф, бәхетле булсын иде аларның яшьлеге. Бакча басу, ат тәртәсе сындыру, бераз гына кызлар өчен тәпәләшү кебек самими шаярулар белән генә чикләнсеннәр, башка күңелсез, ямьсез вакыйгалар булмасын иде алар яшьлегендә дигән теләктә калам…

    Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама