Логотип Идель
Блоглар

Илгиз Зәйниев драма әсәрен язучыларның 5 хатасын әйтте

15 гыйнвар көнне «Татар китабы йорты»нда кызыклы лекторийларга башлангыч бирелде. Шигъри драма әсәрен язу остаханәсен оештыручылар Йолдыз Миңнуллина, Нәфисә Хәйруллина, Луиза Янсуар проектның беренче сөйләүчесе итеп «Әкият» театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниевне чакырган.

15 гыйнвар көнне «Татар китабы йорты»нда кызыклы лекторийларга башлангыч бирелде. Шигъри драма әсәрен язу остаханәсен оештыручылар Йолдыз Миңнуллина, Нәфисә Исмәгыйлева, Луиза Янсуар проектның беренче сөйләүчесе итеп «Әкият» театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниевне чакырган.

- Шигъри пьеса язу лабораториясе турында фикер көтелмәгәндә генә килеп чыкты. Аңа әле исем дә кушылмаган. Без монда драма әсәрен язар өчен шагыйрьләрне җыйдык. Иң баштан «Калеб»тә шагыйрьләр белән моны түгәрәк форматында үткәрербез дип уйлаган идек. Иҗади яшьләрнең ниндидер үсеш алыр өчен җыелышып сөйләшүе булсын иде ул. Ул лекцияләрдән генә тормас. Икенче очрашу, мәсәлән, яшьләрнең үзара сөйләшүе булачак. Лабораториядә катнаша торган шагыйрьләр ни дә булса яза башласа, иптәшләренә укып карый ала. Иң баштан тәнкыйтьче фикере түгел, ә үзара бер-береңне баету диалогы булсын иде ул. Лекцияләр форматын Илгиз Зәйниев башлап җибәрде. Киләсен Әлфәт Закирҗанов үткәрәчәк. Ул шигъри драматургия тарихын һәм хәзерге торышын сөйлиячәк. Лаборатория форматы катнашучылар фикерен дә исәпкә алып үзгәрергә мөмкин, шуңа күп нәрсә шагыйрьләрдән тора.

Илгиз Зәйниев бу өлкәдә тәҗрибәләре аз булган, яки гомумән булмаган шагыйрьләргә һөнәри киңәшләрен бирде. Аның фикерләреннән иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәбез. Мәсәлән, ул бу өлкәгә яңа гына аяк басып килүчеләргә нинди китаплар уку ярдәм итәргә мөмкин булуын әйтте:

- Мин теоретик түгел, күп нәрсәне үзлегемнән өйрәндем. Иң гади теоретик китапларның берсе, минемчә, Александр Миттаның «Кино между адом и раем». Анда ул бик җиңел итеп драматургия структурасын аңлата. Ә болай дөньяда киносценаристлар Инҗиле дип Роберт Маккиның «История на миллион долларов» санала. Шулай ук аның «Диалог: Искусство слова для писателей, сценаристов и драматургов» китабы бар. Ул нәкъ менә диалог язуны остарту өчен. Гомумән, хәзер теләгән кеше өчен материал бик күп…

Режиссер буларак драма әсәрләрен бик күп укыган, өйрәнгән Илгиз Зәйниев беренче пьесаларын язучыларның иң еш очрый торган хаталарын һәм нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген дә искәртте:

- Драматургия коучларын тыңлаганым бар, алар күңелегезгә ничек килә, шулай языгыз, дип өйрәтәләр. Бәлки, бу дөрестер дә, ләкин мин барыбер драматургия законнарын җимерер өчен башта аларны аңларга кирәк, дип саныйм. Классик драматургиядә вакыйга, каршылык һәм хәрәкәт (ул эчке дә булырга мөмкин) бар. Һәм бөтен структура шуңа корылырга тиеш. Ләкин аңа кадәр әле пьесага кадәр булган вакыйга да исәпкә алынырга тиеш. Хәзерге вакытта драма әсәрен язып караучыларның төп хатасы:

1. Ике каһарманны икесе дә белгән әйбер турында сөйләштереп утырту. Автор аны караучысына мәгълүмат бирү өчен генә язган, ә анда бернинди хәрәкәт юк.

2. Конфликт булмаса, уйнап булмый. Сәхнәдә бер генә кеше булса да, каршылык булырга тиеш. Ике кеше булгач бигрәк тә.

3. Фикер генә әйтергә теләгән сәхнәгезне шунда ук сызып атыгыз, алай әйтелгән «акыл сату» беркемгә кирәкми, ул уеннан аңлашылырга тиеш.

4. Тел мәсьәләсендә дә проблемалар бар. Драматургиядә сөйләм персонажларга карап язылырга тиеш. Әгәр сыер савучы апа югары әдәби телдә терминнар белән сөйләшә башлый икән, автор ни өчен алай икәнен аңлатып бирергә тиеш. Ул шәһәрдән кайтканмы, бәлки кемдер булып эшләгәндер… Бөтенләй заманча ясыйм дип русча сүзләр һәм калькалар кыстыру шулай ук дөрес түгел. Геройның кайда туганы һәм нинди профессия вәкиле булуы танылырга тиеш.

5. Диалоглар, сүз бәйләнгән булсын иде. Бер темадан икенчесенә күчүнең дә төгәл максаты булырга тиеш, автор нәрсә әйтергә белмәгәннән генә язу кирәк түгел. Сәхнәдә ике кеше булса, димәк, алар бер-берсеннән нәрсәдер тели. Әгәр берсе берни дә теләмәсә, димәк ул шул икенчесенең китүен тели. Диалог шуңа корыла.

Лекция әңгәмә рәвешендә узды. Сөйләшү вакытында драма әсәрләреннән кино индустриясенә керүебезне сизми дә калдык. Моннан татарлар арасында татар телендәге югары сыйфатлы киноларга булган кытлык күпләрне борчыйдыр, дигән фикергә килдем. Әмма әлеге лекторияләрне оештырып җибәрүчеләрнең идеясе дә файдалы булыр кебек тоела, Илгиз Зәйниев әйткәнчә, «Шигъри спектакль язу башваткыч кебек. Моны чишә алсагыз кызыклы булыр иде»…

 Алсу Сәлахова

Фото Илгиз Зәйниевның Инстаграм аккаунтыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев