Логотип Идель
Блоглар

Илсур Метшинга сәлам хаты. Беренчесе.

Исәнмесез, Илсур Рәис улы! Инде тарих тузанына күмелә  язган эпистоляр жанрны һаман да үз иткәч, хат язарга утырдым әле.

Исәнмесез, Илсур Рәис улы! Инде тарих тузанына күмелә  язган эпистоляр жанрны һаман да үз иткәч, хат язарга утырдым әле. Хәтерлисезме икән, октябрят-пионер чакларда почта әрҗәсеннән хат алып кергәч, бар шөгыльне бер якка куеп, сөенә-сөенә укый торган идек... Мөгаен, Сезнең дә бу күңелле халәтне кичергәнегез бардыр: илнең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән дуслар табып, языша идек бит. Шул матур чакларны күңелдә яңартып, бүген Сезгә беренче хатымны юллыйм. Рәсми итеп түгел – чордаш буларак үз итеп, шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтен һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеген мәшәкатьләмичә – ачыктан-ачык итеп.

Казан каласы җитәкчесе вазыйфасында хезмәт итә башлавыгызга инде дистә елдан артык вакыт узып киткән икән – Сез бүген тәҗрибәле, илдә генә түгел – дөньяда билгеле, төрле рейтингларның алдынгы сафларыннан төшмәгән мэр. Казан Сез эшли башлаганнан соң кайчандыр хәрабәләрне хәтерләткән юлларын, көндезләрен тоташ бөкегә әйләнеп тә, караңгы төшүгә “үлеп”,  җансызланып калган урамнарын, төрле әшәке язулар белән чуарланып беткән диварларын, чүплекне хәтерләткән парклары-сулыкларын тәртипкә китерде, Универсиада алдыннан бетмәс-төкәнмәс тоелган төзелешләре  һәм транспорт проблемасын хәл итте. Казанда хәзер ел саен берничә дөньякүләм чемпионат, фестиваль узмыйча калмый!

Әйе, шәһәребез белән горурланырлык җирләр бихисап, һәм моны кала кунаклары да гел әйтә. Беләбез ич, туристлар алар төчеләнеп тормый – барып карарлыгы булмаган җирләргә бармый һәм вәссәлам. Ләкин Казанга турист агымын хәзер инде туктатып та булмастыр кебек! Сез, креатив һәм заманча җитәкче буларак, бу агымны тагын да көчәйтергә – сөекле калабызны туристлар өчен генә түгел, үзебез өчен дә тагын да матурайтырга, яхшыртырга кирәклеген аңлыйсыз, шуның өчен тырышасыз.  

Ничектер без Сезне, Илсур Рәис улы, йөзеннән елмаюын төшермәгән, беркайчан зарланмаган мэр дип күз алдына китерергә гадәтләндек. Шуңа да читтән карап торганда эшегез бик җиңел, бер каршылыксыз, үзеннән-үзе гел шома гына тәгәридер сыман тойгы туа. Чынлыкта алай түгелен беләбез инде – миллион ярым халкы булган хуҗалыкта ничек бырысы җиңел һәм шома гына барсын ди. Үзебез дә шәһәр проблемалары белән көн саен диярлек кара-каршы очрашабыз ич. Ләкин Казан кешеләре буларак, без аларны бергәләп җиңәргә омтылсак, әкренләп алардан барыбер арынабыз, иншалла. 

Беренче эш итеп, аларны күрергә, барлыгын танырга гына кирәк. Мин әле, казанлы буларак, Сезнең белән байтак казанлыга мәгълүм “авырткан” урыннар турында уй-фикерләремне тагын уртаклашырга ниятлим, насыйп булса (чираттагы хатларымда), ә бүген транспорт хакында бер-ике сүз әйтәсем килә. Чөнки мин шәһәр җәмәгать транспортының күп еллык “стажлы”, актив кулланучысы, проблеманы, күп кенә каладашлар кебек үк, эчтән өйрәндем, дип әйтә алам, һәр сүзем өчен җавап бирәм!

Кызыл автобуслар, яшел троллейбуслар, чия төсендәге ялт итеп торган трамвайлар, сызгыртып кына йөрүче метро, сәгать шикелле үк төгәл булмаса да, расписаниедән яртышар сәгатькә тайпылмыйча хәрәкәт итә – бу казаныш, билгеле. Шулай да берничә көн генә элек яңалыкларда күренгән “...агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча, шәһәрдә пассажир транспортын йөртүчеләр гаебе белән 39 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер һәлакәткә күбрәк. Шуларның 31е - автобус йөртүчеләр гаебе белән, 8е «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе транспортында килеп чыккан”,  дигән хәбәр сискәндерде. Гәрчә монда бернинди дә ачыш юк. Әле бу исәпкә кискен туктату йә кузгалу аркасында транспортта егылган пассажирлар саны кермәгән! 

Шушы ук хәбәрдә Транспорт комитеты үткәрә торган профилактик чаралар санап кителгән. Әйтик, транспорт чаралары йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын тикшерү буенча комиссияләр уза, белгечләр пассажир транспортының күчмә составында видеорегистраторларны куллануны контрольдә тота, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча рейдлар үткәрә. 4 ай эчендә шәһәр пассажир транспорты предприятиеләренең машина йөртүчеләр составы белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча 38 лекция һәм әңгәмә үткәрелде, диелгән хәбәрдә. Һәр тәртип бозудан соң бер лекция булып чыга бит бу! Тырышлыклар нәтиҗәсендә, пассажирлар ташучы предприятиеләрдә транспорт һәлакәтләре кими, дигән статистика да китерелгән. Чөнки “хокук бозучыларга карата җәза чаралары күрелә. Әйтик, агымдагы елның 4 аенда 60 хокук бозу очрагы каралган, 16 машина йөртүче өстәмә стажировка үтәргә җибәрелгән, тагын икесен эштән алганнар, дип хәбәр иттеләр комитетта. Ләкин, хөрмәтле Илсур Рәис улы, Тукаебыз әйтмешли, сиздегезме хәйләсен? Монда бит күңелсез вәзгыятьнең сәбәпләреннән арынырга тырышу юк – видеорегистраторлар куллану һәм йөртүчеләрне штрафка тарту ул – нәтиҗәләр белән көрәшү генә! 

Хокук бозуларның сәбәпләре төптәрәк ятмыймы икән?  Мәсәлән, транспортның табигый һәм ясалма тыгылышлары аркасында? Табигыйлары дип мин пик сәгатьләрендә булганнарын атыйм. Ә ясалма тыгылышлар аварияләр нәтиҗәсендә яки тукталышлар тирәсендә барлыкка килә. Бигрәк тә – “Җиңү проспекты”, “Тукай мәйданы”, “Яшьлек” метро станциясе, “Энергетика университеты” кебек зур тукталышларда. Бигрәк тә унар-унбишәр маршрутның транспорты кечкенә генә мәйданчыкка берьюлы килеп туктаган җирдә. Автобуслар тукталышка туктаганнан соң кузгалып китә алмыйча интегә – яңа туктаганнары килеп, хәрәкәтне “яба”. И, тотыналар шоферлар сигнал бирергә – пассажирлар колагы түзсен генә. Әле алай гынамы, ачык тәрәзәдән бер-берсенә катлы-катлы “комплимент” яудыралар... Ярый, казанлылар арасында “стаж”лы пассажирлар күп – кайбер нәрсәләргә инде гаҗәпләнмәскә дә өйрәндек. Ләкин бала-чагалар, Казан кунаклары алдында кайчагында бик уңайсыз булып куя. 

Бу проблеманы хәл итү, минемчә, зур чыгымнар да сорамый. Мәскәүдә, мәсәлән, һәр тукталыш саен егермешәр маршруттагы автобус берьюлы туктаса да, мондый проблема килеп чыкмый: тукталыш аерым участокларга бүленгән, һәр участокта билгеле бер маршрутлар гына туктала. Монда инде туксан тугызынчы маршрут беркайчан меңенче маршрут туктый торган урынны килеп томаламаячак. Тагын да җайлырак чишелеш: тукталышта тукталган транспорт пассажирларын төшерде, яңаларын утырттымы – секунд та тоткарланмыйча, үз юлын дәвам итсен! Ә интервал саклау мәсьәләсен башлангыч һәм ахыргы тукталышларда көйләсеннәр. Югыйсә, Казанда транспорт йөртүчеләр арасында хәзер һәрбер тукталыш саен диярлек бишәр минут ял итеп тору яман чиргә әверелде. Дөресрәге, хәзер генә түгел инде ул. “ГАЗель”ләр җәмәгать транспорты буларак шәһәрдән юкка чыкканнан соң, бер чиктән икенче чиккә ташлану күренеше бара. 

Сезнең, Илсур Рәис улы, Казанда “ГАЗель” маршруткасында пассажир булганыгыз бар идеме? Онытылмаслык һәм шактый куркыныч аттракцион иде ул: алар җитез тараканнар шикелле, берсен берсе куыша-куыша, коточкыч тизлектә хәрәкәтләнә, кисәк килеп туктый, кискен кузгала иде. Ә хәзер барысы да киресенчә – “ГАЗель” урынына – алагаем “МАЗ”лар, “НефАЗ”лар һәм алар юлда һәм тукталышларда берсеннән-берсе “өстенрәк”, “кәттәрәк” икәнен исбатлый, дигән тәэсир кала. Һәркайсы тукталыш буена кырыйгарак килеп басып, мөмкин кадәр озаграк торырга омтыла. Берничә ел элек, ялгышмасам, Сез дә кызыл автобуска утырып берничә тукталыш узган идегез. 

Ярый әле, җәмәгать транспортына күчеп утырмадыгыз, Илсур Рәис улы! Югыйсә, кызыл автобус пассажиры кыяфәтендә тукталышларда  “ял итә-итә”, барасы җирләрегезгә Сез дә соңга калыр идегез: егерме минутлык юлга, алдан исәпләп, ике сәгать әүвәл беркем дә чыкмый ич инде. Егерме минутлык юлга, транспорт килгәнне көткәндә, пик сәгатен һәм бөтен светофорларны, тыгылышларны да санаганда, күп дигәндә бер сәгать-сәгать ун минут вакыт сарыф ителә, дип уйлыйсыз. Мәсәлән, Мәскәү базарыннан Чехов базарына кадәр барып җитәр өчен, ярты сәгатьтән артык вакыт кирәкми. Ләкин бу рациональ исәп совет заманында – автобуслар тукталышларда озаклап туктап тормаганда хак булгандыр. Ә, юк икән: Универсиада һәм узган елгы дөнья чемпионатында да транспорт тукталышларда хәрәкәтне чикләп, ягулык әрәм-шәрәм итеп, һаваны газлар белән пычратып тормады! Миңа ошый ул дөньякүләм спорт ярышларының Казанда узуы, хәтта аларның бездә көн саен булуын теләр идем. Җәмәгать транспорты теләгән җиреңә бер проблемасыз, тиешле вакытында илтеп җиткерә, “озаграк булсын” дип, светофорның кызыл утына махсус турылап килеп туктамый,  тукталышлардан тиз кузгалып китә, пассажир халкы дулкынланмасын өчен, ишекләрен ябып куеп, “менә кузгалам, менә кузгалам” ише хәйлә маневрлары ясамый, бөкеләр хасил итми, йөртүчеләр дә бер-берсе белән ызгышмый.

Шулай, Илсур Рәис улы, кирәкле һәм көтеп алынган транспорт реформасының әнә шундый кызыксыз яклары да булып куя. Югыйсә, транспорт паркы яңара, хәрәкәт тизлеген, ешлыгын күрсәткән электрон таблолар эшли. Ә кирәкмәгән вак-төякләр кайчагында бөтен тырышлыкны боза да куя. Автобус йөртүчеләрдән бу кирәкмәс интерваллар турында сорагач, алар, гадәттә: “Безнең бит график катгый, компьютер хәрәкәт интервалын тикшереп тора – вакытыннан алда кузгала алмыйбыз”, дип аклана. Ә кайберәүләре, самими генә итеп: “Акча җыю планнары бик югары, пассажирларны рейска күбрәк туплап, план үтәргә тырышабыз”, - диләр. Сәер: югыйсә транспортта билет бәяләре гел артып тора, ә транспортчылар гел акча җитмәүдән зарлана.

Илсур Рәис улы, миңа Сезнең бер хыялыгыз бик ошады. Быел кышын, юл йөрү билетларын, карталарын студентлар һәм укучылар өчен ташламалы итәргә кирәк дигән тәкъдимнәр яңгыраганда, бу хактагы петиция интернетта 40 мең тавыш җыйган чакта Сез, хәлемнән килсә, юл йөрү хакын бөтен кеше өчен бушлай итәр идем, дидегез. Шундый күңел булды инде бу сүзләрегезгә, әле дә Казан транспортында бушлай йөргән кебек йөрибез! 

Хатым озынга китте сыман – бүгенгә җитеп торыр, ахры. Сау булыгыз, Илсур Рәисович! Юлларыгыз имин, эшләрегез уң булсын!

Ихтирам белән, Рузия Фәһим кызы (Сафиуллина).

ФОТО: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев