-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
Имансыз илдә хокук сакчылары арта
Машинада йөри башлавыма шактый вакыт булса да, үземне «ас» шоферга санамыйм, тәҗрибәм кечкенә әле дип уйлыйм. Шуңа да юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышам. Өстәвенә, әти-әниемнең «юлда машина чебен кебек күп, кылтаеп, кызу йөрмә, ашыкма» дип колак итен ашавы гына җитмәгән, акылым да һәрчак «игътибарлы бул, үзеңне акыллы башка санама, юл тамгаларын тик томалдан куймыйлар» дип туктып тора.
Ләкин, шуңа да карамастан, юл читендә аклы-каралы таякларын болгап торган ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрсәм, йөрәгем табаныма төшә дә китә инде. Туктатырлар, юктан да сәбәп табып бәйләнерләр төсле тоела. Күпме генә көрәшсәм дә, шушы хистән һич арына алмыйм. Каракның бүреге янганы әллә каян күренгән кебек, «гаишник»ларның радарлары минем шикле уйларымны да фәлән чакрымнан «эләктерә» диярсең. Рульдә курка-курка барсам, берсүзсез туктаталар.
Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты башлангач, йөз-ике йөз метр аралыгы белән юл читенә тезелгән ЮХИДИ хезмәткәрләре, аларның бер автомобильне туктатып, өч-дүрт кеше бергә шул машинаны тентүләрен күрү тәмам тынычлыгымны алды. Гәрчә хафаланырлык сәбәп тә юк. «Аптечка», «огнетушитель», «жилет», авария булганда чыгарып куя торган өчпочмак рәвешендә кызыл тамга – барысы да багажникта ята. Юлда ватылып яки тәгәрмәчең тишелеп калса кирәге чыгар дип, әтием көпчәк тәгәрәп китмәсен өчен кыстырырга агачтан киселгән чөйләр дә салып җибәрде хәтта. Шулай да соңгы көннәрдә «Казан-Арена», Су спорт сарае тирәсен урап узарга, С.Хәким урамында кермәскә, шәһәрнең үзәгенә бармаска тырышам. Баксаң, һәр чат саен атлы казак урынына басып торган ГАИ хезмәткәрләренә дә, хокук сакчыларына да исе китмәүчеләр, кызмача килеш машина руле артына утыручылар да бар икән.
Казан шәһәре буенча ЮХИДИ җитәкчесе полиция подполковнигы Игорь Новиков журналистлар белән очрашу вакытында белдергәнчә, июль аенда исерек килеш машина йөртүчеләр саны арткан да әле. Елның беренче яртысында айга шундый 13-14 шофер ачыкланса, 1 июльдән аларның саны 16га җиткән. Ә бит 1 июльдән юлда йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, кеше исерек килеш машина йөрткәндә ике мәртәбә хокук сакчылары күзенә чалынса, аны җинаять җаваплылыгына тартырга, ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Күрәсең, 28енә каршы төндә Батурин урамында тротуардан барган җәяүлеләр өстенә машинасы белән менгән ир дә бу хакта уйламаган. 21 яшьлек егет шул төнне үк тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлә. 21 яшьлек кызның хәлен табиблар әле дә авыр дип бәяли. Хәер, мондый аяныч хәлләр берәүне дә гаҗәпләндерми бугай инде.
Бер көнне хезмәттәшем белән машинада барганда һаман да шул юл читендә тезелгән ГАИ хезмәткәрләреннән сүз китеп, «Имансыз бәндәләр яшәгән илдә генә хокук сакчылары яңгырдан соң чыккан гөмбәләр төсле үрчи. Ә бит кешенең күңелен тәрбияләү, аны баету өчен күп көч һәм артык чыгымнар кирәкми», – дигән иде. Әйе шул, иманыбыз зәгыйфь, әдәп-тәрбиябез чамалы, мәдәниятебез түбән, бер-беребезгә хөрмәт юк, белем ягыбыз саерак икән, билгеле, хокук сакчылары гына тәртип сала алмаячак. Андый урында эшләүчеләр дә безнең кебек үк адәм балалары бит.
Зәңгәркүз
Фото: https://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз