Логотип Идель
Блоглар

Иманыңны укытам...

Кызык та инде: моңарчы бөтенләй игътибар да ителмәгән...

Кызык та инде: моңарчы бөтенләй игътибар да ителмәгән...
Дин белән бәйле сүзләрне, терминнарны сөйләмебездә бик еш кулланганбыз, кулланабыз икән бит без! Хәтта дин тыелган, качып ураза тоткан, качып намаз укыган чорларда да кулланганбыз.

Бигрәк тә авыл җирендә әби-бабайларның, гади авыл кешеләренең, урам малайларының тәмләп сөйләшүен, кызып бәхәсләшүен тыңлап торсаң исләрең китәрлек!..

Әнә берәү тыныч кына өстәл янында чәй эчеп утыра. Тәрәзәдән күрше сарыкларының бакчасына кергәнен күрә дә: "Иии, чукынып кына китсен инде! Тагын бакча таптап йөри тегеләр!!!" -  дип, дуылдап бакчага чыгып йөгерә...

Ул "чукыну" сүзе бик ачу килгән чакларда аеруча күп кулланыла икән, кәһәр ... Берәүләр: "Әй, чукынып утырмасана!"  - дип янәшәдә утырган икенче берәүгә әйтеп куйсалар, "Аның белән бала чукындырасым юк әле!" - дип, икенчеләр кемгәдер үпкә белдереп борынын күтәрәләр. Ә телевизор караганда, киресенчә, кемнедер яратып, үз итеп: "И, чукынчык, матур да җырлый инде!" - дип, авыз чите белән елмаеп куялар. 

"Тәре" сүзе дә хәйран еш кабатлана, хәйран еш кулланыла икән, ләбаса! Әлеге дә баягы ачу килгән, дөнья тузган чакларда: "И, карт тәре! Сиңа нәрсә җитми?!" - дип ачуланыша кайберәүләр. Хәтта урамда дөмбәсләшкән малайлардан да: "Сәпитең үзеңә булсын, саран тәре!" - дигән "матур" сүзләр ишетәсең. Аңа каршы тегесе дә: "Әйдә, алдыңа кара, маңка тәре, түбәңә кундырганчы!” - дип йодырыгын селкепме селки. Шулай ук бу урам сугышларында "куркак тәре", "алдакчы тәре" кебек "искитмәле" сүзтезмәләрне  дә еш ишетергә туры килә. 

"Иман" сүзе белән бәйлеләре дә җитәрлек икән... Бакчадан алма урлаган малайларны бабайлар: "И, имансыз, арт сабагыңны укытасы!" - дип ачуланса, теге урамда үзара сугышучы малайлар да: "Иманыңны алам хә (хәзер дигән сүз инде бу)!" - дип, каш җыера. Арттагы кечкенә буйлысы: "Хә абыйга әйтеп, иманыңны укыттырам мин синең!" - дия-дия, мыгырданып борынын тартып куя.

Билгеле инде, мөселманнар өчен хәрәм саналган дуңгыз да кемгәдер бик каты ачу килгәндә, аны сүккәндә еш телгә алына. Хәтта өстәлдәге ит кисәген эләктергән симез мәчегә дә: "И, дуңгыз тәре!" - дип "җиффәрә" кайберәүләр. Дүрт аякланып өйгә кайткан исерекне дә: "Лыкынганчы эчмәсәң, дуңгыз тәре!" - дип, "кочак җәеп" каршы ала хатыны... Ике күрше хатыны сүзгә килгәндә дә: "Ии, дуңгызның да дуңгызы икән син!" - дип әйтергә кыенсынмыйлар...

Берничә көннән шул талашучылар: "Иии, ахирәт, синнән дә якын күршем юк!" - дип, чөкердәшеп, кара-каршы утырып рәхәтләнеп чәй эчәләр. "Ахирәт" сүзе бу очракта, билгеле инде, "дус" мәгънәсендә әйтелә. "Ахирәт дустым", "ахирәткәем"нәрне, әйткәнебезчә, тәмләп, яратып сөйләшкәндә генә кулланалар. Әлеге тәмле сөйләшүләр вакытында шулай ук: "И, ахирәт, әүлия тек әүлия инде син безнең!" - дип мактап куярга да күп сорамыйлар. Әүлия (гар.- Аллага якын торучы, изге) - ислам диненә чын куңелдән бирелгән кеше. Шулай ук үз итеп, яратып:  "Әйдә, суфыйланып утырмасана!" - дип бераз төрттереп куярга да өлгерәләр (Суфичылык (яки тәсаввүф, гарәп. تصوف‎) - исламдагы хәрәкәт, бер агым). Билгеле инде, бу сүзтезмә бик артык рухланып, хисләнеп, тәрбияви мәсьәләләр турында сөйләүчегә кагыла. Әле шул ук сөйләшүдә: "И, ахирәт, узган атнада теге түбән оч Галиләрне сөйләп утырган идем, көферлегемә төштем бит..." - дигәнне дә ишетергә туры килә. Имеш, бу да түбән оч Галиләрнең хатасын кабатлаган ...

Алар тәмләп сөйләшкән арада, алгы өйдә балалар урындыклар өстенә юрган-җәймәләр каплап мәш килеп "өйле" уйнап яткан булалар. Моны күргән теге ахирәтләрнең берсе: "Әнекәеееем, нинди көфер почмагы ясадыгыз монда!?" - дип шәрран кычкырып җибәрүен дә сизми кала (Көфер яки көферлек(гар. كفر) - исламга тулысынча яки өлешчә каршылыкны, иманның антиподын билгеләүче ислам термины. Көферлек - бөтен гөнаһларның тамыры, аны (тәүбә итмичә) кыла торган кеше кәфер дип атала).

Бераз тынычланып, өченче чынаяк чәй эчкәндә, сүз кибеттәге хәлләргә килеп тоташа. "Ии, кыямәт көне диярсең! Ул кибеттәге тамашаны күрсәң! Бөтен кеше капчык-капчык продук ала!" - дип дәвам итә алар (Кыямәт, Кыямәт көне, (гарәп. يوم القيامة‎ - күтәрелү, кубарылу, яңадан терелү) - кайбер диннәрдә һәм ышануларда кешеләрнең җирдә яшәүләренең соңгы көне. Икенче мәгънәсе - дөньяның бетүе, җавап бирү көне, кыямәт көне, мәхшәр көне, ахырзаман - Аллаһының кешеләр өчен иң соңгы хөкеме).

Ниндидер этлек эшләгән, аяк чалган, бәхәскә кергән кешеләргә-күршеләргә карата "Шайтан, җен, иблис" сүзләрен куллану да киң таралган. "Шайтаныңа олак!", "Күземә җен булып күренәсең!", "Иблиснең үзедер син, билләһи!" кебек сүзтезмәләрне дә әйткәлиләр... Дөнья булгач, кайчак "Җәһәннәмгә олак!" кебек артык усал, ямьсез каргыш сүзләрен дә ишетергә туры килә... Боларны ишетүгә үк, билгеле инде, иреннәр ашыга-ашыга "әстәгыфирулла" сүзләрен кабатлый... 

Ни дисәк тә, без - татарлар, мөселманнар - дини сүзләрнең, терминнарның күңелгә ятышлы, матур мәгънәлеләрен күбрәк кулланабыз. Аллаһка шөкер! 

Күбрәк кулланыйк! Бер-беребезгә матур сүзләр, изге теләкләр генә ирештерик. Коръән багышлап дога кылганда да, Аллаһтан үзебез, туганнарыбыз, күршеләребез өчен гафу сорыйк ...

Язмам ахырында укучыбыз ихтыярына Кукмара мәдрәсәсе нәшер иткән "Башлангыч мәдрәсәдә өйрәнелә торган сүрәләр һәм догалар" китапчыгыннан дога кылу үрнәгеннән бер өзек тәкъдим итәсем килә ...

"Йә Раббым, безнең үзебезнең дә гөнаһларыбызны ярлыка: белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләребезне Үзеңнең гафур-рәхимлегең белән гафу ит. Шәйтан вәсвәсәләреннән күңелләребезне сакла, хак, дөрес юлдан баруыбызны насыйп әйлә. 

Йә Раббым! Исән булган туганнарыбызга тәүфыйк-һидәят бир. Барчабызга да хәерле, бәрәкәтле гомер биреп, хәләл ризык белән ризыкландырып, изге гамәлләр кылу мөмкинлегеннән аерма. Үзеңнең кушканнарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, җәннәткә илтүче юлда булып яшәвебезне насыйп кыл. 

Йә Раббым, үзебезне дә, балаларыбызны да - барча туганнарыбызны бәла-казалардан, авырулардан, начар юлда булучы явызлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама.

Йә Раббым! Йортларыбызга, ризыкларыбызга, кәсепләребезгә хәерле бәрәкәтеңне бир. Авыруларыбызга шифа, күңелләребезгә сафлык, калепләребезгә нык иман биреп, хәрәмнәрдән ерак булырга, гаиләләребезгә тыныч-тату яшәргә язсын.

Йә Раббым! Безне гафу ит, хур итмә, хәерле файдалы гыйлемнәр алып, шул гыйлем белән гамәл-гыйбадәт кылып яшәргә насыйп ит. Актык сүзләребез: "Ләә иләәһә илләллааһү" кәлимәсе булып, ахирәткә тулы иманлы хәлдә күчеп, вәгъдә кылган җәннәтеңә ирешүебезне насыйп ит!.."

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: дин һәм дөнья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев