Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ҺИНДСТАНДА ЧӘЙ ДӘ ТӘМЛЕРӘК

    Бала чагымда Һиндстан – тормышы җыр-биюдән генә торган әкияти дөнья булып күзаллана иде. Радж Капур, Митхун Чакроборти, Хема Малини…  уйнаган фильмнарны сәгатьләр буена тын да алмыйча караганым әле дә истә. Яшьтәшләрем кебек мин дә Маугли маҗаралары, батыр Рикки-Тикки-Тави, һинд халык әкиятләре белән мавыктым. Ә бу илне үз күзләрем белән күрү теләге хыял булып күңелдә яшәде. Ниһаять, мин хыялымдагы илдә! 
     

    Кыскача белешмә: халык саны буенча Һиндстан (1,3 млрд кеше) Кытайдан гына калыша. Ә мәдәни, тел һәм генетик төрлелек буенча ул Африка континентыннан кала икенче урында тора. Халыкның кырык проценты хинди телендә һәм аның диалектларында сөйләшә, бу илдә егермедән артык рәсми тел санала. Шул исәптән, инглиз теле дә бизнес һәм идарә эшендә ярдәмче рәсми тел буларак файдаланыла.

    Чын Һиндстанны күрәсең килсә


    Без Гоа штатында яшәдек. Ул элеккеге Португалия колониясе икән, шул заманнардан бирле монда католиклар да күпләп яши. Октябрь ахырыннан апрель башына хәтле туристлар сезоны дәвам иткәнлектән, Гоага башка штатлардан да эшкә килүчеләр күп, һәм алар дини, милли төрлелекне тагын да баеталар. «Чын Һиндстанны күрәсегез килсә – башка штатка да барыгыз», дигәннәр иде. Хәзерге Карнатака штатына керүче тарихи Хампи җирлегенә юл тоттык. Һиндлар үзләре бирегә хаҗ кылырга килә икән. Текә таулар арасыннан борма юллар буйлап, ике йөз илле чакрым араны сигез-тугыз сәгатьләп үттек. Халыкның авыр яшәгәнлеген юл буе күреп, тоеп бардык.  


    Гид сөйләвенчә, гади дәүләт мәктәпләрендә укыту штатның рәсми телендә бара һәм сыйфаты ягыннан мактанырлык түгел. Аларда, гадәттә, ярлы гаилә балалары белем ала. Ләкин күбесе мәктәпне дә тәмамлый алмый кала: әти-әнисе аларның укуларын өзеп эшкә җибәрә. Хәллерәк кешеләрнең балалары түләүле мәктәпләрдә укый, айлык түләү мең биш йөз доллар чамасы чыга. Бу балаларның киләчәге өметле – аларның белем дәрәҗәсе чит ил колледжларында, соңыннан университетларда укырга мөмкинлек бирә. 


    Мәктәп формасы кигән балаларга юл буе сокланып бардык! Һәр мәктәпнең үз төсе бар, күрәсең: яшькелт, зәңгәрсу, ак киемле малайлар-кызлар төркем-төркем очрап тордылар. Кызларның һәркайсы чәчен ике толым итеп үреп, төсле тасма белән бәйләгән. Безнең автобус тәрәзәсеннән караганны күргәч – бәхетләре ташып чыга, башта эчкерсез елмаялар, ә аннан бар көчләренә кул болгап калалар...

    Киплинг эзләреннән


    Без барган Хампи төбәге аяусыз сугышларны, басып алучыларның җәберләвен күп гасырлар дәвамында кат-кат кичергән җир. Бу тарихи вакыйгалар «Рамаяна» дип исемләнгән борынгы һинд эпосында да сурәтләнә. XIX гасыр ахырында язучы Редьярд Киплинг Хампига килә һәм мондагы манзарага таң кала. Соңрак  Виджаянагар хәрабәләре «Маугли» әкиятендәге атаклы «маймыллар шәһәре»н тасвирлаганда нигез итеп алына. Кояш баешын карарга дип, тауга менгәндә безне маймыллар каршылады. Кулына ризык тоткан кешене күрүгә янына йөгереп киләләр, теләнәләр, күчтәнәчне кулдан йолкып алырга да күп сорамыйлар. Кояш баюын карарга да онытып берара шуларны күзәттем.


    Таң атканда төрле хисләр – матурлыкны күреп шатлану, илаһи мизгелне тою, үзеңне берьюлы бик кечкенә һәм шул ук вакытта бик көчле итеп сизү, тынычлык, һәр нәрсәнең үз урынында булуын аңлау күңелне биләп алды.


    Тагын бер сәяхәтебез изге Гокарна шәһәренә булды. Ул шулай ук Карнатака штатында урнашкан. Индуслар бу урында Шива дөньяга килгән дип саный. Элек-электән Гокарнада бары тик брахманнар яшәгән. Тар урамнардан йөргәндә күз ирексездән ишек янындагы язулы такталарга төшә. Такталарда шушы йортта яшәүче брахманның исеме һәм телефон номеры язылган. Кешеләр берәр дини йоланы күңелләренә хуш килгән брахманнан үтәтергә теләсәләр – шул номер буенча мөрәҗәгать итәләр икән. Шәһәрдә зур булмаган күл бар, күлнең суы изге дип санала, индуслар анда коенып гөнаһларыннан арыналар.


    Гокарнада еланга табынучылар храмы истә калды. Елан – Һиндстанда зур ихтирамга лаек җан иясе. Аны очратсаң, тиздән байлыкка, зур дәрәҗәгә ирешәчәксең, имеш. Каршылаучы гид әйтмешли: «Безнең беребезгә дә байлык та, дәрәҗә дә кирәкми ич?..», очрамавы хәерлерәк, дидек. Елан храмына баласыз гаиләләр килеп ялвара, дога кылу йолалары да бар икән. Догалары кабул булса – кешеләр яңадан храмга килеп балаларының туу датасын ташка яздырып китә. Ул таш такталар храмда саклана һәм алар бик күп, менә шундый үзенчәлекле архив! Икенче бер храмда мәрхүмнәрне яндыргач көлне сала торган урынны да карадык. Дөресен әйткәндә, шүрләтте… 

     Сыер үлсә, кайгыга


    Мурудешвара шәһәрендә исә һинд алласы Шиваның сыны урнаштырылган, аның буе утыз җиде метр, биеклеге буенча дөньядагы Шива сыннары арасында икенче урынны били икән. Бу сын янында ук борынгы гопура (манара) бар, анысы җитмеш биш метрга җитә. Теләгән кешегә брахманнардан фатиха да алырга мөмкин, христиан динендәге русиялеләр бу форсатны ычкындырмады. 


    Шунысы кызык, Хампидагы VII гасырга кадәр төзелгән Вирупакши храмының ишегалдына сыерлар кереп йөри, ә Мурудешвара храмы каршында сыер кермәслек итеп киртә куелган. «Таза гәүдәле кешеләргә нишләргә?» – дип сорады бодибилдерга охшаган Русия кешесе. Гид аптырап тормады, ярымшаярып: «Шивага: «Храмыңа керергә мөмкинлек бир, ябыгырга булыш»,   – дип ялварырга кирәктер», – диде.


    Сыер Һиндстанда изге санала дип белә идек. Шуңа күрә урамнарда иркенләп йөрүче хуҗасыз сыерлар белән көтүче карамагындагы сыерлар арасында нинди аерма булуын махсус сораштык. Урамдагы иясез сыерлар изге дип санала, ә өйдәге сыер йорт малы булып асрала икән, шуңа күрә аның сөтен дә кулланырга ярый. Гаиләдә малай туса бер сыерны иреккә чыгарып җибәрәләр, ул үз көнен үзе күрә башлый. Өйдә сыер үлүе – бик хәтәр вакыйга, һиндлар моны аллалар каргышы дип уйлыйлар, шуңа да картая башлаган сыерны «өйдә үлә күрмәсен» дип шулай ук урамга (иреккә) чыгарып җибәрәләр. Сыерлар теләгән җирдә йөриләр, хәтта храмнарга керәләр, аларны куарга, кыерсытырга ярамый.


    Индус булып тусаң...


    Һиндстанда индуизм динендәгеләр дүрт кастага бүленә: болар – брахман (брамин), кшатрий, вайшья, шудра касталары.  Брахманнар – иң югары каста, алар дин әһелләре, галимнәр, рухи остазлар; кшатрийлар – хакимнәр, сугышчылар; вайшья – җир эшкәртүчеләр, сатучылар, кәсепчеләр; шудра – иң түбән каста булып санала, алар хезмәтче, түләүле эшче булып көн күрәләр. Әмма тагын бер мөһим социаль төркемне әйтергә кирәк: болар – кагылгысызлар. Алар бер кастага да керми, иң пычрак һәм берәү дә үзе теләп башкармастай эшләр (мәсәлән, чүп җыю, мәетләрне, җәнлек үләксәләрен табып юкка чыгару һ.б.) белән шөгыльләнә. 1950 елгы Конституция рәсми рәвештә касталарны һәм башка социаль төркемнәрне тигез хокуклы дип игълан иткән һәм кастага карап кимсетүне тыйган, әмма чынлыкта яшәеш барыбер каста кагыйдәләренә буйсына. Индус булып тугансың икән, синең тормыш шөгылең дә кастаң белән билгеләнә. Башка каста кешеләре белән никахка керергә дә рөхсәт юк. Гомерең буена үзеңне тәртипле тотсаң, булганына шөкер итә белсәң – бәлки киләчәк тормышыңда югарырак каста кешесе булып туарсың дигән өмет бар барын... Әгәр башка милләт яки дин кешесе индус булырга тели икән – ул һәм аның варислары бары тик кагылгысызлар гына булып көн итә ала.

    Һинд хатыны – кем ул?


    Каста кагыйдәләре хатын-кыз затын икенче планга чигерә, ир-атлар белән чагыштырганда, түбәнрәк баскычка куя. Хатын-кыз кияүгә чыгып балалар табарга һәм иренең, ир гаиләсенең терәге, ярдәмчесе, уң кулы булырга тиеш. Ирнең сәламәтлеге дә хатынына бәйле дип санала: ир-ат авырса, хатыны ураза тота, иренә саулык теләп, кат-кат дога кыла. Хатын-кыз иренең хезмәтчесе дә кебек: гел көйләп-җайлап торырга, аякларын юарга тиеш. Гаиләдә кыз туу – ата-ананың кармасына зыян килүдән, дип санала. Кыз бала туу бәхетсезлек түгел, әмма шатланырга да сәбәп булып тормый. Ә менә малай туса, киресенчә – гаилә җирле аллалар тарафыннан фатиха алган, дип исәпләнә. Соңгы елларда туасы баланың җенесен алдан белеп аборт ясатулар күбәйгәнгә, хәзер УЗИда бала җенесен ачыклау катгый тыела. 


    Ак толлар


    Индуслар өчен изге булган сати йоласы турында да әйтмичә кала алмыйм. Кайбер һинд фильмнарында исемсез генә аңа ишарәлиләр: үлгән ирнең мәетен яндырган учакта аның ип-исән хатыны да яндырыла. Бу йоланың килеп чыгуы бер риваятькә бәйле: һинд алласы Шиваның беренче хатыны Сати исемле була. Сатиның әтисе – брамин Дакша бәйрәм оештыра, бик күп кунак чакыра, бары тик Шиваны чакырмый калдыра. Сати изге Кайлас тавыннан җиргә төшеп, бәйрәмгә килгәч, әтисе аның ирен мыскыллый башлый, Сати гарьлегеннән дөрләп янган учакка ташлана. Шива, әлбәттә, Дакша һәм башкалардан үчен ала, әмма Сатиен кире кайтара алмый.


    Индуслар хатын-кыз иренә тугрылыгын шулай раслый һәм үлемнән соң ире белән очраша дип, сати йоласын аклыйлар. Бу йола рәсми рәвештә соңгы тапкыр 1987 елда тыелса да, әле хәзер дә кайбер штатларда үткәрелә дигән мәгълүмат бар. Сати йоласы югары касталарда күбрәк таралган. Йоланы үтәгән хатынның әти-әнисе, гаиләсе, нәселе зур ихтирам казана, фатихага ия, дип санала. Ләкин аны хуплаган, аңа этәргән һәм булышкан өчен канунда җәза каралган. Тол хатын-кыз: «Үз ризалыгым белән сатины үтим», – дигән язу калдырса, соңыннан хакимият тарафыннан эзәрлекләү булмый, дип тә сөйләделәр. 


    Тол хатын-кызлар барысы да сати йоласын үтәргә әзер микән соң?  Кияүгә чыгуны кәләш белән кияүнең әти-әниләре хәл иткәнгә күрә, кайвакытта байлыкка кызыгып, яшь кызларны олы яшьтәге кешегә кияүгә бирү дә еш очрый. Картайган яки авыру ирнең үлми чарасы юк, тик аның үлемендә хатынын гаепле саныйлар: кармасы начар булган, хәләл җефетен саклап кала алмаган, аллалар каргышы төшкәндер, дип юрыйлар. Сати йоласына риза булмаган тол хатыннарның чәчләрен кыралар, бөтен матур киемнәрен, бизәнү әйберләрен тартып алалар, өеннән куып чыгаралар, якыннары аңардан баш тарта. Шушы көннән башлап ул көненә бер уч тозсыз-майсыз дөге ашарга, идәндә генә йокларга хокуклы, хәер сорашырга мәҗбүр. Ул бары тик ак сари кия ала, шуңа аларны «ак толлар» дип атыйлар. Урамда андый толны очрату – начар фал. Ак толларны барлык җирдән куалар, җәмгыять алардан йөз чөерә. Бичара хатыннар бәйрәмнәрдә бөтенләй катнаша алмый, аларга күңел ачу, көлү, татлы ризык ашау катгый тыела. Ак тол киләсе тормышында бу мәсхәрәләү кабатланмасын дигән өмет белән Вриндаван(а) шәһәренә барып үлемен көтә.  Бу шәһәр изге санала, анда үлгән кешеләр гөнаһларыннан азат ителә, киләчәк гомерләре яхшырак уза, дип ышаналар. 

    Әхмәднең хыялы


    Һиндстанда безнең халыкка да бик якын булган бер гадәт яши: чәй яраталар. Бездән аермалы буларак, монда аны үстерәләр һәм эшкәртәләр дә. Әлбәттә, табигате килешкән аерым штатларда гына. Бу хакта безгә чәй кибете хуҗасы Әхмәд сөйләде. Һиндстанга килгәч яратып өлгергән масала чәебезне ул «ярлылар чәе» дип атады. Сәбәбе гади: масала төерчеккә әйләндерелгән иң арзанлы чәй массасына канәфер, дафнә яфрагы, имбир, кардамон кебек затлы тәмләткечләр өстәп ясала икән. Ни генә дисәләр дә, масаланы кайнаган сөттә пешереп алгач, бу чәй бик тә нәзакәтле, үзгә тәмгә ия була. Ә Әхмәд безнең якларга килеп, чәй кибете ачарга да хыяллана әле.


    Һиндстан дигәндә, беренче булып бу илнең эчкерсез елмаюлы, горур, ачык күңелле кешеләре һәм... көн саен яңа холкы белән ачылып, улавы ишетелеп торган гайрәтле океан күз алдына килеп баса. Ә ярдагы ком үзебезнең кышкы салкын кичтә аяк астында шыгырдаган карны хәтерләтә: атлаган саен әллә хуплап, әллә зарланып тавыш бирә. Тар юлларда очраган ваемсыз сыерлар, арбага җигелгән эш үгезләре һәм шунда ук зур тизлек белән җилдергән заманча автомобильләр аңлаешсыз халәт тудыра. 
    Ашыгып-ашкынып сәфәргә җыенган чакта, үзе барып күрсә-күрмәсә дә: «Ии, анда чисталык юк диләр инде», «Анда бит коточкыч хәерчелек!» – дип, «хәлгә керүчеләр» дә табылган иде. (Читтән килүчеләр безнең ил турында ни диләр икән?!) Ничек кенә булса да, борынгы тарихы, бай мәдәнияте, ачык күңелле халкы булган ил турында кыек-мыек сүз әйтергә минем телем әйләнми. Ике атналык сәфәрем күңелдә бары тик җылы хатирәләр булып урнашты. Мин бу илнең бүтән төбәкләрен дә карарга, гади кешеләре белән очрашып, үземә рухи көч җыярга бүгеннән әзер.
     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ