-
«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг узачак «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууна 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе башланды Акциядә катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләргә ниятли.
-
Милли китапханәдә Сальвадор Дали, Казимир Малевич һәм башка танылган рәссамнар эшләре буенча фикер алышачаклар Дискуссия Альфрид Шәймәрдановның «Айның караңгы ягы» шәхси күргәзмәсе кысаларында оештырыла.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ир мәхәббәте ашаткан җирдә икән... (булган хәл)
Ирнең йөрәгенә юл ашказаны аша, дип юкка гына әйтмиләр икән. Күптән түгел моңа янә инандым.
Ирем бер җитди оешмада директор урынбасары булып эшли. Җитәкчесе белән бик килешеп, аңлашып хезмәт куялар. Хуҗасы үзеннән яшькә кечкерәк булса да, акыллы, укымышлы, кешелекле зат, кая гына баса да, нинди генә килешү төзесә дә, иремне үзеннән калдырмый, хәл гамәлен аның белән киңәшләшә, тормышта проблемалар туганда хәл итәргә булыша. Аның ярдәмен һәрвакыт тоябыз. Үзенең гаиләсе дә бик күркәм. Хатыны белән дүрт бала тәрбиялиләр, тормышлары җитеш, барысы бергә елга әллә ничә мәртәбә ял итәргә чит илләргә йөриләр, тәмле ашыйлар, матур киенәләр. Мондый тормыш безнең кебек гади халыкның төшенә дә керми инде. Хатыны, билгеле, эшләми, балалар белән шөгыльләнә, йорт-җир мәшәкатьләрен хәл итә, үзен карый... Әмма әллә күз тиде, әллә тамак туклык шулай итте, бар яклап камил тоелган шушы гаиләнең дә бәхет капчыгы тишелде бит әле – ир яшь хатынга чыгып китте дә, пыр-тузып мал-мөлкәт бүлделәр. Аерылышуның сәбәбе нәрсә дигез? Теге Барби курчагы кебек матур, тал чыбыгыдай зифа хатын ашарга пешермәгән, гаиләсенә кибеттән сатып алынган әзер пешкән ризык кына ашаткан булып чыкты. Яшь бичә плитә яныннан китми дә икән. Иремнең хуҗасы үзе сөйләгән. Эштән кайтуына беренче, икенче аш, салат, үзебезнең камыр ризыклары – барысын да әзерләп кенә тора икән. Эшлекле сәфәр белән берәр шәһәргә барсалар да, фәлән көнгә җитәрлек итеп ризык төяп җибәрә, термос белән чәйгә кадәр ясый. Булдыра, бай ирне үзенә карату җаен тапкан диярсез. Тик менә бу вәзгыятьтә миңа да авырга туры килә, җәмәгать! Теге хатыны өйдә ашарга әзерләмәгәч, эштән кайтышлый хуҗасы иремне ресторан-кафега алып кереп, “өйдә ашагра юк, әйдә, ашап кайтыйк”, дип сыйлап чыгара иде. Төнгә кадәр эшләсәләр, иремнең ач кайтканы булмады. Кайтуга юына да, йокларга ята. Хәзер менә миңа да көн дә ашарга әзерләргә кирәк. Эше бетеп, кайтыр юлга чыгуга: “Өйдә ашарга бармы?” дип шалтырата. Төнлә кайтканда да ашамыйча ятмый. Сүземне ирнең йөрәгенә юл ашказаны аша дип башлаган идем. Шуңа күрә көн дә гаиләмә тәмледән-тәмле, төрледән-төрле ризыклар әзерләргә тырышам хәзер. Әле менә кулинария курсларына язылдым. Иремне шаккаттырасым килә!
Зәңгәркүз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз