Логотип Идель
Блоглар

Иртә сөенгәнмен, яки тараканнар белән көрәшү хакында

Беркөнне эштә чәй эчкәндә хезмәттәшем күршеләрендә Урта Азиядән килгән халык вәкилләренең фатир яллап торуын, кечкенә генә торакта дистәдән артык кеше яшәвен сөйләде.

Беркөнне эштә чәй эчкәндә хезмәттәшем күршеләрендә Урта Азиядән килгән халык вәкилләренең фатир яллап торуын, кечкенә генә торакта дистәдән артык кеше яшәвен сөйләде.

“Ярый, төркемнәре белән яшәсеннәр ди, минем анда эшем юк. Ә менә алардан чыккан тараканга чыдап булмый. Икенче ел инде, кич җитеп, караңгылана башласа, өйдә дихлофос шешәсе тотып йөрим, төнлә кочаклап ятам. Йокыдан уянып, аш бүлмәсенә су эчәргә керсәм яки кысталып бәдрәфтә ут кабызсам, стена буйлап чабышырга тотыналар. Тиз генә агуны сиптереп юк итәм үзләрен”, – дип сөйләде.

Ахыр чиктә, тараканнар белән көрәшеп туйганын, бөтен йорт кешеләре белән килешеп, кара халыкны куып чыгаруларын, таракан аулый торган махсус хезмәт чакыртып, фатирларын агулатуларын әйтте. Зарыгып нәтиҗә көтә иде. Хезмәттәшем әле дә дихлофос күтәреп йөриме-юкмы - белмим, ләкин аны тыңлаганда, егерме беренче гасырда яшибез, кибеттә чебен-черки, кырмыска, таракан ише бөҗәкләргә каршы нинди генә гель-спрейлар сатылмый, нишләп шуларның нәселен корытып булмый икән дип гаҗәпләнеп утырдым. Ярый  әле, мәйтәм, бездә андый хәл юк, дип сөендем эчтән керә. Тик иртә сөенгәнмен булып чыкты...

Коммуналь фатирда яшим мин. Күршеләр бүлмәләрен “сдавать итә”. Күптән түгел шактый вакыт яшәгән квартирантлары – балалы хатын чыгып китте. Озак та узмады бер егет керде. Берничә көн уздымы икән, карыйм, ир заты китәргә җыенып йөри. “Нәрсә, бездә яшәү ошамадымы? Айга бер коридорны, уртак бәдрәф белән душны юарга кирәк дип әйттеңме әллә?” – дим. “Ошый, рәхәт, тыныч сездә, күршеләр дә яхшы, эчмиләр, сугышмыйлар, дус-тату яшиләр. Бүлмәдә кирәк әйбер бар, бәясе дә канәгатьләндерә. Тик менә тараканнарга түзәр әмәл калмады. Хәтта йокларга ирек бирмиләр, өстән йөриләр. Алар белән сугышып гарык булдым. Стенага үрмәләп менеп барганда китереп сугам, мәтәләп төшәләр дә, аякларын күтәреп, тыпырчынып яткач, тагын үрмәли башлыйлар. Янә берне тондырам. Шуннан соң гына җан-тәслим кылалар. Чыдам булсалар да булырлар икән, заразылар” – дип, аты-юлы белән сүгенеп җибәрде. “Булмас инде, бездә юк бит. Каршыгызда гына яшибез, керми калмаслар иде”, – дим. “Ашыкмагыз, керерләр әле”, – диде дә, китеп барды егет.

Берничә көннән аның урынына бер хатын керде. Ул да озак түзмәде, тараканнарга хәйран калып чыгып китте. Аның артыннан риэлторлар ике студент кызны алып килде. Яхшы бүлмә, күршеләр әйбәт, рәхәтләнеп яшәгез, янәсе! Алар озын мыеклылар турында каян белсен инде. Баласы белән яшәгән хатынның чүп чиләген өстәл астында  тотып, атналар буе сасытып ятуы, шуннан таракан үрчүе, үзенең суыткыч, диван, шкаф астына уч-уч агу сибүе дә мәгълүм түген инде аларга. Кызлар урнашкан көнне кич җитүгә бүлмәләрендә чырылдарга тотынды. Чучка суялармыни, чинапмы-чиныйлар!  Тараканнар кич утырырга әзерләнә башлады, дим. “Идән-тәрәзәләрне юып, чәй эчәргә прәнник-конфет алып кибеттән урап кергәнче бүлмәне таракан баскан. Ичмасам, акчаны түләп куйдык, риэлторлар белән дә исәп-хисап ясадык. Болай буласын белсәк, ризалашмас та идек. Хәзер башка фатир ялларга акча калмады”, – дип зарланырга тотындылар. Җаныкайларым, еламыйлар гына инде, күзләре – маңгайда. 

Икенче көнне ыжгыртып бүлмәнең хуҗасы килеп җитте. Тараканнарга дезинфекция ясый торган хезмәтне дә чакырткан, тегеләре подвалны агулап, бөтен дөньяны сасытты. Үзләре: “Коңгырт таракан подвалда яшәми, анда нәрсә ашап торсын”, – дип, мыр-мыр киләләр. “Соң алайса, бүлмә эчен агулагыз, акчасын түлибез”, – дигән идек: “Фатирларга кермибез, керсәк, башыбыз судтан чыкмаячак”, – дип җавап кайтардылар. Таракан агуы кемгә ярый, кемгә юк икән. Шәхси оешмалар вәкилләрен чакыртырга тәкъдим иттеләр, ә үзләре: “Тараканны шәһәр җирендә бетереп булмый аны, агулап киткәч тә  берничә атна гына тынып торалар да, тагын кайталар”, – диделәр.

Тараканнар бу кадәр чырыш булсалар да булыр икән, ә! Ничәмә-ничә кешене аякка бастырдылар, хафага салдылар бит. Әлегә хәлләрдән без – күрше-тирә дә куркуга калдык. Бер йомыркадан 30 таракан чыга, моның өчен 15-20 көн җитә, ди бит! Ризык, су булу аларның санын 1,5-2 мәртәбә арттыра! Ярый, әле адәм балалары таракан кебек үрчеми. Юкса, безнең илдә Кытайдагы кебек гаиләдә бердән артык бала табу тыела дигән закон чыгарып кына проблеманы чишеп булмас иде. Түрәләр демография начар дип чаң суга, төрле юллар белән хатыннарны бала табарга өндиләр. Күбрәк бала тапкан саен пособие-капиталлар, хәтта җир бирәләр. Әмма сабыйга яшь ярым тулып киттеме, хатын-кызга акча түләү туктатыла, эшкә кайчан чыгасың дип хезмәт урыныннан шалтырата башлыйлар. Ә бакчада урын юк, су буе чират көтәсе, мәктәпләр шыплап тулган... Гаилә ишәйгәч бит әле торакны да киңәйтәсе килә. Фатир алу, җир булдырып йорт салу дәүләт эше түгел, үзеңә хәл итәсе. Ә күршемнеке кебек тараканлы бүлмә сатып ала башласаң, квадрат метры 50-60 меңгә баса.

Хәер, монысы башка мәсьәлә. Сүзем күршеләрдәге тараканнар турында иде. Хуҗа бүлмәне юды, чистартты, идән ярыкларын сылады, агулады. Төнге икегә кадәр маташты. Студент кызлар икенче атналарын инде тыныч кына яши. Мыекбайларны берән-сәрән күренәләр, зыянлы түгел, үтереп барабыз, диләр. Тараканнар гаскәре кайсы күршеләргә сыенгандыр, анысын әлегә белмибез. Баш күтәргәннәрен гель-спрейлар белән коралланып көтәбез. Әлегә шкаф артыннан да, өстәл астыннан мыеклары күренми.

Зәңгәркүз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: тормыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев