Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    КАРА КӘГАЗЬ ХӘСРӘТЕ

    Илебездәге һәр төбәктә, һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы яралары әле һаман сызлыйдыр. Безнең буын инде ул вакыйгаларга сугыш елларында үскән әби-бабайлары күзлегеннән карый.

    ТЫЛДА ХЕЗМӘТ КУЮЧЫЛАРГА ХӨРМӘТ

    Әтисез үткән балачак хатирәләре аларның картлык көннәрендә дә тормышка бер төрле үпкәләү кебек килеп чыга. Кайберләре бит хәбәрсез югалган әтиләрен көтеп, әле сугыштан соң да күп еллар олы юлларга чыгып һәр солдат сынында үз әтисен күрергә өметләнгән... Әмма кайтмаганнар.

    Бала күңеле ярасыннан тыш, ирсез калган хатыннар сагышы һәм бигрәк тә баласын югалткан әниләр кайгысы бар бит әле. Соңгы елларда сугыш кырларында ятып калган солдатлар белән беррәттән, тыл халкын искә алуга да игътибар бирелә. Авыл җирендә шул сугыш елларында эшләүче апаларга, үсмер балаларга багышланган һәйкәлләр күренә башлады. Бөек Ватан сугышы тарихы буенча яңа музейлар ачу планнары бар. Мәсәлән, пандемиягә кадәр Мамадыш шәһәрендә әниләргә багышланган музей сафка басарга тиеш иде.

    БЕР ГАИЛӘДӘН – ҖИДЕ КЕШЕ

    Мамадыштагы Ана һәйкәленең төп прообразы – Фатыха Әхмәдиева. Ул Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәгән. 8 ул һәм 1 кыз әнисе. Иң олы улы Исмәгыйль Гражданнар сугышында һәлак булган, кызы Сәлимә дә бик яшьли якты дөнья белән хушлашкан. Бөек Ватан сугышы башлангач, Фатыха апа гаиләсеннән бер-бер артлы фронтка җиде кеше китә. Тракторчы булып эшләгән Мөгътәсим улының ташламасы да (бронь) була, ләкин барча халык кайгыга калганда, тылда ничек түзеп ятмак кирәк? Ул сугышка барам дип, әллә ничә кат хәрби комиссариатка килә, дүртенче кат сорап баргач кына, аны ирекле сугышчы (доброволец) итеп җибәрәләр. 1941 елның көзеннән инде гаиләгә кара кәгазьләр килә башлый. Мөгътәсим дә һәлак була. Әтиләре Фәттах абзый бу кайгылардан үзе дә бик тиздән гүр иясенә әйләнә. Ә әни кеше кече улын – Әгъмәлетдинне фронттан көтә, ул исән-имин кайтыр, дип өметләнә. Әмма аның гомере дә бу коточкыч сугышта өзелә. Соңгы улының үлем хәбәрен алгач, әни йөрәге инде түзми – 1945 елның декабрендә бакыйлыкка күчә. 1997 елда Мамадышта Фатыха Әхмәдиева хөрмәтенә һәйкәл куелган иде (скульптор Альфред Әбдрәшитов), соңгы елларда аны яңарту идеясе дә бар.

    АЛТЫ УЛЫ ЯУ КЫРЫНДА ЯТЫП КАЛА

    Реклама

    Татарстан өчен Фатыха Әхмәдиева язмышы – уникаль күренеш. Әмма Русиянең башка төбәкләрендә дә, шулай ук татар авылларында күп баласын сугышка озаткан әниләр булган. Шуларның берсе – күрше Башкортстанның Бүздәк районындагы Кәпәй-Кобау авылы белән бәйле.

    1995 елда бу авылда Майкамал Латыйпова (1878-1953) исемле татар хатынына һәйкәл куела. Бу Бөек Ватан сугышына сигез улын озаткан Әни батырлыгы алдында баш ию, әлбәттә. Кәпәйнең мәктәп ихатасында тора. ул һәйкәл. Майкамал апа – ун бала әнисе: 8 ул һәм 2 кыз үстерә. Аның бу сугышта сигез улы да катнаша: Мөхәммәтша, Мөхәммәтзакир, Мөхәммәтсафа, Гайнелгыйлем, Фәтхелгыйлем, Кәнзилгыйлем, Кәшбилгыйлем, Мөхәммәтҗан. Алты улы яу кырларында ятып кала, сугыш корбаннары. Бәхеткә, икесе кире әйләнеп кайта. Майкамал апаның оныклары да була.

    Бәлки, балаларының дәвамчыларына карап, гомерлеккә кайгыга калган әни йөрәге бераз юаныч тапкандыр. 

    ЯУ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ГЕРОЕ

    Сугышның кеше күңелендә нинди төзәлмәс яра калдырганын әйтеп торасы да юк. Тарих фәнендә хәтта хәрби-тарихи антропология дигән аерым юнәлеш бар. Анда кешелек язмышында булган сугышларның төрле психологик яклары, шулай ук солдат синдромнары (психологик имгәнүләр) өйрәнелә. Бөек Ватан сугышы беткәч тә, исән калган солдатларга, ягъни ветераннарга, бер чынбарлыктан икенчегә күчүе, гади тормышка өйрәнеп китүе җиңелләрдән булмагандыр. Кәпәй-Кобау авылыннан сугышка киткән солдатлар арасында Хәтмулла Солтанов исемле ветеран бар.

    Гади авыл баласы, 1924 елда крестьян гаиләсендә туа. Сугыш алдыннан Приморье якларында шахтада эшли. 1941 елда аны армиягә алалар, кавалерия дивизиясенә эләгә. 1943 елда Казан пехота училищесында белем алып, Хәтмулла солдат офицерга әйләнә. Сугыш ахырында инде Хәтмулла Солтанов бүлекчә командиры була, Польшаны, Алманияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен өч тапкыр Дан ордены белән бүләкләнә. Дан орденының тулы кавалеры ул! Бу мактаулы исем Советлар Союзы Герое исеменә тиң.

    Ни өчен аны тәфсилләп язарга булдык? Хәтмулла Асылгәрәй улы Солтанов (1924-1994) сугышта гына Герой булып калмый, ә яудан кайткач та, хезмәттә батырлыклар күрсәтеп яши. Атаклы нефтьче булып таныла.

    Башкортстандагы Туймазы, Октябрьский шәһәрләре ул эшләгән елларда нефть үзәкләренә әйләнә. 1971 елда Хәтмулла Солтанов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Коточкыч сугышта тере калган солдат, ветеран Солтанов хезмәт тәмен, тыныч тормыш ямен аңлап яшәгәндер...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы