-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Карантин...
Бу карантин вакытында кешеләр берничә төркемгә бүленделәр. Беренчеләре паникага бирелде. Социаль челтәрләр аша килгән һәр видеоны ачтылар, карадылар, шикләнделәр, 100 кешегә җибәрделәр. Бертуктаусыз кул юдылар, йөткергәндәй итенделәр, "беттем, миндә дә башланды, нәкъ симптомнары туры килә" дип чәүчәләкләнделәр. Лев Лещенконың авыруы, Илсур Метшинның анализ бирүе, тагын йөз төрле коронавирус турындагы видеоларны карап, башларына йөз төрле шикле уй кертеп карабодай боткасы пешерә башладылар. Теге чит илләргә, төрле тусовкаларга йөрүчеләрне сүгеп, "Өйләрендә генә утырсалар, ни булган! Йөриләр шунда чукынып", дия-дия, ботка болгаттылар...
Икенчеләре артына кояш төшкәнче йоклады. Кибеткә чыгып "иң кирәкле ризыклар": сыра, кальмар-фәлән, тәмәке алып керделәр. Урамга чыккач: "Вот иду, на улице никого! Ау, вы где!?» - дип, инстаграмга «видеообращение» элеп куйдылар. Телефоннан "җан дуслар" белән шалтыратышып, шашлыкка барырга планлаштырдылар. Җыелдылар, кочаклаштылар, кәеф-сафа кордылар, эчтеләр, җырладылар. Үзләреннән соң бер өем чүп калдырып таралдылар.
Өченчеләре, таң туды исә, эшкә ашыкты. Кайберәүләр, җитәкче кушты дип, шикләнә-шикләнә барса, икенчеләр үз теләкләре белән күкрәк киереп атлады. Элек аларны "Эш юләре, хезмәт батыры" дисәләр, хәзер "тәмам ычкынганнар" исемлегенә керттеләр. Кайбер җитәкчеләр дә артык "тырышып эшләде". 100 кешене бер залга җыеп, "Өйдә утырыгыз. Аралашмагыз. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз", - дип берәр сәгать «вәгазь» укыдылар.
Дүртенчеләре шыпырт кына гыйбадәт кылды, үзенә-гаиләсенә, якыннарына саулык, ил-көнгә тынычлык теләде. Көненә берничә тапкыр шундый теләк теләү аларны тәмам тынычландырды. "Аллаһ кушмаган эш булмас" дип сабыр гына, тыныч кына өйдәгеләре белән мәш килде алар. Аш бүлмәсендә тәмле камыр исе таралды, телевизордан Салават "Ташлама, әнкәй, ташлама, мине изге догаңнан" дип җыр сузды, бер почмакта балалар әтиләре белән фотоальбом актарырга тотындылар...
Җәмәгать, ә сез кайсы төркемгә кердегез ул? Кайберәүләр "Мин боларның берсенә дә кермим!" дип өстәп куяр, кайберәүләр ничек яшәгән - шулай яшәр, кайберәүләр бераз булса да, үзгәрергә тырышыр... Ни булса да, күпләр бу тамашаның безнең өчен зур дәрес, сабак икәнен аңлар...
Ә без үз чиратыбызда чирдән түгел, начарлык эшләүдән, кеше рәнҗетүдән куркырга өндик. Ходай тыйганнардан тыелып яшәргә чакырыйк...
Чирдән куркучыларга бер мисал-кечкенә хикәят... Әлеге хикәят Идрис Галәветдин язмасыннан алынды.
"Әбүгалисина ике сарык сатып алган, аның икесенә дә бер тигез ризык биреп ашаткан, ул сарыкларның берсен тыныч җирдәге сарайга ябып куйган, икенчесен бүре читлеге каршына бәйләгән. Бу ике сарыкның сарайдагысы, алдына куйган ризыкны ашап, һәр көнне симергән һәм тыныч күңел белән йоклаган, ә инде бүре күз алдындагысы шулкадәрле күләмдәге ризыкны ашаса да, ябыккан һәм чирләгән. Чөнки икенчесе: “Бүре берәр көн читлектән чыгып, мине ашап үтерәчәк”, - дип куркып яшәгән.
Әгәр дә сез: “Миңа коронавирус эләгер дә һәм мин үлеп китәрмен”, - дип, коронавирустан куркып яшәсәгез, сездә бүре күз алдында яши торган сарыкка охшарсыз..."
Карантинда булган вакытны ике сарыкка да охшамыйча, файдалы итеп үткәрик: гаиләбез белән аралашыйк, тәрбияви фильмнар карыйк, китаплар укыйк, истәлек-альбомнарны, нәсел-шәҗәрәләребезне барлыйк... Уй-хыялларыбыз да бары якты, матур булсын...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз