Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    КАТЛАУЛАНДЫРМАГЫЗ! - Марат Кәбиров остаханәсе

    Бишенче дәрес.  

    Без әдәби әсәрдәге төп герой, персонажлар турында төшенчә алдык, аларны күпкырлы итү алымнарын да билгеләдек. Боларның барысын белгән хәлдә дә, персонажларны әсәргә кертеп җибәрү бик рәхәт түгел. Алар йә катыргыга охшап кала, йә сөйләшә торган шәүлә рәвешендә була. Нидер әйтәләр, хәрәкәтләнәләр дә… Тик алар тере түгел. Аларның үз йөзе юк. Моны үзең дә күреп торасың. Терелсен өчен персонажлар нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген дә беләсең. Тик моны әсәр кысаларында эшләү мөмкинлеген табалмыйсың. Сәбәбе нәрсәдә соң?

    ӘДӘБИ ӘСӘРДӘ ПЕРСОНАЖЛАР СИСТЕМАСЫ

    Персонажларны хасил итү, гадәттә, болайрак башлана. Без нинди дә булса вакыйга эчендә хәрәкәт итәчәк төп геройны билгелибез, аның төп сыйфатларын күзалдына китерәбез. Максатын билгеләп куябыз. Шушы максатына җитү өчен нәрсәләр эшләргә тиешлеген ачыклыйбыз. Кемнәр белән очрашырга мәҗбүр булачак ул?

    Әйтик, бер эпизодта төп герой тулай торакка кереп сөйгәненә чәчәкләр биреп чыгарга тиеш. Аның максаты – сөйгәнен сөендерү, мөнәсәбәтләрне ныгыту.

    Гади генә эпизод инде бу, криминал да, маҗара да юк. Ә кеше һәрвакыт ялкаулыкка авыша, ул гел җиңел юлны сайларга омтыла. Автор да – кеше. Һәм ул шундыйрак вакыйгалар тезмәсе төзи: егет базарга барып чәчәкләр сатып ала, тулай торак вахтасы аша уза, сөйгәненә чәчәкләр бирә. Төп герой – егет, персонажлар – чәчәк сатучы, вахтер карчык, сөйгән кызы. Менә монда кешенең ялкаулыгы хәрәкәткә килә. Һәм автор персонажлар белән артык маташып тормый, аларны стереотип рәвешендә әсәргә кертеп җибәрә.

    Кем ул чәчәк сатучы? Сәүдәгәр инде, товарын тизрәк очырып, акча алырга теләүче кеше. Ә вахтер кем? Пенсиягә чыккан бер кортка, аңа көн үтсен дә артык борчымасыннар: документ тикшерә дә уздырып җибәрә, калганын “ызнайт-низнайт”. Менә шундый персонажлар белән тормышчан, әмма соры бер эпизод барлыкка килә. Укырга да бик рәхәт түгел ул. Әсәргә дә файдасы юк: төп геройны ачмый, сюжетка тәэсир итми, әсәрнең темпын үзгәртми.

    Болай эшләү – дөрес. Башкача була алмый да ул. Һәр вакыйга, һәр эпизод төп геройның максатыннан этәрелеп китәргә тиеш. Катнашачак персонажлар шушы максатка атлаганда төп геройга очраячак кешеләрне исәпкә алып билгеләнә. Безнең очракта бу чәчәк сатучы, вахтер карчык, сөйгән кызы. Ул кызның бүлмәдәшләре дә булырга мөмкин әле. Без аларны билгеләдек. Күнегелгән стереотиплар буенча, бу персонажларны әсәргә кертеп тә җибәрдек. Ләкин бу килеш калдырырга ярамый. Бу персонажлар системасын төзүнең беренче адымы гына.

    Әсәрдәге һәр персонаж төп геройны ачу өчен мөмкинлек бирергә һәм сюжетны алга этәрергә тиеш. Моның өчен һәр персонажның үзенчәлеге: биографиясе, географиясе, максаты, һ.б. булуы шарт. Олы йортка ни кирәк – кечесенә шул кирәк, дигән әйтем бар бит… Моны әдәби әсәргә карата да кулланып була. Төп геройга нәрсә кирәк, калган персонажларга да шул кирәк.

    Әйдәгез, күренешләрне персонажларның характерына бәйле рәвештә төрләндереп карыйк. Егет базардан чәчәкләр сатып ала.

    Сатучы – мошенник, ул егеткә кәүсәсенә чәчәге шырпы белән беркетелгән гөлләмә биреп җибәрә.

    Сатучы – романтик, иң матур чәчәкләрне сайлап искиткеч букет ясап бирә.

    Сатучы – прагматик, ул: “Чәчәк бүләк итеп кенә хатын-кызга ярый алмассың, лутчы бүләгеңне акчалата бир”, – дип, егетне куып чыгара.

    Бу очракларда сатучы образы төп геройның ха- рактерын ачарга мөмкинлек бирә. Төп герой алдында әллә ничә төрле юл тора. Әйтик, беренче очракта егет шул чәчәкләрне сөйгәненә бүләк итә ала. Сизеп алгач, кире кибеткә кереп алыштыруы да бар. Сатучы белән талашып, тавыш чыгарырга, яки теге мошенникның ипи шүрлегенә менеп төшәргә һәм полициягә эләгергә мөмкин. Сатучы характерындагы бер ачык сыйфат кына егетнең тормышын әллә ничә төрле нәтиҗәгә китерә ала.

    Яки вахтада торган карчык… Ул егетне тыныч кына кертеп җибәрергә, документыннан гаеп тапкан булып, полиция чакырырга, ул кыз әле генә бер егет белән чыгып китте дип әйтергә, һ.б. гамәлләргә барырга мөмкин. Барысы да вахтерның холкыннан тора. Һәм аның һәр хәрәкәте төп геройга ачылу мөмкинлеге бирә. Ул торба, яки янгын сүндерү баскычы буйлап күтәрелергә, вахтерга ришвәт бирергә, аны санламыйча үтеп китәргә һәм тагын әллә ниләр эшләргә мөмкин.

    Шул рәвешле, әсәрдәге һәр персонаж төп герой белән бәйләнештә яши һәм аның характерын ачуга, вакыйгалар үсешенә этәргеч бирә.

    ПЕРСОНАЖЛАРГА ҖАН ӨРҮ

    Моннан тыш, персонажларның үзара мөнәсәбәте дә төрлечә корыла ала. Бу аларның үз-үзен тотышына, төп герой белән мөгамәләсенә дә сәбәпче була. Икенче төрле әйтсәк, әсәрдәге персонажлар үз эченә генә бикләнеп яшәми, алар бер-берсе белән аралаша, төрле мөнәсәбәтләр һәм эш-гамәлләре аша үзләре дә ачыла, төп геройны да тирәнрәк сурәтләргә мөмкинлек бирә.

    Реклама

    Шуңа күрә, әсәрдә кемнәр катнашырга тиешлеген һәм аларның максатын, нинди вазифа башкарачагын ачыклагач, тагын бер адым ясарга кирәк. Бу юлы без мәсьәләгә бөтенләй икенче яктан киләбез. Төп герой ягыннан түгел. Ул әлегә калып торсын.

    1. Әсәрдә катнашкан һәр персонажның хәрәкәт итү, үсү һәм үзгәрү юлларын сюжетка, персонажның вазифасына һәм холкына бәйле рәвештә барлап чыгабыз.

    2. Һәр персонажны үзенчәлекле итәбез. Бер генә эпизодта күренеп калса да, аның үзенчәлеге сизелсен.

    3. Һәр персонажның дусларын, дошманнарын билгелибез. Ул алар белән үзен ничек тотарга тиешлеген ачыклыйбыз.

    4. Вакыйгалар барышында персонажлар хәлләрне кайсы якка борып җибәрә – шуны күзаллыйбыз.

    5. Шуннан соң гына аларны төп герой һәм антигерой белән бәйләнештә карыйбыз һәм конфликтлар тууында, сюжет үсешендә персонажларның урынын билгелибез.

    Мәсьәләгә шулай якын килү авторны төп геройның башкалардан аерым рәвештә, ялгыз (изоляциядә) хәрәкәт итүеннән коткара һәм ярдәмче персонажларны тере, чагу итеп күз алдына бастыруга этәрә. Икенче төрле әйтсәк, әсәрдәге персонажларга җан өрә, аларны катыргы итеп түгел, ә тере кешеләр итеп күрсәтү мөмкинлеген арттыра.

    ХӘРӘКӘТ – ДҮРТ ЯССЫЛЫКТА

    Әсәрдә хәрәкәт итүче персонажларның барысы да үзара бәйләнгән һәм алар дүрт яссылыкта хәрәкәт итә: әсәрдәге вазифасы, холкы (архетип), үзенең шәхси максаты (әсәр темасына ярашлы рәвештә һәм башка персонажлардан аерылуы (әсәрдә бер үк төрле ике персонаж булырга тиеш түгел) буенча.

    Әсәрдәге вазифасы буенча. Һәр персонаж үз бурычын башкара һәм сюжет үсешенә йогынты ясый, аны тулыландыра, башка персонажларны аңларга, төп геройның яңа сыйфатларын ачарга мөмкинлек тудыра.

    Холкы, яки архетип буенча. Күпмедер үзгәрешләр белән әсәрдән әсәргә күчеп йөрүче персонажлар була. Аларга инде үз-үзен тоту оеткысы күптән салынган, теге яки бу ситуацияне ничек кабул итәчәкләре, ничек хәрәкәт итәчәкләре һәркемгә билгеле. Кыскасы, монда шәхеснең психологик халәте, үз даирәсендә башкарган роле, мохит белән үзара мөнәсәбәте күп тапкырлар кабатланып тотанаклы төс алган һәм һәркемгә таныш була. Король/Патша/Әти – халык, дәүләт, яки гаилә
    белән идарә итә, аларга яшәү, үсү һәм уңышка ирешү мөмкинлеге тудыра. Тискәре ягы – халыкны, дәүләтне, гаиләсен каты кулда тотарга, яки киресенчә, эшләрдән чикләнеп үзенә бикләнергә, яки халык, ил, гаилә бары тик аның файдасы өчен яши дип белергә мөмкин.

    Аксакал/Остаз/Әүлия – акыл һәм зирәклек үрнәге күрсәтә, кешеләрнең тормышын җиңеләйтә, кыйбласын билгели. Кире сыйфаты – үз фикерен көчләп тагу, башкаларны ахмакка санау, мин-минлеккә чуму.

    Яугир/Батыр/Көрәшче – хакыйкать хакына хезмәт итә, гаделлек өчен көрәшә. Тискәре ягы – кырыс кануннар буенча хәрәкәт итәргә, көчсезләрне рәнҗетергә, явызлык чәчәргә мөмкин.

    Тылсымчы/Сихерче/Маг – табигать серләрен белә, аларны үзенә буйсындыра ала. Кире ягы – тылсымлы көчләр ярдәмендә тормышның табигый агышын үзгәртә, кешеләрне кол итә ала.

    Архетиплар бик күп – укыган әсәрләрегез нигезендә аларны үзегез дә төзи аласыз, әзер исемлекләр дә бар. Әгәр әсәрегездә шундый персонажларга вакансия бар икән, һич курыкмый кертеп җибәрә аласыз. Ләкин алар заманга, вакыйгага, әсәр тукымасына ярашлы итеп үзгәртелергә, яңа сыйфатлар белән баетылырга тиеш. Югыйсә, алар сезнең шедеврга адашып килеп кергән дәрвишләр булып күренәчәк. Персонажларның шәхси максаты турында онытмагыз. Шул максатларына ирешер өчен нәрсәдер эшли башлаганга әсәргә килеп эләгә бит инде алар.

    Максатлары әсәр темасына туры килсен. Ул төп геройныкы белән аваздаш булырга да, каршылыкка керергә дә мөмкин. Персонажның максатына ирешү юллары икедән күбрәк булса – әйбәтрәк. Бу аның характерын тирәнрәк ачу, һәм башка персонажлар белән бәйләнешен киңәйтү мөмкинлеге бирә.

    Башка персонажлардан аерылу. Монда сүз тышкы кыяфәт турында бармый. Персонажның исеме, чәчләренең, кашларының төсе, күзләренең сорымы-зәңгәрме икәне сезнең текстка сизелерлек йогынты ясамый. Аны теләсә нинди вакытта алыштырып була. Вакыйгалар агышын чәчләр, яки күзләр төсе әллә ни үзгәртми.

    Әсәрнең төп темасы шул булмаса, әлбәттә. Һәрхәлдә, әгәр персонаж ниндидер йортны шартлатырга тиеш икән, аны кара чәчле кеше шартлатты нидә, җирән чәчле шартлатты ни – аерма әллә ни түгел.

    Ул холкы, темпераменты, максаты, һ.б. сыйфатлары белән аерылып торырга тиеш. Хәтта бер-берсенә тамчы судай охшаган игезәкләр дә холкының кайсыдыр ягы, темпераменты, акылы, физик мөмкинлекләре белән аерыла.

    Дәвамы бар...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!