Логотип Идель
Блоглар

Казан гербындагы зилант каян чыккан? 4 версия

Казан гербынңда, Кремль метро станциясендңә һәм башка шәһәр белән бәйле символларда  урын алган аҗдаһаның каян килгәнен беләсезме? Моның турында күп фикерләр бар.  Зиллант - "еллан" дигән сүздән килә, ә татарның аҗдахалы рифаятьләрнең бик төрлеләре бар:

Казан гербында, Кремль метро станциясендә һәм башка шәһәр белән бәйле символларда  урын алган аҗдаһаның каян килгәнен беләсезме? Моның турында күп фикерләр бар.  Зилант - "еллан" дигән сүздән килә, ә татарның аҗдаһалы риваятьләрнең бик төрлеләре бар:

1 версия: Ялгыз һәм үч алучы Зилант 
Казан Кирмәнендә урнашкан калкулыкта имеш гаҗәеп уңдырышлы җир булган. Барлык халык әлеге җирдә яшәргә хыялланган. Кечкенә генә нечкәлекләр: Әлеге тау башында еланнар һәм аларның патшасы – Зилант яшәгән. 
Көннәрдән бер көнне хан шәһәрне калкулыкка күчерергә һәм барлык еланнарны яндырырга карар кыла. Әлеге явызлыкны үзе түгел, ә махсус иң көчле батырны таптырып эшләтә. Батыр калкулыкка салам чәчә, еланнар чыкканын көтеп тора һәм яндырып җибәрә. Зиланттан кала барлык еланнар үлеп бетә. 
Шул көннән алып Зилант икенче калкулыкка очып китә һәм озак вакыт шунда яши. Зилант халыкка әрни һәм алардан үч ала башлый. Кешеләр кайчагында аны Казан өстендә очып йөргәнен һәм Кара күлдән су эчкәнен күрәләр. Барсы да аннан куркып яши. Ул кешеләрне күрә алмый һәм аларга гел начарлык эшли торган була. Соңрак Зилант Кабан күленә күчә һәм бүгенге көнгә кадәр андагы хәзинәләрне саклый. 
Халык Зилант белән шаяртмаска киңәш итә. Бүгенге көндә дә суга кергән кешеләрне Зилант үзенең кыерыгы белән батыра дигән имеш-мимешләр йөри. 
2 версия: Серле рәвештә юкка чыккан Зилант 
Кремль урнашкан тау башында бик күп еланнар яшәгән. Кешеләр бу тау янына якын да килергә курыкканнар. Алар әлеге тауны “Еланлы” тау дип йөртә торган булганнар. 
Көннәрдән бер көнне хан еланнарны юк итергә кирәк дигән карарга килә һәм батырга аларны яндырырга куша. Батыр калкулыкны яндыра һәм “булдырдым” дип сөенеп барганда аны Зилант үтерә. Ут өчендә исән калырга өлгергән елланнарны хан соңыннан барыбер үтерә, ләкин ул Зилантны таба алмый. Ул серле рәвештә юкка чыга. 
3 версия: Эчкерсез Зилант 
“Зилант кешеләрне үтереп кенә йөргән” дигән сүз дөрес түгел. Аның уңай яклары да булган. Мәсәлән, икенче риваятьтә ул шәһәр чикләрен саклаган һәм кешеләргә ярдәм иткән дип килә. Еланнар зирәклек һәм көч символы булып торганнар. Шәһәр халкы аларны яраткан һәм алар белән сокланган. 
4  версия: Явыз Зилант 
Икенче бер риваять буенча, Зилант, җирле халыкны мыскыл итеп яшәгән. Шәһәрдә яшәүче батыр бу хәл артыннан сабыр гына карап тора алмаган һәм аны сугышка чакырткан. Ул сугыш барышында Зилантның ике башын кискән. Аннан җирле халык Зилант истәлегенә шәһәр гербы ясаткан. Ул бүгенгесе көндә дә шәһәребез уртасында тора. 


Тәрҗемә итте: Ибәтуллина Илүзә

Чыганак: m.e-kazan.ru

Фото: pixabay.com

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев