Логотип Идель
Блоглар

Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга сәлам хаты. Бишенчесе, хатлар һәм аларны укучылар турындагысы

"Ат җитмәс җиргә хат җитәр", ди тапкыр халкыбыз – хат адресатына бер дә бер барып ирешә ул. Шулай гөманлап, Сезгә тагын хат юлларга утырдым әле, хөрмәтле Илсур Рәис улы.

Каз канаты хат язар... 
"Ат җитмәс җиргә хат җитәр" ди тапкыр халкыбыз – хат адресатына бер дә бер барып ирешә ул. Шулай гөманлап, Сезгә тагын хат юлларга утырдым әле, хөрмәтле Илсур Рәис улы. Яңа ел җитә, төрле мәшәкатьләр арасына күңеллеләре дә өстәлер чак... Кәефләргә бәйрәм төсмере керер чак, әйе бит, мөхтәрәм мэр әфәнде. Бәйрәм якынлашса да, хатлар килүдән туктамыйдыр, мөгаен. Хатка язган җуелмый, ди халык, шуңа язадыр. 

И язалардыр инде хатларны, и язалардыр шәһәр җитәкчесенә – кешеләрнең зары бетәмени?! Ни хикмәттер, безнең күңелләрне кымырҗытып торган нәрсәләрне бәйнә-бәйнә мэрга язуга, алар шундук хәл ителер кебек тоела. Мондый тойгы бигрәк тә шәһәр башлыгы буларак үзегезне казанлыларга һәм аларның проблемаларына, зарларына, тәкъдимнәренә ачык дип игълан итүегез аркасында баш калкыта. Ә мэриянең kzn.ru порталы тагын халыкка никадәр хәерхаһ! Сайтка Казаннан гына түгел, бөтен Русиядән язалар. 

Ничә ел электер үзем дә, улыгыз Таһир мэрия порталының шикаятьләр бүлегенә “тест” үткәреп караган, дип ишеткәннән соң, шикаять язган идем әле. “Көн-төн эшлибез – ни җитми бу халыкка?” дип аптырамагыз: үзем яшәгән бистәдә (халкы 17 мең!) бер генә спорт корылмасы да калмавыннан, балалар һәм үсмерләр буш вакытын физик тәрбиясез, юкны бушка аударып йөрергә мәҗбүр булудан зарланган идем онлайн-кабул итү бүлмәгезгә кереп. Регламент буенча тиешле бер ай үтәр-үтмәс үк килеп төште миңа җавап хаты. Электрон почтама түгел, йортның беренче катындагы почта әрҗәсенә! “Илсур Рәис улыннан хат килгән!” дип ничек ашыга-ашыга ачканымны белсәгез Сез! 

Хатта Башкарма комитет рәисенең урынбасары имзасы тора иде, хәтерем ялгышмаса. Үз имзагызны күрергә өметләнсәм дә, бусына кәеф кырылмады әле. Хат озын иде һәм түгәрәк-түгәрәк сүзләр белән бизәлгән иде. Ләкин мәгънәсен безнең гади телгә “балаларга спорт залы һәм шугалак юк һәм кызыл кар яуганчы булмаячак та, ә спорт белән алар мәктәп спорт залларында шөгыльләнсен” дип тәрҗемә итәргә мөмкин. “Нинди оста отписка!” дип тел шартлатканымны бүгенгедәй хәтерлим. Гаҗәпләнмәгез, бу моннан биш-алты еллар элек – ул чакта Казанның бөтен көче Универсиадага, каланы “Русиянең спорт башкаласы” дип танытуга китеп бара иде әле. Сәлам хатымның темасыннан читләшү булса да, дөресен языйм: җимереп ташланган стадион да төзек бүген, этләр генә йөгереп йөргән шугалак урынында боз аренасы да салынды. Чөнки хатны яза белеп язсаң, аңа барыбер игътибар итәләр икән. Бер пенсионер ханым бистәнең 100 еллык юбилее буласын искә төшергән, аны зурлап билгеләп үтәргә тәкъдим иткән икән хакимияткә мөрәҗәгатендә. Ә бәйрәмнәрне бездә бик сөекле һәм сөйкемле әйбер! Озак та үтмәде, халык белән очрашуга Рөстәм әфәнде Үзе килде, проблемаларыбыз турында сорашты, спорт корылмалары һәм балаларның буш вакыты өчен җаваплы кайбер затларны “кызган табада биетеп” алды. Әлбәттә, Сез дә бистәбез юлын искә онытмадыгыз! Шөкер, инде хәзер “балаларга спорт белән шөгыльләнер урын юк” дип, без дә аптырамыйбыз. 

Икенче тапкыр Сез җитәкләгән мэрия структуралары хезмәтеннән, аларның ачыклыгыннан һөнәри максатымда файдаланмакчы булган идем. Анысы инде быел, май-июнь айларында. Дөресрәге, мэрия карамагындагы мәгариф идарәсенең гап-гади бүлек мөдире һәм тагын бер районның мәгариф идарәсе башлыгыннан бер мәсьәләгә карата кыска гына шәрехләмә сорарга ниятләгән идем. 

Элекке гадәт буенча, кирәкле затларның кабинет ишекләрен киң итеп ачып кермәкче идем дә, тик алар сөйләшеп тә тормады. “Мэриянең матбугат хезмәтеннән узып, журналистларга бер сүз дә әйтергә хакым юк” диделәр. Ярый, хәзер журналистлар белән эшләү тәртибе бераз үзгәргән икән дип, мэрия порталы аша матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Аннары соравымны җибәрдем, фәлән-фәлән кешеләрнең җавабын көтәм, дип өстәдем. Ләкин процедура мин уйлаганнан катлаулырак булып чыкты бит, Илсур әфәнде. Матбугат хезмәте белгечегез: “Мәгариф идарәсе башлыгы кемне билгели, фәкать шул белгеч кенә җавап бирәчәк”, - дип кырт кисте. Һем, ә миңа һәм безнең укучыга ул “билгеләнгән” белгеч фикере кызык булмаса?.. Ләкин сайлау мөмкинлеге булмагач, ризалашмый хәлең юк. 

Кыскасы, шәрехләмә урынына мәгариф идарәсе белгеченнән гомуми сүзләр белән язылган... отписка алдым. Матбугат үзәге хезмәткәренә “отписка кирәк түгел, тулы җавап кирәк” дип аңлатырга бик тырышсам да, ул белгечегезнең тиресе галәмәт калын икән, “җавапка” башка бер генә җөмлә өстәүне яки өстәттерүне кирәк дип тапмады ул... 

Илсур Рәис улы, минем шул чакта мэрия структураларының ачык, аңлаешлы һәм хезмәттәшлек итүгә әзерлегенә ышанычым какшап куйды бит әле. Нигә кирәк мэрия белән халык арасында шундый катлаулы арадашчылык? Дәү генә бер структура эшсез интекмәсен өченме?! Дөресен әйткәндә, Казан мэриясенең матбугат хезмәте элек тә бар иде, ләкин кайчандыр ул журналистларга отписка алуда арадашчылык кына түгел, реаль ярдәм дә күрсәтте. И хөрмәтле Илсур Рәис угылы, үзебезнең аяк-куллар исән чакта, ярдәме булмаса да, риза-бәхил инде, эш чыгарган булып “белгечләр” комачауламаса, бик рәхмәт. Мэриянең теләсә кайсы бүлеге белән алдан килешеп, редакция һәм үзебезнең укучыга кызыклы темага арадашчыларсыз гына сөйләшергә мөмкинлек булса, журналист халкына башкасы кирәкми дә. Менә шул вакыт ачыклык сәясәте һәм демократия булыр! Югыйсә бездә еш кына ачыклыкны ябыклык һәм серлелек белән дә буташтыралар. 

Ә бит халкыбыз: “Тымызык күлгә җен ияләшә”, - ди. Ягъни мэриянең төрле структуралары үз эшләре турында бик матур итеп һәм вакытында хисап тапшырырга, “ду китереп тырышып эшли” дигән тәэсир тудырырга да мөмкин. Ә чынлыкта – нәкъ киресенчә булуы ихтимал. Сезнең һәм минем балачакка бераз эләгеп калган партия заманнарын (коммунистларны хәзер бик мактамасалар да, бүгенге заман өчен өлге итеп алырлык эшләре дә бар иде бит аларның) гына хәтерлик, хөрмәтле мэр әфәнде: түрәләрне партия һәм тикшерүче органнар гына түгел, халык үзе тикшергәләп торган анда. Ягъни мәсәлән, халык контроле. Ә бүген ничек? Ачыклык һәм “үтә күренмәлелек” кимегән саен, төрле структураларга халык контроле дә кими. Аннары инде төрле “караңгы” эшләргә дә ерак түгел... 

Мисалны әллә кайдан эзлисе юк. Бу фактлар үзара ничек бәйледер – белмим, ләкин октябрь аенда Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, ришвәтчелектә гаепләнеп, кулга алынды. Сез дә бу хәбәрне ишетеп гаҗәпләнгәнсез инде, Илсур әфәнде? Дөресме әле ул, дөрес түгелме, тик “Кулың ак булса, йөзең ак”, ди бит татар халкы... Ничек килеп чыккан андый хәл бөтен ил халкына ачык Казан мэриясендәге гадәти бер идарә җитәкчесе белән? Минемчә, хәтта әлегәчә беркемнең гаебе расланмаса да, Сез дә бик уйлангансыздыр, борчылгансыздыр. Бәлки, “киләчәктә мэрия структураларының һәм шәһәр Башкарма комитетының, төрле идарәләрнең эшен, бигрәк тә – ачыклык һәм “үтә күренмәле” булу мәсьәләсендә – яңадан карарга кирәк” дигән фикергә этәргәндер Сезне бу очрак? Амин, шуңа өметләник. 

Татар мәкале “Хатка язып сүз бетмәс” ди. 

Әйтәсе килгән сүзем шул иде, мөхтәрәм Илсур Рәисович. Киләсе бәйрәмнәр котлы, шатлыклы һәм борчуларсыз, имин узсын! 

 

Ихтирам белән, 
Рузия Фәһим кызы (Сафиуллина) 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев