Логотип Идель
Блоглар

Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга сәлам хаты. Дүртенчесе, чынбарлык һәм хыяллар турындагысы

Сәлам башы – яз каршы, ди халкыбыз. Сезгә хатлар язу, Илсур әфәнде, минем өчен мөһим һәм кызыклы бер шөгыльгә әйләнеп китте бит әле.

Сәлам башы – яз каршы, ди халкыбыз. Сезгә хатлар язу, Илсур әфәнде, минем өчен мөһим һәм кызыклы бер шөгыльгә әйләнеп китте бит әле. Үзебез яшәгән шәһәрнең башлыгы белән, кара-каршы ук булмаса да, АРАЛАШАБЫЗ, дигән  уй туа. Яраткан мәркәзебезнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә карашыбызны белгертеп, Казаныбызны тагын да матуррак, миллирәк, кешеләр өчен уңайлырак итү турындагы фикерләребезне уртаклаша, киңәш-табыш итә алабыз, дип гөманлавы шундый рәхәт...
Бу юлы, Илсур әфәнде,  башкалабыздагы торак комплексларының исемнәрен искә төшереп алыйк әле. (Хәзер бит төзүче компанияләр йортлар төзеп кенә калмый, аларга берсеннән-берсе яңгыравыклырак, мәгънәлерәк исемнәр дә куша, чөнки оригиналь исем ул – маркетинг сәясәтенең бер мөһим өлеше, һәм, гомумән, бик әйбәт нәрсә.) 
Интернетта мин Казанда үзләренең барлыгын дөньяга игълан иткән (төзелгәннәре дә, төзелеп бетмәгәннәре дә) йөз иллеләп торак комплексын эзләп таптым. Казан – татар башкаласы булгач, татарчаларыннан башлыйк. 
«Яшьлек». «Татарстан». «Ямле» (« Ямьле» дигән сүзне күздә тоткандыр инде «исем кушучылар», тик хата җибәргәннәр. Латин имлясында язсак-укысак, мондый хаталарга урын калмас иде!) «Акчарлак». «Салават күпере». «Тулпар». «Казансу».  Шуның белән шул – татарча торак комплекслары атамаларын бүтән таба алмадым. Әллә начар эзлим, әллә татарча атамалар чыннан да бармак белән генә санарлык – кәеф кырылды, билгеле. 
Аның каруы, Илсур Рәисович, «Лесной городок», «Желудь», «Возрождение», «Новые Горки», «Живи на Портовой», «Золотая подкова», «Садвое кольцо», «Жемчужина», «Журавли», «Красное яблоко», «Соловьиная роща», «Видный», «Яркий», «Современник», «Рябиновый», «Малиновка», «Вишневый сад», «Сокольники» «Синяя птица»... һ.б. кебек исемнәргә юлыктым. Бер яктан, сөендем, чөнки алар – күңелгә ятышлы, торак комплексларына географик, тарихи яисә мәдәни яктан сыйфатлама бирә торган исемнәр. Һичшиксез, романтик, шигъри һәм заманча атамалар – шәһәребез бизәге, Пушкин һәм Ломоносов теленең байлыгы күрсәткече! Икенче яктан, көнләшеп тә куйдым – шундый ук шигъри, заманча һәм мәгънәле, җырлап торган татар атамаларын да дистәләп түгел, йөзәрләп куярга кулыбыздан килә бит безнең ТАТАР башкаласында...

Илсур әфәнде, шушы бәләкәй генә «фәнни-эзләнү» эше белән шөгыльләнеп алган дәвердә Казан шәһәре төзүчеләре һәм инвесторларының фантазияләре коточкыч бай булуына да инандым әле мин. Әйтик, Казан тирәсендәге кайчандыр гап-гади авыл җирендә калкып чыккан торак комплекслары бүген бик горур итеп, мәсәлән,  «Царево village» яки «Брайт Парк комьюнити» дип атала. Залесныйга җитәрәк урманда урнашкан яңа комплекс «Залесный сити» дигән исем йөртә. Бу уңайдан, темадан әзрәк читләшү булса да, балачагымны искә төшерми булдыра алмыйм.  Без үскәндә Буада, күрше урамда, Николай дигән егет бар иде. Аңа егерме биш яшьләр булгандыр, ләкин балаларча бик самими иде үзе, авыргангадыр, армиягә дә бармый калган. Беркемгә дә зыяны тимәс, гел елмаеп, үзенчә бик фырт киенеп урамга чыгып йөри иде ул. Гелән соры плащтан, искеме, яңамы, турымы, кыекмы – көн саен үзгә галстук таккан булыр иде. Ләкин без, бала-чагалар, белә идек: үзе галстуктан булса да, кемнәндер калган иске армия ботинкасы эчендәге оекбашының үкчәләре тишек иде шул аның...  Казанның яңа торак комплексларына Terramilano, Kalinina House, Голливуд, Clover House, Роттердам,  Магеллан, Ривьера, Гринвич, Гринландия, Европейский, Green Hill, Легато, Skyline, Savin House, Барселона, Green, Grande Rosso, Капри, Atlantis Deluxe, RICHMOND, Odette, Квартал Vincent, МАНГО, IQ DOM һ.б. кебек ялтыравыклы исемнәр кушу миңа әнә шул Николайның тишек оекбашларын хәтерләтә.  Гаять амбицияле атамалар йөртсәләр дә, ул комплекслар, асылда, безнең халык өчен исәпләнгән –  чит ил капиталистлары өчен түгел! Һәм, нәрсә яшереп торасы: кайберләре элекке чүплек, ташландык һәм җайсыз, ерак урыннарда калкып чыккан – кая инде монда, әйтик, Бөекбритания башкаласы Лондонның байлар яшәгән Richmond  районы белән ассоциация тусын... Әгәр шәһәр үзәге икән – элекке архитектура үрнәкләре булган биналарны сүтеп-җимереп, шулар өстенә корып куйган яңа йортлар да җитәрлек. Аларның аурасын, энергетикасын инглиз телендәге исемнәр генә үзгәтә алырмы? Шикләнәм. Алай гынамы – төзүчеләре Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстаннан,  Кытайдан булгач, ул йортларга, әйтик, «Дүшәнбе»,  «Ташкент», «Бохара»  «Ашхабад», «Бишкәк», «Шанхай» дигән исемнәр күбрәк килешер иде. Болай иткәндә, барысы да гадел һәм ялгансыз булыр!
Минемчә, мәсьәләнең иң мөһим ягы бар, хөрмәтле вә гыйззәтле Илсур Рәис улы. Бу кычкырып торган исемнәр татар башкаласын, Татарстан башкаласын, хәтта «Русиянең өченче башкаласын» һич бизәми. Бернинди ватанпәрвәрлек, миллилек, хәтта чынбарлык юк бит ул чит телдәге атамаларда. Хәер, зәвекъ турында бәхәсләшеп булмый: бәлки, кемнәргәдер ошыйдыр да... Тик мин барыбер ышанам: Казанда гына түгел, Русия буенча ул чит ил атамалары кайчан да булса җәмгыятьне гарык итәр әле. Җәмгыять алардан үзе үк баш тартыр. Алдынгы һәм заманча шәһәрнең алдынгы карашлы башлыгы буларак, бу турыда Сез дә җитди уйлап баксагыз иде, мөхтәрәм Илсур әфәнде. Мәсәлән, бөтен Русия буйлап чит телдә язылган чит-ят сүзле элмә такталарны, баннерларны, калканнарны чүплеккә чыгарып аткан көн килгәнне көтеп тормыйча, бу эшне башкалардан алданрак башлап җибәрергә буладыр  бит?! Казанда торак комплекслары атамалары гына түгел, гомумән, адым саен чит телдәге исемнәр тулып ятканны искә алсак, эшнең очы-кырые күренми! 
Бөтен чит телдәге атамаларны кырып-себереп түккәннән соң, Казан башкаласы бушап, шәрәләнеп, бөтенләй исемнәрсез калыр, дип шөбһәләнмәгез, мэр әфәнде. Татар башкаласын бизәрлек йөзләгән, меңләгән матур һәм мәгънәле ТАТАР сүзләре бар! Башта читенрәк булыр, дип уйласагыз, мин Сезгә, мисал өчен, татар җырлары китабын актарып карарга киңәш итә алам. Бик борынгыларын да түгел әле, совет чорының 70-80нче елларында, хәтта 90нчы елларда басылган җыентыклар да ярый. Җыр текстларын укып тормаска була хәтта – татарча җырларның исемнәре генә дә нинди бай, аһәңле бит безнең! Шул ук яңа торак комплексларына исем итеп тәкъдим итәрлек алмагач, сандугач, карлыгач, мәхәббәт, табышмак, акбүзат, карурман, авылым, туган як... санап бетергесез алар! Никадәр ямь, мәгънә, миллилек һәм... серлелек өстәр иде ул сүзләр мең еллык шәһәребезгә. Их, Илсур әфәнде, күз алдыгызга китереп кенә карагыз әле: Италиядән килеп төшкән эшлекле делегация, кала үзәгендә Terramilano яисә Капри ише исемнәрне күрми, шулай итеп, «фи, мондыйлар үзебездә дә тулып ята» дип, борынын да җыермый, ди. Моның урынына, мәсәлән, Замандаш, Бәрәкәт, Лаеклы (вариантлар – меңләгән!) кебек саф татар исемен күреп һәм ишетеп, тукталып кала, гаҗәпләнә, бу сүзнең мәгънәсен сорый. Аңлатып биргәч, зур канәгатьлек белән баш бармагын күтәрә... Ә күз алдыгызга китерегез, мэрия порталына казанлылар  һәм кунаклар «Таңбатыр» яисә «Айсылу» торак комплексының Идел (Казансу, Кабан, Нокса һ.б.) буенда бик матур, чиста урында урнашканлыгына соклану белдереп, рәхмәт әйтеп язалар... Хыяллану бер дә зыян итми, иң мөһиме, хыялларны тормышка ашырырга тырышырга кирәк, Илсур әфәнде. Килешәсезме?
Беләм, Казанның иң баш түрәсе булсагыз да, Сез торак комплексларына һәм башка төзелеш объектларына исем сайлап утырмыйсыз – инвесторлар һәм төзүче компанияләр үз төзелешләренә исемнәрне үзләре куша. Шулай да башкалабызның максат-юнәлешләрен билгеләп, аларга конкрет тәкъдимнәрне җиткерү – мөмкин эш. Төзелешкә рөхсәт бирү этабында ук чишәрлек мәсьәлә ич бу. Шәһәр топонимикасы белән шөгыльләнә торган комиссия һәм белгечләр, әгәр аларга тиешле максат куелса, моны хәл итүдә зур файда күрсәтә алыр иде... 
Хат ахырында, мөхтәрәм мэр әфәнде, Сезгә һәм барыбызга да исеме җисеменә туры килеп торган, колакны һәм күзне, барлык сиземләү органнарыбызны иркәләгән җирдә – чын татар башкаласында яшәргә теләп калам:)

Хыяллар чынга ашканны теләп,
Рузия Сафиуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев