Логотип Идель
Блоглар

Күңелле карантин

Ничек соң карантин? Театр, концертлар юклыгы үзен сиздерәме? Миңа сизелми үзе. Чөнки бездә "домашняя опера" бар. Рәхмәт төшкере.

Ничек соң карантин? Театр, концертлар юклыгы үзен сиздерәме? Миңа сизелми үзе. Чөнки бездә "домашняя опера" бар. Рәхмәт төшкере.



Безнең йортта опера җырчысы яши. Төгәл белмим (кайсы фатирда яшәгәнен һаман аңлап булмый әле каһәрнең), бәлки, башка өлкәдә эшлидер ул, тик сузуын арияләр суза инде (әллә тыңлый микән ул аларны). Элегрәк тә ишетелә иде сузгалаганы. Тик көнгә берәр сәгатьтән артмый иде. Хәзер ике-өч сәгатькә сузыла. Һәм берәр сәгать сабыр (!) гына тыңлаганнан соң, минем нерв кыллары да сузыла-а-а-а-а. Карантиннан соң да үз хәленә кайтмас инде алар...

Яхшы яңалык та бар! Карантинда утырганда бер күрше гармун уйнарга өйрәнде! Баштарак ул гармунын шыгырдатканда колакларымнан каннар ага иде. Бүген тыңлап тордым: ярыйсы гына уйный башлаган. Әллә минем нерв кыллары сузылган булганга гына шулай тоелдымы икән? Путин ярдәме белән савсим әйбәт уйнарга өйрәнәчәк әле! Түлке әлегә бу күршенең дә кайсы фатирдан икәнен белмим. Белеп, котлап төшәсе булыр, пажалый.

Нормально инде болай. Түзәрлек. Опера белән гармун икесе бер вакытка туры килгәндә генә кыенрак: буйый торган рәсемем берничә тапкыр бозылды инде. Мин дә карават янында торган гитарага ешрак караштыргалый башладым әле. Бер-ике көннән, бәлки, трио да оештырып җибәрербез.

 

Фәнзилә Мостафина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: карантин, коронавирус, эпидемия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев