-
Биләрдә «Сәләт» форумының иң иҗади сменасы ачылды Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның (Творчество/Arts) ачылыш тантанасы узды.
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә 1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә кыйммәтләнәчәк. Республика халкы яңа тарифлар белән түләү документын август аенда алачак.
-
Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми
-
Кыйммәтле җәйге ял: Төркиягә турлар бәясе 50 процентка арткан Төркия - җәйге юнәлешләр арасында лидер, аңа сатуларның 53% тирәсе туры килә, икенче урында — ил курортлары (сатуның 23% ы), аннары Мисыр (9% ы), Абхазия (8% ы) һәм Гарәп Әмирлекләре (4% ы).
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кем өчендер бәйрәм, минем өчен бүген - җомга
14 февраль, ди бүген. Гашыйклар көне. Карап торышка гади генә бер көн инде. Артык әллә ни аермасы юк. Бүген, мәсәлән, җомга көне дә әле. ...Йә ярый, сүз башым гашыйклар көне турында, аны ни өчен бөтен кешенең шулкадәр илаһилаштыруы турында. Кайдан килеп чыккан соң бу бәйрәм?
Ерак Урта гасырларда Рим императоры Клавдий II шундый указ чыгара: ир-егет кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышсын өчен, аңа өйләнү тыела, ә хатын-кызга кияүгә чыгу - хәрам эш итеп табыла. Валентинга (ул гади табиб булып эшләгән була) императорның мондый таләбе ошамый һәм ул качырып яраткан йөрәкләрне очраштырып, күрештереп тора. Без капчыкта ятмаган шикелле, Валентинның бу эше императорга билгеле була, аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Төрмәдә үлемен көтеп яткан яшь егет төрмә сакчысының кызы Юлия белән танышып, аңа гашыйк була. Үлем алдыннан Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, «валентинка» - кәгазь бите калдыра. Ахырда исә «Синең Валентин» дип тә өстәп куя. Тик Юлия әлеге язманы Валентинның үлеменнән соң гына табып укый ала. Ә үлем җәзасы исә нәкъ 14 февраль көнне 286 елда башкарыла.
Бәйрәмнең ничек килеп чыгуы турында төрле-төрле легендалар яшәп килә. Менә шундыйрак бәйрәм ул.
Ә шәхсән, үземнең күзлектән караганда, егет буларак әйтәм, бу бәйрәмне ничектер мәгънәсезрәк дип саныйм. Гашыйк, яраткан кеше, егет яки кыз аерым бер көнне генә үзенең сөйгән кешесенә хөрмәт, ихтирам күрсәтү, бәйрәм ясау 14 февральдә генә булырга тиеш түгел. Чәчәкне, бүләкне, гади көндә дә, бер сәбәпсез, сөйгән ярыңның күңелен күтәреп, аның сиңа кирәклеген башка көннәрдә дә белдертеп була, аның өчен аерым көнне көтәргә кирәк түгел, минемчә. Аннары, тарихына күз салсак, әллә ни күңелле бәйрәм дә түгел, ахыры үлем белән тәмамланган мәхәббәт тарихы. Ә без шуны бәйрәм итәбез, өстәвенә күңелле итеп, бу көнне шатланабыз, сөенәбез. Башкаларның фикерен белмим, әмма ничектер, мантыйкка туры килеп бетми дип әйтсәм, һич хата булмас.
Шуны да әйтеп узасым килә: Дин дә бу бәйрәмне тыя бит, хәтта ислам дине генә түгел, хәтта христиан һәм башка диннәрдә дә бу бәйрәм тыелган санала, хәтеребезгә төшерсәк, берничә ел элек чиркәү әһелләре дә бу бәйрәмгә кискен рәвештә каршы чыккан иде. Кирәк микән бу бәйрәм безгә?
Ә сөйгән ярларыбызны Изге Вәли көнендә генә түгел, башка көннәрдә дә яратып, сөеп, игътибар күрсәтеп, хөрмәт итеп яшәргә була, һәм шулай кирәк тә...
Ибраһим Хуҗин (Мамадыш)
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз