Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    КЕМ УЛ? НӘРСӘ УЛ?

    Зөләйха күзләрен ачу белән, Татарстан Республикасы тагын бер истәлекле урынга ия булды: Семрук бистәсенә Казан һәм аның тирәсендә яшәгән халык кына түгел, башка төбәк һәм ил кешеләре дә сәяхәт кылырга өлгерде. Узган җомга бу урынны без, “Идел” кызлары да, күреп кайттык. Гөлүсә Закирова һәм Мөршидә Кыямова сәяхәт барышындагы хис-кичерешләрен үз сәхифәләренә күптән урнаштырып куйдылар инде (Инстаграм аккаунтларына күз салып ал), сәяхәткә биолог күзлегеннән генә карарга калды. Сер итеп кенә әйтәм, бу язмадагы биолайфхаклар сезгә илебезнең башка урыннарына барганда да, кайберләре исә чит илләрдә йөргәндә дә ярдәмгә киләчәк.

    "Бу нинди кош, бөҗәк, үсемлек?"

    Бу сораулар биология юнәлешен тәмамлаган һәр кешене гомере буе озата килә. Бер яктан, алар үзенең баш миеннән яуса, икенче яктан, әйләнә-тирәдәгеләрдән. Кайбер тереклек ияләренең атамалары аларны күрүгә үк искә төшә (альма-матерга чиксез рәхмәт), белмәгән очракта, берничә инструментны ярдәмгә чакырам:

    1) Бу ысулны бары ботаника фәнен тирәнтен өйрәнүчеләр, олимпиадаларда катнашучы укучылар гына кулланса да, аның турында да белеп торсагыз, яхшы булыр. Сүзем “Определитель растений Татарской АССР” китабы турында (һәр регионның да мондый төр китабы бардыр). Балачакта абый белән берәр әйбер яшереп, шуны эзләү буенча уен оештыра торган гадәтебез бар иде: абый кулга кәгазь кисәге тоттыра, анда киләсе “подсказка”ның кайда урнашканы язылган була. Шулай ун-унбиш урынны актарып чыгасың. Монда да нәкъ шул. Үсемлекнең судамы, туфрактамы үсүеннән алып, мәсәлән, серкәчләр санына кадәр барып җитәсең. Хардкор, кыскасы. Бу ысулны кулланыр өчен, минимум ботаника курсын үзләштерергә яисә янәшәгездә Галина Владимировнаның (КФУ галимәсе) басып торуы кирәктер...

    Реклама

    2) Яндекс → поиск по картинке. Үсемлек яки башка тереклек иясен Яндекска күрсәтәсез, ул сезгә аның якынча нәрсә икәнен әйтеп бирә. Еш кына Яндекс хозурына баскан объектның нәрсә була алуын сезгә дә бераз чамаларга яки чыккан нәтиҗәләрне тикшереп, алар буенча өстәмә мәгълүмат эзләргә туры киләчәк. Шуңа Яндекс тәкъдим иткән җавапны эшкәртеп алырга да әзер торыгыз.

    3) Play Маркетта бик күп билгеләгеч кушымта бар. Әмма алар арасынннан уңайлысын һәм файдалысын табу өчен, бераз казынырга туры киләчәк. Мәсәлән, үсемлекләрне билгели торган PlantSnap кушымтасы. Уңайсыз һәм бераз тискәре яклары: теркәлергә кирәк, реклама, көненә 10 гына үсемлекне билгеләп була (кем өчендер минус булмаска да мөмкин), үсемлекләрне билгеләгәндә, еш, хәтта бик еш ялгыша. Уңай ягы: үсемлекләр турында мәгълүмат бар.

    PlantNet – үсемлекләрне билгеләргә ярдәм итүче чагыштырмача яхшы кушымта. Аның белән үсемлекне аерым әгъзалары (чәчәк, яфрак һ.б.) буенча эзләргә мөмкин. Илләр, аерым урыннар буенча альбомнар бар, мәсәлән, Япониягә килеп төшсәгез, андагы халык нинди үсемлек фотолары керткән, шулар белән танышырга мөмкин. Тискәре ягы: бу кушымтаның да ялгыша торган гадәте бар.

    iNaturalist платформасы үз эченә бик күп төрле функцияне ала: монда һәвәскәр һәм профессиональ фотографларны да, үсемлекләрне билгеләүче белгечләрне дә, аралашу өчен мәйданчык тапкан һәм биологиягә битараф булмаган миллионнан артык кешене очратырга мөмкин. Кыскасы, үсемлекләр һәм хайваннарны фотога төшерүне файдалы итү, фәнни өлкәдә хезмәт куймыйча да фәнгә ярдәм итә алу (бу өлкә “гражданлык фәне” исемен йөртә) мәйданчыгы бу. Сүз уңаеннан, иртәгәдән iNaturalist платформасы белән бәйле “Виртуаль ботаник” проекты башланып китәчәк. 1 июньнән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк уку-укыту проектында iNaturalist платформасы белән якыннанрак танышып, Русия үсемлекләре турында мәгълүмат туплап, ярышып алырга да мөмкин булачак. Проект барышында ишеткәннәрне, өйрәнгәннәрне сезгә дә сөйләрмен, ә сез язмадагы кушымталарны сыный торыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)