Логотип Идель
Блоглар

Кемнәр белән "йокладың", җырчым?

Журналистлар турында ничектер гел яратмыйчарак сөйли эстрада халкы. Һәм мин алар белән килешми идем. Әлегәчә. Бер яшь кенә журналист кызның бер яшь кенә эстрада җырчысы белән әңгәмәсен укыганчы. Мондый журналистиканы мин дә яратмыйм.

Журналистлар турында ничектер гел яратмыйчарак сөйли эстрада халкы. Һәм мин алар белән килешми идем. Әлегәчә. Бер яшь кенә журналист кызның бер яшь кенә эстрада җырчысы белән әңгәмәсен укыганчы. Мондый журналистиканы мин дә яратмыйм.


Төгәлләштерергә онытканмын: бу ике яшь кенә кыз “егетләр белән йоклау” турында сөйләшә. Кызык тема бит. Укылышлы. Ябырылып укыячак барысы да. Мин дә укыдым хәтта. Болай укымаган да булыр идем, менә шундый “журналистика” турында язасым килгәнгә укыдым. Тагын шундый типтагы әңгәмәләре чыкса, укымаячакмын. Чөнки мондый мәкаләне укыганда (белмим, бәлки миндә генә шулайдыр) йөрәккә авыр, хурлану хисе туа. Хәзер текст җыеп утырганда да бармаклар калтырый. Кемнеңдер еллар буе юылмаган пычрак керендә казынып чыккан кебек.

Әлеге журналист кызның (исемен әйтмим, пиар булмасын әле үзенә) Илназ Гарипов белән дә әңгәмә ясыйсы килгән иде. Тагын шул “йоклау” темасына. Бу турыда ишеткәч тә, авыр булды. Без әдәбият, мәдәният турында язабыз, татар яшьләренең булдыклылыгын күрсәтергә, аларны танытырга тырышабыз. Ул язмаларның укылышы, бәлки, без теләгәнчә үк югары да түгелдер. Ләкин без кирәкле эш белән шөгыльләнәбез. Миңа үзем язган мәкаләләр өчен оят түгел. Ә менә мондый теманы зурлап күтәреп чыккан журналист язмасы өчен оят. Аның язмасы өчен мин оялам, аңлыйсызмы?

Хәзер бу язманы да яклап чыгачаклар, бездә бит гел шулай: әгәр син нәрсәгә дә булса тәнкыйть сүзе әйтәсең икән, аны яклаучылар бермә-бер күбрәк була. Яклаучыларның якынча сүзләрен дә чамалыйм: “Нәрсә, татарлар “аның” белән шөгыльләнмиме әллә?”, “Хәзер бөтенесе шулай, ник без, татарлар, артта калырга тиеш?”, “Рус журналистикасына, чит илнекенә күз салыгыз, без кемнән ким?”…

ЛӘКИН! Һәр милләтнең барыбер ниндидер үзенчәлекле коды, менталитеты булуына мин ЫШАНАМ. Төгәл белмим, ләкин ышанам. Һәм менә безнең кодка мондый төр мәкаләләр кирәк түгел дип уйлыйм. Миндә генә менә шундый аллергик реакция тудымы икән әллә (куллар калтыравын һаман җиңеп бетерә алмыйм) дип, үзем хөрмәт иткән берничә журналистның фикерен белешергә булдым.

Гөлүсә Закирова, “Идел” журналының баш мөхәррире: 
Миңа журналист булганым өчен оят булып китте... Әйдәгез, шундый челендж башлыйк инде алайса... Кешенең шәхси тормышы аның фәкать үзенеке генә... Ул хәтта кануннар белән якланган. Әгәр кемдер аны чыгарып селки икән, гафу итегез, үз ишегалдыгызда гына юып элегез эчке киемнәрегезне. Соңгы арада аерылганнарын, кушылганнарын, сугышканнарын һ.б. матбугатка чыгарырга ашкынучылар күбәеп китте димме соң... Миңа алар түгел, шуннан кызык ясарга омтылган каләмдәшләрем кызганыч... Безне остазлар өйрәтте... Мәгърифәттә эшләгән Алик абый Гарәфетдинов, пүчтәк фикер өчен дә язмаларны чөеп ата, сезнең гражданлык позициягез булырга тиеш, кая ул, дип таләп итә иде... Үз тормышымда шактый гына кешеләрдән интервью алырга туры килде. Хәзергәчә аралашып, хөрмәт иткән шәхесләрем бик күп. Шуларның берсе – Алмаз Хәмзин. Аның шәхси тормышына кагылышлы әллә нинди шаккатмалы әсәрләр, супер-пупер мәкаләләр язып булыр иде. Ул һәрвакыт әйтә килде: “Ул минеке генә, мин үзем беләм, үзем кичергән әйберләрнең халыкка чыгуын теләмим, ул мин алып бара торган йөк һәм башка кешегә ул кирәкми”. Шуңа күрә ул шәп әсәрләр яза, кешеләргә әйтер фикере бар. Ике җыр җырлап, халыкка эчке киемеңне чыгарып селкү түгел, ә кайбер шәхесләрдән үрнәк алып, үзеңнең иҗатыңны башта күрәстергә иде, менә аннан соң сөйләшеп карар идек…

Радик Сабиров, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире: 
Укучыны үзебез тәрбиялибез бит. Аннан җитди газета-журналларны, МАТУР әдәбиятны укымыйлар дип зарланабыз. Хайп, укылыш, халыкны бераз коронавирус, кризис, башка проблемаларадан арындырып тору өчен әйбәт…

Мөршидә Кыямова, журналист:

Пыр тузып, Яхинаны тәнкыйтьлиләр... Ә үзебез борын астындагын күрмибез. Журналистиканың вазифасы хәзерге көн елъязмасын теркәп бару, җәмәгатьчелек фикерен тудыру инде анысы. Тик бозыклыкны тарату түгел... Әлеге җырчының бу әңгәмәсе кемнәр өчен кызыклы икән? Якыннарына, ул баланы тәрбияләгән, укытканнарга пычрак ату да инде бу. Болай ук бөтен эчке дөньяңны селкемәсәң дә ярыйдыр.  Бу язма журналистика этикасына бөтенләй туры килми.

Айгөл Закирова, журналист:

Журналистикада мондый темаларны яктырту кирәктер дә бәлки. Бигрәк тә хәзер. Халыкның башы каткан вакыт - бөтен җирдә коронавирус турында язалар, эшсезлек, акча булмаячак дип куркыталар. Өйдән чыгалмыйбыз, өйдә дә шул ук хәл: "Уф нишләрбез?" - дибез, "Уф, кайчан бетә бу?" - дибез, уф, уф, уф... Башны ял иттерергә кирәк. Менә бу кызның мәхәббәт тарихын укып чыга да берәр апа, "Абау, тәрбиясез, никахка кадәр йоклаган, әле ярый минем кызым андый түгел, кияүгә кыз булып чыкты, Аллага шөкер", - дип юана. Яки ялгызы дүрт дивар арасында бикләнеп утырган кыз укый да: «Иии, мәхәбәттә бәхете булмаган кешеләр тагын бар икән әле», - ди. Бу язмада мине шаккаттырган яки абау дип күземне каплаткан әйбер булмады. Бу тема булган өчен абау дияргә тиешме кеше? Ә татарда ул булмаган мени? Рус матбугатында бу тема яктыртыла һәм нормаль кабул ителә, безнең матбугат артта калган мени? Татар матбугатында бөтен тема да яктыртылырга тиеш дип саныйм. Булсын мондый язмалар да. Укыйсы килмәгән кешегә исә, укымаска кирәк, шул гына.

Шулай ук Россия ислам университетының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә  Әхәт кызы Гыйззәтуллина фикерен дә кертәсем килә:

Соңгы вакытта күп кенә артистлар, актерлар, җырчы-җырлаучылар шәхси тормышларын язып, күрсәтеп, сөйләп популярлык казанмакчы булалар. Эчке киемне чыгарып селкү гади халыкка да, сәхнәдәгеләргә дә килешми. Үрнәк итеп күрсәтерлек: гаилә тормышы, әти-әниләргә хөрмәт, милли ризыклар пешерү, гореф-гадәтләрне саклау турындагы язмалар, интервьюлар, тапшырулар, инстакөндәлекләр түгел, "Менә мин нинди!" дигән постлар, язмалар модада хәзер. Кызганыч. Ә менә нәкъ шундый кешеләр экранда, газета-журнал, социаль челтәр битләрендә ешрак күренә. Аларны бар халык, шул нисбәттән, яшьләр дә укый. Күпләре аларны үзенә үрнәк итеп куя. Билгеле инде, тискәре якларын да... Хәлемнән килсә, телевидение, радио тапшыруларга, газета-журналларга мондый форматтагы (16+) язма, тапшыру, фильмнарны тыяр идем. Болай да муеннан пычракка батып беттек...

Шулай ук "Интертат" электрон газетасының баш мөхәррире, "Татар-информ" генераль директоры урынбасары, танылган журналист Рәмис Латыповның да фикерен сорамыйча булдыра алмадым:

Журналистика бер инде ул - кануннар бер үк. Әмма татарда "яхшы түгел" дигән әйбер бар. Аның журналистикага катнашы юк, ул безнең үзенчәлек. Бөтен кеше дә белеп тора берәр әйберне, әмма берсе дә әйтми - яхшы түгел. Татар кешесе авылдан бит инде ул башлыча, авыл кешесенең тулы бер гомере үтә үзе өчен түгел, күршеләре өчен, алар нәрсә әйтер дип яшәп. Монда да шул ук. Тормыш бертөрле, матбугаттагы тормыш - ясалма матурайтылган. Ә тормыш белән матбугат аерылуы ул укучының тормыштан читләшүенә генә китерә. Гаепләп язучылар бар инде ул, башка тема беткәнмени диләр, әмма шулай гаепләгән кешеләрнең күпчелеге нәкъ менә шундый темаларны гына укый, комментарий калдыра. Йөзләгән җитди мәкалә бар сайтта - бу мәкаләне тәнкыйтьләгән укучыларның комментарийларын аларда күрмәдем, укучылар саныннан чыгып, укыганнардыр дип тә уйламыйм. Димәк, нигә кирәк мондый мәкалә дигән кешегә шундый мәкалә кирәк. Аннан соң шулкадәр нинди коточкыч яңалык күрдегез соң монда? Эстрада җырчылары пәрәнҗәдән йөри, 30 яшькә җитеп егетләргә кулларын да тоттырмый дип уйлап яшәгән булсагыз, гафу итегез җиргә тартып төшергәнгә. Бераз күктән җиргә, кешеләр арасына төшү зыян итми ул. Һәм тагын. Күп кеше турысын әйткәнне яратам ди, ә турысын әйткәнне еш кына кабул итә алмый. Ә бу җырчының үзенчәлеге шунда - ул ясалма түгел, яшереп маташмаган, тоткан да әйткән. Кырыс чынбарлык кайвакыт ялган матурлыкка караганда әйбәтрәк. Ә матбугат чараларына һәм журналистларга теләк - трафарет буенча гына эшләмәсеннәр.

... Әлегә менә шундый фикерләр. Ләкин, әйтүемчә, әлеге язманы мактаучылар да булачак (хәер, инде минем язмада да икенче төрле фикерләрне урнаштырдым). Серен уртага салып сөйләшкән җырчыны "батырлыгы", әлеге "көн кадагындагы" мәсьәләне күтәреп чыккан журналистны "оригинальлеге" өчен дә мактарлар. Бу баллы комментарий-фикерләргә үземнең бер кашык "дегет"емне салмыйча кала алмадым. Гафу итегез! Ә сез нинди фикердә?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: журналистика татар эстрадасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев