-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Кеше ите ашамыйк...
Бу арада шоу-бизнес дөньясы хәйран болганып алды. Социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында "Барс медиа" компаниясе турында Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка артистларның фикерләре яңгырады.
Билгеле инде, аларның фикерләренә каршы белгәне-белмәгәне мең төрле коммент язды. Бездә - татарда "Ат аягын дагалаганда бака ботын кыстырган" дигән мәкаль бар. Бүген сүзем "Барс медиа" компаниясе, андагы вәзгыять, артистлар турында түгел, ә бәлки аралашу әдәбен, кешелек мөнәсәбәтләрен оныткан шул "бакалар" турында...
Хәтерләсәгез, берничә ел элек "Булмас.ру" сайты мондыйларга тулы мөмкинчелек ачты. “Сайт бөтен җырчыларны да әйбәтләп чәйнәргә мөмкинлек ача, әгәр җырчылар турында берәр яңалык, гайбәт ишеткәнсез икән, монда кереп язып чыгып китәргә була. Гайбәт кенә димәгән, биография булса да ярый. Бәлки кайда яшәгәннәрен, яисә телефон номерларын белә торгансыздыр. Әлбәттә, аларның телефон номерларын, я булмаса гайбәтләрне сайтта урнаштыруыгызны тыя алмыйм!
Шулай да, йолдызлар турында үзегезнең фикерегезне әйткән вакытта аларны артык рәнҗетмәскә тырышсагыз иде - каргышлары төшәр! Сез язган комментарийлар өчен сайт җитәкчелеге җавап тотмый. Һәркем, сайтта язган сүзләре өчен үзе җаваплы. Теләсә кем теләсә нәрсә яза алганга күрә, монда язылганнарны да чын итеп кабул итмәскә кирәк!
Шулай ук, "йолдызларга", публик шәхесләр буларак, монда язылган критикага, гайбәткә үпкәләмәскә киңәш итәм, әгәр алар, олы башларын кече итеп, бу сайтка керәләр икән" дип яздылар алар сайтның баш битендә. Шуннан китте инде...
Татар эстрадасы артистлары турында кем нәрсә язасы килсә, шуны язды. Сайт җыен гайбәт, шакшы белән тулды. Бүгенге көндә сайт җитәкчесе Рүзил Мөхетдинов башлаган "бөек эш", шөкер, туктады, әмма теге татар артистларын "зурлаган" сүзләр тарихка кереп калды. Хәзер инде гайбәт чәйнәргә яңа мөмкинлекләр ачылды. Чөнки социаль челтәрләрдә һәр җырчының үз бите бар. Шул битләрдә рәхәтләнеп, елан агуын сипкәндәй, кайбер туташ һәм ханымнар теләсә-нәрсә язып утыралар, зәһәрләрен чәчәләр. Белгәнебезчә, бу турыда "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров та язып үтте.
Шундый ямьсез язмалар укыйсың да "Эх, җәмәгать, нинди көнгә төштек без" дип шаккатасың. Әйтерсең, капка төбендә гайбәт сатучы хатын белән аты-юлы белән сүгенүче кушылган да ниндидер тагын да явызрак, шакшырак интернет аҗдаһасы барлыкка килгән.
Шушы аҗдаһалар авызыннан әллә кемнәрдән ишеткән, әллә булган, әллә булмаган ниндидер вакыйгалар турында шакшылар агыла. Аларга кушылып кайбер артистлар үзләре да агу чәчә. Бу шакшы, агу ага, ага да бөтен дөньяны тутыра, яндыра, сасыта.
Татар халкы, татар мәдәнияте өчен оят булып китә. Халык өчен үрнәк булырга тиешле кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, тамашачыларының аларга карата булган мөнәсәбәте тетрәндерә...
Билгеле, без беребез дә фәрештә түгел. Һәркайсыбызның да кимчелекләре, җитешмәгән яклары җитәрлек. Әмма сүз иреге дип, бөтен дөньяга теләсә-нәрсә сөйләп, язып утыру да хәерле гамәл түгел, җәмәгать. Әйе, артист халкының тормышы - барлык кешенең күз алдында. Кеше нигәдер алар турында сөйләүдән аерым бер тәм таба, ягъни кеше ите ашый. Әйе, барыбыз да белгәнебезчә, Аллаһы Тәгалә кешеләр гайбәт сөйләмәсеннәр өчен гайбәтне шундый мисал белән җирәнгеч итеп тасвирлый. Гайбәтчене кеше ите ашаучыга тиңли...
Язмам ахырында инде бары бер теләк : татар артистлары да, аның турында гайбәткә кермәсеннәр өчен, шикле сүзләрдән, шикле урыннардан сакланырга, ягъни гайбәт өчен җирлек тудырмаска тиеш. Һәм инде без дә, үз чиратыбызда, телебезне саклыйк. Бик телебез кычытса да, тыелыйк. Сөйләгән сүзләребез, язган җөмләләребез матур, төзек булып, файда гына китерсен, кешеләрнең күңеленә хуш килсен иде!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз