-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
КӘГАЗЬ КОРТЛАРЫ
Җәмәгать, килешәсезме, кәгазь кортларына әйләндек!
Баш күтәрмичә иртәдән кичкә кадәр ниндидер «срочный запрос»ка җавап әзерлибез. Җыябыз, саныйбыз, хат-җавап әзерлибез, озатабыз. Көненә унлап хат! Ул хатларда укучыларның, студентларның яшен, буен, күз төсенә кадәр сорыйлар! Төрле министрлык вәкилләреннән, контрольдә тотучы оешмалардан килгән бу хатларга җавап биреп хәлдән таясың, дөресрәге, төп эшең белән шөгыльләнергә вакытың да калмый. Хәзер бар оешмада да шундый хәл: җитәкчеләр бер-бер артлы узган җыелышлардан кайтып керә алмый, урынбасарлар кәгазьгә батып ята, калганнар эшләргә маташа... Инде электрон документ әйләнеше кергәч, эшләр җайга салыныр дигән идек тә бит (бигрәк беркатлы бәндә инде без!). Тот капчыгыңны! Мәгълүмат җыясың, электрон тутырасың, бастырып чыгарасың, имза куйдырасың, мөһерлисең, сканлыйсың, җибәрәсең. Әле күп кенә кәгазьләрне тегеп-чигеп җибәрү дә таләп ителә.
«Прошнуровано и пронумеровано» дип, кул болгап озатып кына җибәрәсең, тагын 2-3 хат килеп төшә...
Уку йортларында, медицина оешмаларында бигрәк галәмәт.
Февраль аенда (бер атна 39 температура белән ятып аякка баскач) авыру чорына бирелгән документ (больничный лист) алырга барырга туры килде. Табиб миңа күтәрелеп тә карамый махсус программа тутыра. Программасы "катып калды" җаныкаемның. Тирләп-пешеп, борчылып-психланып бетте. 15 минут көтеп утырды. Аны юатып тәмам терелеп чыгып киттем...
Уку йортларында, әйткәнемчә, шундый ук тамаша! ФИС ФРДО (Федеральный реестр сведений документов об образовании и (или) о квалификации , документах об обучении), ФИС ГИА (Федеральная информационная система обеспечения проведения государственной итоговой аттестации обучающихся)ка күчеп беттек. Федеральная информационная система государственной научной аттестации (ФИС ГНА) га күчеп утырыш.
Бөтен юнәлеш буенча мәгълүматны төрле системаларга кертәсе, тутырасы, җибәрәсе. Әле аның ул системаларын урнаштыру өчен түлисе дә бит! Кыскасы, дәүләт тулысынча контрольгә алды, суларга да чама калмады... Алса алсын инде ул, әмма артык арттып кына җибәрмәсен дә, система-программалары гына тиешенчә эшләсен.
Эх, мәйтәм, рәхәтләнеп күзгә-күз карашып тыныч кына аралашсаң, эшләсәң иде ул! Табиблар да, укытучылар да матур елмаеп авырулар, укучылар, әти-әниләр, хезмәттәшләре белән тәрбия, тормыш турында сөйләшсеннәр, хәл-әхвәлләр сорашсыннар иде...
Юк шул, вакытлары юк, әнә алларындагы кәгазьгә чумганнар, мониторга текәлгәннәр, чираттагы «срочный запрос»ка җавап әзерлиләр. Уң күз кабаклары тартыша, куллары дерелди... Срочно, срочно!!!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз