-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
ХӘМДҮНӘ ТИМЕРГАЛИЕВА ТУРЫНДА ТАТАР ҖЫРЧЫЛАРЫ…
Динә Латыпова:
“Ююуукк… Ышанмыйм… Яшәргә тиеш син!!! Яшәргә...яшә..р..гә.. Әле, 9 сентябрьдә генә күрешеп, көлешеп,сөйләшеп (тордык)… Әй рәхәт тә кеше бит Сез Хәмдүнә апа!.. Иң көчле алкышлар - барысы да Синеке! Сезнеке! Гримеркадан чыгып киткәндә:
-Ярар, кызлар, исән-сау булыгыз! - дип гадәттәгечә сабуллаштың..
-Рәхмәт, Хәмдүнә апа…
Кем уйлаган соңгы сабуллашу дип?!
Бәгырь телем-телем кискәләнә, өзгәләнә...
Язмыш тагын ялгышты...”
Ләйсән Гыймаева:
“Ышанып булмый. Хәмдүнә апа... Әле 30нчы августта концертта очрашып, сөйләшеп утырган идек бит... «Син минем яшь чагыма охшагансың бит, апаем» дип кабатладың һәрвакыттагыча... Көзгегә карап көлешеп тә алдык. Син безгә сәхнә әниебез булдың. Мактап та, кисәтеп тә турысын әйтә идең, җырлар сайларга өйрәтә идең... Шундый рәхәт иде гримеркада, син булсаң... Тыныч йокла, ХӘМДҮНӘ АПА! Урының оҗмах турендә булсын!”
Элвин Грей (русчадан тәрҗемә):
“Мондый минутта дөрес сүзләрне табуы да кыен. Хәмдүнә апа бүген әйтелергә мөмкин булган сүзләрдән күбрәгенә лаек. Аның турындагы якты истәлекләр аның юмартлыгы һәм таланты кебек чиксез булачак. Ул безнең эстраданың намусы иде. Аның миңа булган ярдәмчел карашын гомерем буе саклармын. Якыннарының кайгысын уртаклашам!”
Мөнир Рахмаев (русчадан тәрҗемә):
“Син һәрвакыт минем күңелемдә булачаксың! Синең җырларың, шаяруларың һәркайда һәм һәркайчан хәтердә булыр. Сине югалтудан елыйм. Шундый көтелмәгән вакытта киттең… Бу турыда язу бик авыр. Син лаеклы гомер яшәдең. Син мәңге яшәячәксең!.. Яратам… Яткан җирләрең якты булсын!”
Фотосурәтләр һәм текстлар Инстаграм социаль челтәреннән алынды…
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз