Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Киң каешлы, кара-кызыл күлмәкле, озын чәчле татар егетләре: 1905-1907 еллар модасы ни хакында сөйли?

    Яшьләр һәр заманда моданы иң якын күргән җәмгыять төркеме. Нинди генә яңа күренешләр күзәтелә башласа да – аларны башта яшьләрдә күрәсең. ХХ гасыр башында да бу кагыйдә үзгәрешсез кала, барыбер яшьләр ич. 

    Эшләпәле революционерлар

    1905-1907 елларда Русия империясын беренче инкыйлаб җилләре чорнап ала. Халык тормышында күп кенә үзгәрешләр күренә ул чорда: Госдума барлыкка килә, җәмгыять оешмалары күбәя, ә рус булмаган халыкларда газета-журналлар чыга башлавы – уңай күренеш. 

    Әмма гражданнар ирке дип агитациялап, митинглар оештырып һәм башка төрле гаугалы чараларда катнашып йөрүләр тора-бара кысыла башлый. Хәтта кайбер партия вәкилләре (мәсәлән, социалист дигән сүз) кире мәгънәдә кабул ителә. Чөнки бу юнәлештә эшләгән яшьләр төркемнәре бомбалар эшләп, төрле шартлаулар оештырып, хөкүмәт кешеләренә, түрәләргә генә түгел, ә гади халыкка да зыян китерүче буларак танылалар. Совет чорында аларны революционерлар дип олылыйлар, китергән золымнары ничектер күздән югалып тора. 

    Полиция эзәрлекләүләре революционерлар арасында «подпольный» эш үсешенә этәргеч була.

    Яшьләр арасында бу юлга басу бер төрле модага әверелә. Алар гектографларда прокламация кебек тыелган нәрсәләр бастырып, халык арасында тараталар. Әлбәттә, андый эшләр һәм карашлар социалист-революционерларның кием-салымында да чагыла. Чөнки кешенең тышкы кыяфәте үк яшьтәшләренә нинди төркемдә икәнен әйтеп торган. Ул омтылыш хәзерге заманда да таралган субкультура дигән төшенчә белән дә бәйле. 

    Казан революционеры хатыны Антонина Комлева үзенең совет чорында язылган истәлекләрендә мода мәсьәләсенә дә кагыла. «Революцион яшьләр арасында ул чорда кара күлмәкләр (косовортка, ягъни рус крестьяннары кигән фасон буенча тегелгән), кара фетрдан киң читле эшләпәләр, биек итекләр (итек кию, эшчеләр кыяфәтенә охшарга тырышудан) кию тарала һәм кулдан эшләнгән юан таяк («толстенные самодельные палки») тотып йөргәннәр», − дип яза. 

    Әлбәттә, тыелган эшләр һәм карашлар социалист-революционерларның кием-салымында да чагыла. Чөнки кешенең тышкы кыяфәте үк яшьтәшләренә нинди төркемдә икәнен әйтеп торган.

    Кара күлмәк, озын чәч

    Революция дулкыннары татар мәдрәсәләренәдә килеп җитә. Шәкертләр арасында остазларга каршы чыгыш ясаулар, гауга күтәрүчеләр очрый. Алар башкача укытуны (мәсәлән, җәдитчә), яшәү шартларын үзгәртүне таләп итәләр. Бу мохиттә дә чын революционер, ягъни «социалист», ничек киенгәнен бик яхшы белгәннәр. Мәсәлән, язучы Зариф Бәшири истәлекләрендә шундый эпизод бар. Шул елларда ул Галимҗан Ибраһимовны бик күрәсе килә һәм аның кыяфәтен төрлечә күз алдына китерә: «Ул минем күз алдымда башта менә шулай җанлана: гүяки, ул да кара күлмәк өстеннән каеш ремень буып, «социалист» булып маташадыр». Ягъни, «социалист» булса, кара күлмәкле һәм каешлы булыр иде. 

    Гомумән, каешка шулкадәр игътибар бирү, хәзерге көн күзлегеннән караганда, сәер күренә.

    Әмма татарлар ул заманда күбесенчә ыштан кигән, чалбар түгел. Шуңа күрә билбау буган, ә каеш кирәкмәгән. Татар халык бәетләре арасында, мәсәлән, шундый сүзләр очрый: «Солдат итеп алдылар, билгә каеш салдылар...» Бу сүзләр каешның гади халык арасында бик таралмаганына ишарәли. 

    Шәкертләргә килгәндә, әлбәттә, һәркемнең революцион-социалист модага үз карашы булган, төрле вариантлар очрый. Мәсәлән, шул ук Галимҗан Ибраһимов «социалистик» мода дип, башкачарак ансамбльне күрсәтә: кызыл күлмәк, киң каеш һәм озын чәч. 1905-1907 елларга багышланган тарихи хезмәтендә Ибраһимов болай яза:

    «Исляхчы татар шәкертенең алгы сафы менә бу яңа идеалны үзе аңлаганча зиһененә алды, мәдрәсә ташлап чыгып, үзе теләгәнчә митингларга, демонстрацияләргә, яшерен яки ачык түгәрәкләргә йөреп, революция рухын тагын да киңрәк ала башлагач, татар шәкертенең йөрәгендәге үзгәреш тагы ныграк тирәнәйде. Бу эчке үзгәреш шәкертнең тышы кыяфәтенә дә тәэсир итә башлады. Чәчләр җиткерелә, аз гына акча тапса да, ул замандагы «социалистлар» модасынча, кызыл күлмәк белән киң каеш бәйләнә, шулай ук көйләр, җырлар да үзгәрә. Башта тик «Уян, шәкерт!» җырласалар, хәзер инде «Марсельеза»ны – «Ташлыйк, туганнар, иске тормышны, ул тормыштан илгә файда юк, булса байлар илән тик түрәләр аркамызда рәхәт күрәләр», – дип көйли башлады...»

    «Бу эчке үзгәреш шәкертнең тышы кыяфәтенә дә тәэсир итә башлады. Чәчләр җиткерелә, аз гына акча тапса да, ул замандагы «социалистлар» модасынча, кызыл күлмәк белән киң каеш бәйләнә...»

    Егетләргә нигә озын чәч?

    Татар ир-атларында элек чәч үстерү гадәте булмаган. Шәкертләр, гомумән, башка татар ир-атлары кебек, ике атна саен баш кырып торган. Озын чәч үстермәү төрле чирдән дә саклаган, чөнки чәчсез башта бет булмаган. Әмма ХХ гасыр башында кайбер татар яшьләре чәч үстерә башлый. Олылар озын чәчле егетләрне: «Урыска әйләнгәнсең!» яисә «Революционер икәнсең», – дип тә сүккәннәр. Әлбәттә, бу сүзләрдә дөреслек булгандыр. Мәсәлән, билгеле татар социалисты, шагыйрь Сәгыйть Рәмиевның фотосына карасаң – «озын чәчләргә» юкка гына революцион карашлы дип бәйләнмәгәннәр икән, дип уйлап куясың. 

    Сәгыйть Рәмиев

    Таң вакыты
    Таң вакыты... Татар йоклый...
    Мин, йокысыз, уянам,
    Уянам да, тиле кебек,
    Тик бер үзем уйланам.
    Уйланам, уема батамын,
    Тормыймын үзем, ятам...
    Ятмас идем дә, җибәрми
    Атадан калган хатам...

    1905-1907 елгы татар социалистларын «таңчылар» дигәннәр. Алар шул исемдә газета чыгарганнар. Бу төркемдә Сәгыйть Рәмиев, Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров кебек шәхесләр кергән. Әмма вакыт узгач, 1917 елгы инкыйлаб алдыннан инде алар революцион модадан да, социалистик карашлардан да чигенгән була. Ул заманның гадәте булып, ир-атларда бераз чәч үстерү генә калган. Тормыш иң акыллы остаз кебек, әкренләп кенә, яшьлек мавыгуларын җуеп, кешене башка халәткә күчерә шул... 

    Лилия Габдрафикова, тарих фәннәре докторы

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе