Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1004
      0
      5

    Кипрның җиде көне

    Алты-җиде тапкыр Төркиядә ял иткәннән соң, җир түгәрәк, дип, башка илләрне дә күрәсе килде. Виза ясату катлаулы булмасын да бәясе йөз меңнән артмасын, дидек. Шулай итеп, Кипрны сайладык. Илнең мәйданы 9251 квадрат чакрым – якынча унҗиде Казан кебек. Җиде генә көн булсак та, без – мин һәм ирем – рәссам Руслан Ибраһим, иҗат итеп, илһамланып кайттык. (Язма азагында сезне сюрприз көтә!)

    Беренче көн
    Кипрга таң алдыннан барып төштек. Отель диңгездән шактый ерак, Герамасоя дигән авылда булып чыкты. Кипр авыллары бездәге кебек түгел: шәһәргә кушылып киткән күп катлы йортлары, отельләре булган район үзәгенә охшап тора. Биштәрләребезне отелебездә калдырып, якын-тирәне өйрәнергә атылдык. 
    Иң беренче велосипедлар белештек: кайда прокат урыны бар, аларны картага билгеләп бардык. Шунысы гаҗәп – ял сезонының иң шәп вакыты булуга карамастан, урамнар буш. Кафе һәм кибетләрнең дә күбесе бикле булып чыкты. Урамда туристлар да, җирле халык та күренми, тормыш барын белгертеп, сирәк-мирәк кенә машиналар узып киткәли. 
    Бераз адашып йөргәч, диңгез ярына килеп чыктык. Ни гаҗәп, пляжда да халык юк диярлек. Су кереп чыктык. Урта диңгез тозлырак тоелды. Сәбәбен соңыннан белдек: утрауда төче су аз икән. Яңгырлар сирәк ява, чишмәләр дә күп түгел. Таулардан агып төшкән төче суны бик кадерләп сусаклагычларга җыеп баралар. Диңгез суы тозлырак булгач, планктоннар үрчеми,  нәтиҗәдә, балык та азрак. 
    Яр буенда чәйләп алырга ниятләдек. Әмма монда чәй эчмиләр икән, авырганда гына сыйланалар булып чыкты. Безгә киптерелгән мелисса суы тәкъдим иттеләр. Каршы килмәдек... Шаурма дигән ризыкларын икебезгә берне ашап бетерә алмадык: күп тоелды. Греклар өчен зур порцияләр табигый, сәгатьләр буе табын артында сөйләшеп, кәеф-сафа кору гадәти хәл. Әә, онытып торам, көндезләрен сәгать бердән өчкә кадәр кибет, кафе, хәтта даруханәләр ябыла – ял вакыты, үзләре әйтмешли, көндезге сиеста... 

    Икенче көн  
    Иртән прокатка велосипедлар алып, шәһәр карарга киттек. Прокат бәясе ике көнгә ун евро. Автобус билеты 1,5 евро икәнен истә тотсак, шактый экономияләдек! 
    Велоюллар буйлап Лемоссол шәһәренең иске өлешенә барып җиттек. Тар урамнар буйлап борынгы, төрле стильләрдә эшләгән биналар карап йөрдек. Монда төрле гасырларның, төрле патшалыкларның тарихын күрергә була. Кипр утравына кем генә хужа булмаган. Унбиш-уналтынчы гасырларда Венециан чиркәүләре, аннан Госманлы ханлыклары мәчетләре, унтугызынчы гасырдан британнарның классик стильдә төзелгән биналары сакланган. Шулай ук җирле Грек киприот халкының таш йортлары, Кипр – төрек һәм грек җиренә бүленгәч, төрек ягында калган грекокиприотларны күчереп яшәтер өчен төзелгән тулай тораклар (безнең хрущевкаларга охшаган) һәм әле яңа төзелеп килгән хай-тек йортлар, отельләр дә бар.
    Иске шәһәрнең урамнарында йөреп туйгач, бер тыныч урамда пикникка һәм рәсем ясарга туктадык. Узып баручылар безнең нәрсә эшләгәнне карап узды, рәсемнәрне сатып алырга теләде. Сатмадык. 
    Лимассол үзәген тулысынча урап чыккач, шәһәр читендәге тозлы күл янына юл тоттык. Анда фламинголар кышларга төшә, дип укыган идек, үз күзебез белән күрәсе килде. Күл шәһәрнең иң читендә булып чыкты. Юлда ташландык фабрикалар, җимерек йортлар очрап кына торды. Тозлы күлгә кояш инде баерга авышкач кына барып җиттек. Бәхетебезгә, фламинголар быел иртәрәк төшкән булып чыкты. Алагаем зур кошлар, күл уртасында көтү булып җыелышып, безне көтеп торалар, диярсең. Күл яры алсу төстәге зур каурыйлар белән тулы. Баштарак фламинголарга якынрак барырга микән дип шикләнеп тордык. Безнең казлар кебек усал булсалар? Шулай да, тәвәккәлләп, бер-ике адым атладыкмы-юкмы, кошларыбыз дәррәү һавага күтәрелде, читкәрәк күченде.

     Өченче көн 
    Өченче көнне шулай ук велосипедта башладык, үзебез яшәгән җирдән алты-җиде чакрым ераклыктагы антик шәһәр – Аматуска юл тоттык. Ләкин анда берничә җимерек колонна һәм балчыктан ясалган борынгы су торбасыннан кала, бернинди кызык әйбер тапмадык. Әле керү бәясе дә 2,5 евро тора бит! Ачык музейга акчаларыбыз калдырып чыккач, якындагы тауга үрмәләргә булдык. Тау башыннан шәһәр калдыклары яхшы күренә иде. Белгән булсак, билет та алып тормаган булыр идек. 
    Шунда үскән инҗир, виноград өзеп капкалап алдык. Гомумән, урамда үсеп утырган анар, әфлисун, лимон, инҗирны монда никтер җыймыйлар да, сатмыйлар да. Узып барышлый теләсә кем өзеп ашый ала. 
    Аннан Ларнака шәһәрендәге борынгы Солтан мәчетенең рәсемен ясарга юл тоттык. Мәчет шәһәрдән читтәрәк урнашкан. Аны эзләп тапканчы шактый вакыт узды. Анысы да монысы, Кипрда кояш тиз байый. Шәһәрара автобуслар кичке алтыдан соң йөрми башлый, әле бит безнең Лимасолга кайтасы бар! Бәхетебезгә, бер юлчының кояш баешын фотога төшерергә туктавы коткарды. Машинаны арендага алган, аны номерларының кызыл төстә булуыннан белеп була. Танышып киттек. Утыз яшьләрдәге бу кыз тумышы белән Латвиядән. Унсигез яшендә Кипрга килгән, ә ун елдан Британиягә күченгән икән. Ул безне шәһәр үзәгенә илтеп куярга тәкъдим итте. Шулай итеп, автобуска соңга калмадык, хәтта шәһәрнең иске өлешендәге бер мәчеткә кереп чыгарга да вакытыбыз да калды. 

     Дүртенче көн 
    Пафос шәһәренә тур алып киттек. Кипрның танылган шәһәре ул. Порттан диңгез буйлап сәяхәткә чыгып киттек. Корабта нинди генә милләт кешеләре юк иде: британнар, алманнар, ирландлар, нидерландлар, украиннар һ.б. 
    Диңгездән Пафосның ярларын, төпкә утырган һәм шулай калган корабларны, борынгы шәһәрләр калдыкларын карадык. 
    Диңгез уртасында су кердек, корабта каяклар (бер кешелек кечкенә көймә) бар иде, аларда йөзеп карадык, битлекләр белән су астында йөздек. Кайтыр юлда диңгезне рәсемгә төшердек. Искиткеч: дулкыннары әле куе зәңгәр, әле фирүзә, әле яшел төсләргә керә. 

    Бишенче көн 
    Тродос тавына менәргә ниятләдек. Кипрның иң югары нокталарының берсе ул, биеклеге ике чакрымнар тирәсе. Кышын тау башына кар төшә, кипрлылар анда чаңгы, сноубордта шуарга бара. 
    Тауга автобус белән бер сәгатьләп менелде. Юлда хөрмә, лимон, бәрәңге һәм анар бакчалары очрап кына торды. Кечкенә елгаларның дамбаларга җыелып, зур күлгә әверелгәнен күрдек. Югарыга менгән саен табигать тә үзгәрә барды. Аста кактус, пальма һәм куаклыклар гына үссә, өстә ылыслы агачлар, өрәңге, чыршы, кипарислар күренде. Урман сукмагыннан сокланып атладык. Тирә-як искитәрлек матур. Зур кыялар, зур-зур ташлар. Тау елгасы ярыннан җәяүләп төштек. Каледония шарлавыгын күргәч, икебез дә биштәрдән сүзсез генә киндер-буяуларны тартып чыгардык. Мондый гүзәллекне күргәнебез юк иде әле. Шарлавыкны да сурәткә төшердек. 

    Алтынчы көн 
    Төрек ягына чыгарга булдык. Кипр уртадан ике өлешкә бүленгән. Көнчыгышта – грек ягы, көнбатышта – төрек ягы исәпләнә. Кипрга җыенганда моны формаль бүленеш кенә, дип уйлаган идек. Ләкин утрау чыннан да ике тормыш белән яши булып чыкты. Нигездә, анда да, монда да бер халык, ләкин дин аркасында аерылганнар. Бер як – православие динен,  икенче як ислам кабул иткән. Ислам дине Төркия ягыннан килгәнгә, мөслеманнарны төрекләр дип йөртә башлаганнар. Элегрәк киприотларның үз теле булса да, греклар алып килгән христиан диненә күчкәч, тел бик тиз юкка чыккан. Менә шуннан ике халыкка әйләнгән инде алар. Баштарак дус һәм тату яшәгәннәр. Утрауны Венеция короле яулап алгач, көчләп дингә кертү, инквизицияләр башлана. Моңа каршы грек-төрекләр аерылып чыгып, баш күтәргән. Аларга ярдәмгә төрекләр килгән. Кипр кечкенә утрау булгач, яулап алулар берни тормаган. Уналтынчы гасырда ул төрекләр хакимлегендә була. Кипрның төрек ягында нинди генә төрекләрне очратмыйсың: басып алынган вакытта яшәп калганнарын да, кипр төрекләрен дә, махсус социаль программа белән утрауга китерелгәннәрен дә... Чик Кипрның башкаласы Никосия шәһәре аша уза. Андагы яшел зона белән британнар идарә итә. 
    Безнең паспортларны тикшерделәр, чик аша узуыбызны теркәделәр, әмма мөһер сукмадылар. Мылтыклы хәрбиләр озатып калды. Кипр ягында исә, хәрбиләр булмады. 
    Төрек ягына чыккач, утрауның төсе үзгәрде. Башта аерманың нидә икәнен аңламадык та. Баксаң, төрек ягында биналар төзегрәк, буялган, каралган,  монда һәйкәлләр, фонтаннар да бар икән. 
    Безнең максат – тау башындагы Кантара замогын күрү иде. Әлеге замок Дисней фильмнары башындагы билгенең прототибы булган. Ул тау башында, 732 метр югарылыктагы кыяда төзелгән. Хәзер инде шактый җимерелгән. Замокка барып җиткәч шаккаттык. Әллә ничә катлы, күп манаралы бу корылманы кыяга уеп ясаганнар. Былтыр монда төзекләндерү эшләре барган. Ташларны әллә ничә гасыр элеккеге кебек үк аркага асып күтәрергә туры килгән. 
    Якын-тирәне йөреп чыккач, бер авылчыкта яңа пешкән төрек гөзләмәсе һәм анар суы сыктырып алдык. Грек ягында евро белән түләсәләр, монда лиралар йөри. Киприотларның алыш-бирешкә төрек ягына чыгуын белдек. Монда арзанрак икән. Төрек ягында халык та күбрәк. Бигрәк тә Төркиядән ял итәргә килүчеләр. Песиләргә дә мөнәсәбәт яхшырак. Грек ягында песиләр ач, ябык, кешедән куркып ысылдыйлар. Аларны отельга, кафеларга да кертмиләр. Ашата башласаң, бармак яныйлар. Ә төрек ягында исә симез, канәгать мәчеләр кафеларда өстәл өстендә ята, алар өчен махсус өйләр бар, аларны яраталар һәм фотога төшерәләр. 
    Кайтканда башкала аша уздык. Үзәктәге төп мәчет янына туктадык. Бу мәчет – борынгы готик собор булган. Түбәсенә манаралар утыртканнар, тәрәзә өсләрендәге гаргулияләрнең башларын бәреп төшергәннәр. Мәчет тирәсендә базар барлыкка килгән. Янәшәдә кафелар эшли, музыкантлар саз тотып урамга чыгып утырганнар. 

    Җиденче көн
    Соңгы көн. Көндез шәһәр үзәгендә ике рәсем ясарга өлгердек. Су коендык һәм грекларның мизе дигән азыкларын (нәрсә икәнен белмәсәк тә) ашап карарга булдык. Иң элек алдыбызга кечкенә савытларга салынган соуска охшаганрак әйберләр китереп куйдылар. Анда хумус, йогурттан ясалган соус, ачы соус, зәйтүннең берничә төре һәм без белмәгән тагын нидер бар иде. Аннан грек салаты чыгардылар. Салаттан соң Кипрның халуми дип аталган танылган сыры, аннан сарык эчәклекләреннән ясалган сарделькалар һәм тавык сарделькасы, аның артыннан бәрәңге белән дөге, төрле иттән шашлык һәм тагын әллә нәрсәләр. Кыскасы, Кипрның бөтен милли ризыкларын аз-азлап татып карадык. Азыктан сыгылып торган табыныбыз өчен утыз өч евро калдырдык. Әлбәттә, китерелгәннәрне яртысын да ашап бетерә алмадык. Төреп биреп җибәрделәр. Икенче көнне юлда ашарга да җитте.  
    Өйгә кайтып җиткәч, Кипрда бер әйберебез онытып калган булып чыкты. Җылы ыштан! Көлештек инде: сәяхәттә ни дә булса онытсаң, һичшиксез, шул урынга тагын әйләнеп кайтасың, диләр. Кипрга тагын барасы килә. 

     

     

    "Идел" укучылары арасында без бер рәсемне уйнатырга булдык. Моның өчен журналның инстаграм һәм рәссамның инстаграм битенә язылырга кирәк һәм үз инста сториста "@idel.tatar" һәм "@rouslan_ibragimov" аккаунтларын билгеләргә кирәк. 

    *Рәссамның башка рәсемнәре 50 -100 мең сумга сатыла. Рәссам хакында 2019 елның сентябрь санында чыккан язманы укыгыз.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Конкурс!
    • Сүз