Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    “КИТАБЫ ЧЫГУ - ҺӘР КАЛӘМ ӘҺЕЛЕ ӨЧЕН ОЛЫ КУАНЫЧ”

    “Кичә “Әдәби кафе”ның җәйге верандасында биш җыйнак шигырь китабы тәкъдим ителде,” дип башларга тиеш идем сүземне. Һәрхәлдә, кичә көндезге икеләрдә шундый уйлар белән йөри идем. Әмма бу язманы, рәсмилек төсмерләреннән азмы-күпме азат итеп, илһамга тапшырырга булдым. Телефонымда истәлеккә бердәнбер фото калды – анысын да үзем төшермәдем. Күзләр биш урындыкта: үз укучысын тапкан, җиһанга әйтер сүзен шигъри юлларга салган биш шәхестә булды. Кемнеңдер – тәүге, кемнеңдер чираттагы китабы шигырь сөючеләргә тәкъдим ителде.


    -    Китабы чыгу - һәр каләм әһеле өчен дә олы куаныч. Бу җыйнак җыентыкларны сез дә, без дә бик куанып каршы алабыз, чөнки аларның форматы заманыбызга туры килә дип саныйм, - дип башлады сүзен Лилия Гыйбадуллина. - 2004 елда, беренче китабым чыккач, Марсель абый Галиев та шул уңайдан чыгарган язмасында бу фикерне әйткән иде. Без шундый “кесә китаплары” чорына килеп җиттек бугай, дигән фикерне җиткергән иде ул. Еллар үткән саен, замана бу сүзләрнең хаклыгын күрсәтте. Киеренке, тиз агышлы заманда, кешенең күңеленә, җанына ял җитми торган заманда яшәгәнгә күрә, кеше шигърияткә, иҗатка, матурлыкка тартыла. Җанына җитмәгән ялны кеше шуннан эзли торган чорда яшибез, дип уйлыйм... Үзем дә шулай, сез дә шулайдыр: кая да булса чыгып китәсе булса, мин сумкага салырга һәрвакыт китап эзлим һәм, беренче чиратта, кечкенә, җыйнак китапларга үреләм. Халкыбызга да, электән килгән гадәт буенча, китап һәм шигърият мәңгелек юлдаш булсын иде.


    Соңгы тапкыр мине яшь иҗатчы Энҗе Хөсәенованың шигырьләре еларга мәҗбүр иткән иде. “Бер-бер артлы яңгыраган ике шигырь бөтен күңелне актарып чыгарды. Иң гаҗәбе шул: алар инде ун-унбиш кат ишетелгән шигырьләр, ләкин эчтә йокымсырап йөргән “әллә нәрсә” хәзер генә уянырга карар кылган, күрәсең. Сизә икән әле. Начар түгел. Бер дә начар түгел. Иннек ягып кына уяна алмый торган хисләр дә яшәргә тели икән бит әле” - “Яңа дулкын”га әзерлек кичәсеннән соң көндәлек битләренә ягылган юллар шул булды. Кичә Булат Ибраһимның “Утырып сөйләшик әле бер...” шигыреннән охшаш халәт кичердем. Белмим, шагыйрьләр моны ничек, нинди тылсым кулланып эшлидер: югыйсә көн дәвамында һәрберебез әйтә торган сүзләр, җөмләләр яңгырый кебек. Ә, юк: аларны, тылсымлы төнәтмәләр ясагандагы төсле, дөрес күләмдә “салып”, “тудырып”, аннан аны үзәктән үзәккә җиткерү сәләтенә дә ия булырга кирәк икән.



    -    Бу китапка күптән теләп килсәм дә, аның шулай тиз арада әзерләнеп чыгуы минем өчен көтелмәгән һәм дулкынландыргыч булды, - дип чараны дәвам итте Ләйлә Фаяз. - Монда килгәнче, әле тәүге китабым басылып чыкканына ышанмадым да. Килеп утыргач кына, менә хәзер генә дулкынландыра башлады. Алга таба да каләмдәшләр белән аралашып, иҗатыбыз белән танышып яшәрбез дигән теләктә калам. Ә Фаяз ул - әтиемнең исеме, дип “Фаяз” серен дә ачты Ләйлә. - Язучылар берлегендә китап чыгарырга тәкъдим ителгәч, фамилиямне, мәгънәсе дә, үзе дә матур булса да, бик озын дип әйттеләр. Инстаграмда укып баручылар мине Карлыгач дип беләләр. Әмма инде бу бераз бала-чагарак, олыгайгач нишләрсең, диделәр. Шулай итеп, Язучылар берлегендә әтинең исемен алырга тәкъдим иттеләр. 

    Реклама

    Яшь шагыйрьләрне җыйнак җыентыкларның мөхәрриләре, танылган шагыйрьләр Газинур Морат, Рифат Сәлах (“күңелле кичәдә бераз күңелсез җырын” бүләк итте), Ленар Шәех тә котлап, хәер-фатихаларын бирде.


    -    Иҗат юлы дәвамында безне җитәкләп, иҗат дөньясын алып кергән остазларыбыз каршыбызда утыра. Шул көннәргә кадәр без аларның ышанычын, терәген тоеп иҗат итәбез, - дип остазларына эндәште Алмаз Мансуров. - Рәхәт мизгел бу. Китапның кечкенә, кечәгә сыярдай булуы, китапка карата мөнәсәбәтемне бөтенләй үзгәртте. Мондый төр китаплар күбрәк чыксын дигән теләктә калам. Кайвакыт, чыннан да, дәшми калу, яки сүзне вакытын белеп, вактында әйтү. Йә булмаса, мөнәсәбәтеңне аерым шартлар туганда, җиткерү яшәешне, киләчәкне уңайрак хәл итә ала. Хәзерге тиз тормышта без гел нидер әйтеп калырга тырышабыз. Әмма ашыгырга ярамый, акыл белән эш итеп, кайвакыт юләр булып, дәшми калу да акыл билгесенә әйләнергә мөмкин, дип уйлыйм.  

    -    Бу китапларның барысының даисемнәре бер чама. “Ышандыр”, “Утырып сөйләшик әле бер...”, “Сөйләшәсе иде...”, “Сөрән”, “Син әйт кенә” – алар бит әңгәмәгә чакыра, аларның сөйләшәсе килә, сөрән саласылары килә, - дип китапларның исемнәренә игътибар итәргә өндәде язучы Галимҗан Гыйльманов. 

    -    Язылган шигырьләр, әйтелгән сүзләр китап булыр әле кайчандыр, дигән уйлар, бәлки, күңелнең бер почмагында гына булгандыр инде ул. Ләкин шигырь сөючеләр килер дә шундый формат булыр дип бер дә күз алдына килмәгән иде. Шигырь сөйгән барлык кешеләргә дә, бу китап кына түгел, бу – бер җан тарихы, дияр идем. Шигырь юктан гына барлыкка килми. Йә мәхәббәт, йә нәфрәт уята, диде Алмаз Мансуров. Йә инде язмыйча булдыра алмаганга күрә язасың, йә күңелнең бик тулган вакытларында. Шигырь ул – коткаручы да. Кемдер җанын каядыр куярга белмичә, төрле чаралар эзли, ә без менә монда салабыз. Бу – безнең тарих, - дип йомгаклады яшь шагыйрьләр чыгышын Гөлназ Газизова.

    Уртак тарихыбыз дәвамлы булсын!

    Фото: Рамил Гали

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы