-
2020 елда Ураза һәм Корбан гаетенең кайчан булачагы билгеле Рамазан ае 24 апрель көнне башлана. Кадер кичәсе якынча19 майда булачак. Һиҗри календарь буенча 1 зөлхиҗҗә. 30 июльдә Гарәфәт көне. 31 июльдә Корбан гаете булачак!
-
Мәскәүнең элеккеге мэры вафат 10 декабрь көнне Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Михайлович Лужков дөнья куйды.
-
JADIDFESTның тулы җәдвәлен кара Быел фестиваль Яңа Татар бистәсенең Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган. Җәдвәл белән таныш һәм үзеңә сакла.
-
Казанда яңа зур KazanMall сәүдә үзәге төзелә (фото) Павлюхин урамында Гаилә ялы үзәге 2018 елда төзелә башлады. Ачылу 2020 елның августына планлаштырылган.
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
Кияүгә? Юк, юк, ишетмәдек...
Мин – студент! Яшь, дәртле һәм, иң мөһиме, бәйсез! Үз көнемне үзем күреп, мөстәкыйль тормыш рәвеше алып баручы кеше мин. Ниһаять, әти-әни канаты астыннан чыгып, инде үземчә генә яшим дигәндә, гаилә кору, бала үстерү турында сүз булырга мөмкинме сон? Юк, әлбәттә! Минем әлегә кыю бөркетләр кебек киң далаларны, диңгез-океаннарны кичәсем, дөнья гизәсем, үземчә яшисем килә.
Әйе, күпләр бәлки тулай торак яшәешеннән туеп, инде тизрәк кияүгә чыгып, өйләнеп, зурзур йортларда яшәргә хыялланадыр. Хыял гына шул бу. Үзем дә шушы мохитнен бер өлеше булмасам, бәлки башкача фикер йөртер идем... Ә хәзергә, тыңлагыз. Гаилә кору уен эш түгел икәнен бик яхшы аңлыйм. Кияүгә чыккан хатын-кыз ирен пөхтә йөртергә, баласына да яхшы тәрбия бирергә, йорт-җирен дә чисталыкта тотарга тиеш. Ә егетләргә исә икеләтә авыр: ул шушы өендә хатыны белән баласы рәхәттә яшәсен өчен көне-төне эшләргә һәм гаиләсен акча белән тәэмин итеп торырга бурычлы. Килешәсезме? Тулай торакта күргәннәремне күз алдыма китерәм дә, куркып куям. Иртәнге тугызынчы яртыда башланасы дәрескә дә соңга калып, килеп өлгерсә дә, йоклап утыручы егетләрне иртәнге җидедә эшкә җибәрсәң, нәрсә булачагын чамалыйсызмы? Ә кызлар? Иртәсен дә, кичен дә йомырка тәбәсе белән кыздырылган бәрәңгедән башка бер ни дә пешерә белмәүче гүзәл затлар турында ни әйтергә була? Аларга ничек итеп курыкмыйча бала тоттырасың? Яисә үз артыннан өстәлен дә сөртеп китә алмаучы көйле бикә йортын чиста тотыр, дип ышанасызмы? Ир бөтенләй онытылачак бит. Супермаркеттан алып кергән пицца, роллылар белән генә озак тотып була ди аларны. Аннары ул сушиларның бәясе дә ат хакына тиң бит. Ирнең бөтен эшләгән акчасы ашауга гына китеп барса, калганына акчаны каян җиткерергә? Гомумән, кулай вариант түгел бу. Өстәвенә уку. Төннәр буе керфек тә какмыйча, таңга кадәр реферат, курс эшләре язулар һәркемгә таныштыр, миңа калса. Үземне генә мисал итеп алыйм. Укудан кайтам, чәемне эчәм, вакыты-вакыты белән ашарга да пешергәлим. Аннан соң калган вакыт минем карамакта лабаса. Шулай була торып та, күп нәрсәгә өлгермим, аннары елый-елый зачет-имтиханнарга әзерләнәм. Ачу чыкса, барын да атып бәреп, бөтен дөньясына үпкәләп йөрим. Имештер, авыр яшәүләре. Бер мин генә мондый кире һәм көйсез түгел, күбесе шулай «кылана». Югыйсә, ялкаулыкны читкә алып ташлап, бераз гына көч кую да җитә бит, бар да җайланыр иде. Ә хәзер гаиләле, башкалар өчен дә җаваплы итеп күз алдыгызга китерегез инде шушы кешене. Бала түгел, ирен дә тәрбияли алмаячак бит, диярсез һәм ялгышмассыз да. Әбием әйтә торган «Еламыйча ашарга өйрәнергә кирәк» дигән сүзләр бик урынлы монда. Ә ничә яшьтә гаилә корырга уңайлырак соң? «Барысы да Ходай кулында!» – дип меңәрләгән студент җавап биргәндер, иманым камил. Урамда егерме беренче гасыр, иптәшләр! Йокыдан уянып, инде күптәннән бүгенге көн белән яшәргә вакыт! Барысы да үзебездән тора! Әти-әни эшләп торган акчага көн күреп, аерым яшәү генә мөстәкыйль итми шул кешене. Беренче чиратта эчке дөньяны, тормышка карашларны үзгәртүдән башларга кирәк! Ә үземә килгәндә… Башта укуны тәмамлыйм әле, ярыймы?!
Инзилә Хөсәенова.