Логотип Идель
Блоглар

ӘКИЯТИ ПИТЕР

Гөлия Хәкимова – Әтнә районы Олы Бәрәзә авылы кызы. Хәзерге вакытта Магдебург шәһәренең Алман-Русия яңа технологияләр институтында магистр белеме ала. Алманиядә ярты ел уку дәверендә күп кенә Аурупа илләре буенча сәяхәт кылган. Русиянең Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәте аеруча рухландырган Гөлияне, шул хакта «Идел» укучылары белән дә уртаклашырга булды ул.

Гөлия Хәкимова – Әтнә районы Олы Бәрәзә авылы кызы. Хәзерге вакытта Магдебург шәһәренең Алман-Русия яңа технологияләр институтында магистр белеме ала. Алманиядә ярты ел уку дәверендә күп кенә Аурупа илләре буенча сәяхәт кылган. Русиянең Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәте аеруча рухландырган Гөлияне, шул хакта «Идел» укучылары белән дә уртаклашырга булды ул.

КҮЛМӘК КЕНӘ ҖИТМӘДЕ...

Илебезнең төньяк башкаласына бару хыялы бик күптәннән күңелемне кытыклап йөри иде инде. Тик алай да, шушы арада барып күрермен, дип уйлап та карамадым. Көннәрнең берсендә ахирәтем: «Әйдә, берәр җиргә барып кайтыйк әле!» – диюгә, «Питерга!» – дигәнемне сизми дә калдым. Ә ул ризалашты! Шулай тиз генә килештергәч, әти-әни фатихасын алырга ниятләдем. «Матур көннәрдә барырга ярамадымы?» – диде әти. «Йөрисең шунда», – диде әни.

Ә мин үз чиратымда: «Питерда елына 365 көн яңгыр ява анда, җыйган акчамны көндәлек чыгымнарга сарыф итеп бетергәнче, берәр җиргә барып, яңа белемнәр, онытылмас хис-кичерешләр җыеп кайтам мин», – дип күңелләрен җылытырга тырыштым. Ур-ра! Рөхсәт иттеләр! Питерга без кичкырын барып җиттек. Яңа елда гына ява торган ябалак-ябалак йомшак карлы, әкияти шәһәр каршы алды. Көне шундый җылы, ә бу карлар кәефне бөтенләй күтәреп, үзенә бер төрле ямьлелек өстәп җибәрде. Отельгә урнашкач та, шәһәр урамнарына атылдык. Йокы алдыннан бер әйләнеп керик, диюебез озакка сузылды, һәр йорт саен туктап, аңа сокланып, төнге икеләрдә генә кайтып түндек.

Питерның матур икәнен белә идем, тик һәр ике адым саен туктый-туктый йөрербез, дип уйламаган идем. Төнге Петербург утлары шәһәрне караңгыда да искиткеч гүзәл итә икән! Яңгыр турында әйткән сүзләрем рас килмәде, икенче көнне ялтырап кояш чыкты. Аңа куанганнарым! Бөтен кешегә дә елмаймый бит андый бәхет.

Шуңа да үземне ниндидер тылсымчы итеп хис итеп куйдым. Имеш, Питерга бүләк итеп кояш алып килдем! Кояш нурларына төренеп, Эрмитажга юл тоттык. Ә анда керсәң, чыгып булмый, музейның һәр экспонаты янында хозурланып басып тора-тора, гомереңнең сигез елы үткәнен сизми дә каласың, диләр. Кызганыч, әлеге пандемия вазгыяте аркасында билетлар аерым бер залларга һәм аерым бер вакытка гына каралган икән. Безгә ике сәгать бирделәр, төгәл бер маршрутка кертеп җибәрделәр. Ә без адаштык... Алтын-көмештән коелган түшәмле, кызыл бәрхет тукымаларга үрелгән, патшаларның купшы һәм зәвыклы зур залларыннан ничектер Борынгы Мисыр, Италия тарихларына килеп чыктык. Шуңа да, тиешле ике сәгать урынына хәйран күбрәк йөрдек без. Эрмитаж тирәсендә затлы киенгән патшабикәләр, горур басып атлаган императорлар, үрелгән койрыклы атка утырган төз гәүдәле кызлар йөри. Атлар күргәч, гасырларны артка чиккәндәй булдым, үземне шул патшабикәләрнең берсе итеп хис итәр өчен күпергән күлмәк кенә җитмәде бугай.

КҮПЕРЛӘР ҺӘМ КАРШЕРИНГ

Төнге күперләр парадын карамыйча Питердан кайталар димени? Ә менә кайталар икән шул... Күпер күтәрелгәнен күрергә махсус юлга чыктык. Төгәл вакытка эләгү өчен графигын карарга дип интернетка керсәк, бүген ачылмый, дип язып куйганнар. Аның өчен генә күңелсезләнмәдек анысы. Сүз уңаеннан, Санкт-Петербургны Русия Венециясе дип юкка гына әйтмиләр, чөнки монда сигез йөздән артык күпер бар. Бу аптырарлык та түгел, чөнки шәһәр мәйданының ун проценты су белән капланган.

Күперләрне «күтәрдек» тә кайтыр юлны карый башладык. Атларга шактый ук ерак, такси кыйммәткә чыга кебек тоелды. Озак уйлап тормыйча, каршеринг хезмәтен кулланырга булдык. Машинаны алдык. Башта кузгалып китә алмыйча азапландым (бар булган тәҗрибәм механика тартмалы автомобильләр генә). Аннан яшел зонага кергән (таләпләр шундый, машинаны аерым бер территориядә генә калдырырга мөмкин) парковка таба алмый тилмердек. Ниһаять, бер урын таптык дип, алынган машинаны бикләп чыгып китсәк, юл чатында «машина куярга ярамый» дигән билге акаеп карап тора. Машина бикле. Әз генә күчереп куярга да мөмкин түгел. Штраф алу куркынычы булганга, яңадан алдык без бу машинаны шәһәр үзәгенә таба. Ә үзәккә барып җиткәч, машинада бикләнеп калдык. Тагын алдык инде тегене. Шулай итеп, өч тапкыр бер машинаны җиктек, көчкә бер парковка табып калдырдык.

Шулай итеп, каршеринг белән җәяү кайттык! Киңәшем шул: белмәгән шәһәрегездә каршеринг кулланмаска тырышыгыз, парковка таба алмыйча чыгырдан чыгуы-
гыз бар. Минем күзәткәннәрдән, машина йөртүчеләргә юллары да бик кулай түгел. Аз гына барган саен юл чаты, җәяүлеләр чыгу юлы да бик еш очрый, өстәвенә,
алар светофорсыз. Ә менә светофорлар үзләре светодиод һәм әллә каян күренеп тора. Монысы бик ошады.

КАБАРТМАЛЫ ПП

Берәр яңа җиргә килгәч тә, аның тәмен тулысынча татып карыйсы килә. Минем өчен барган җирнең тәме - ризыкларда. Ризык дигәч тә, беренче күргән кафе, ресторанга кереп ниндидер нәрсә ашау түгел, ә нәкъ менә традициягә кергән, бәлки бик үзенчәлекле, бәлки әллә нәрсәсе белән аерылмаган шәһәрнең символын татып карау! Бу – Италиядә пицца ашау, Франциядә круассан белән каһвә эчү кебек. Ә менә Питерның үз ППсын татып карыйсы килде. ПП дигәч тә, тизрәк файдалы туклану турында уйларга ашыкмагыз, бу – «Питер пышкалары». «Пышка» дигәч тә, үзебезнең кабартманың өстенә шикәр пудрасы сибеп алып килделәр.

Миңа ошады! Тик кабартманы өйдә дә ашап була ла, шуңа моның белән генә канәгать кала алмадым мин. Дуслар киңәше буенча, «Мечтатели» кафесына барып, болан ите һәм йомырка тәбәсе тандемыннан авыз иттем. Бик тәмле дию генә аз монда, шуңа күрә, Питерга барсагыз, нәкъ бу кафеда нәкъ шул ризыкны ашап карагыз, диям әле.

ПИТЕР МӘЧЕТЕ

Нинди генә искиткеч матур биналар булмасын, иң ошаганы Җәмигъ мәчете булды. Бу мәчет бик озак еллар Русиядә иң зур мәчет саналган, әле дә илнең иң зур төньяк мәчете исәпләнә. Тик шулай да үзенчәлеге масштабында түгел, ә катлаулы бизәкләр һәм тупас ташларны берләштерә алган стилендә. Бина фасады гарәпчә язылган Коръән өзмәләре белән бизәлгән. Нечкә генә ике манара янындагы мөселманнарга бик үк хас булмаган зәңгәрсу гөмбәз, хәтта соры көннәрдә дә шәһәрне нурлы төсләргә урый. Мәчет күргәч, йөрәккә җылы кереп китте. Югыйсә, адым саен чиркәү очрап торгач, бераз шомландырып та куйган иде. Питер мәчете бу минусны плюска әйләндерде.

КИМЕНДӘ БЕР АТНА!

Тагын бер җәлеп иткән әйбер – китап кибетләре булды. Шәһәрнең бөтен зыялысы шунда җыелган, диярсең. Сатучы апалар һәр китап турында сәгатьләп сөйли ала, әле сиңа туры килә торганын җентекләп сайлыйлар, ни өчен нәкъ менә сиңа алырга кирәген ышандырырлык итеп исбатлыйлар. Иң гаҗәпләндергәне – китап кибетләрендә китап уку урыннары булу. Йомшак кәнәфидә каһвә эчә-эчә, йә булмаса, икенче катка менеп, халыкның китап сайлаганын күзәтә-күзәтә, яраткан китабыңа чумарга мөмкин. Мондый кибетләр күңелемә бик хуш килде, әгәр вакыт кысан булмаса, мин дә шулай рәхәтләнеп утырган булыр идем.

Питер сәяхәтендә аяк астындагы вак-вак ташлардан төзелгән юлларыннан матур-матур йортларга сокланып йөри торгач, үземне Аурупага килеп эләккән төсле хис иттем. Әгәр дә сезнең дә Санкт-Петербургка барасыгыз килә икән, кечкенә генә киңәш: тәгаен әйтә алам, өч-дүрт көн генә җитмәячәк! Питер, җәйге ак төннәреңдә елга ярларыңда искән җылы җилләрдә чәчләремне иркәләр өчен, алтын сынлы зымырыт паркларында урнашкан гаҗәеп фонтаннарыңа хозурланыр өчен, күтәрелеп-төшерелә торган күперләреңә авыз ачып карар өчен мин тагын бер сиңа киләм әле!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: сәяхәтнамә Питер Питер Гөлия Хәкимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев