Логотип Идель
Блоглар

КҮКЛӘРДӘ ОЧКАН КОШ СЫМАН

Көннәрнең берендә көндәлек ритмнан арып, яңа хис-кичерешләр тояр өчен, башка сыймаслык гамәлләргә дә ымсынып куясың. Шулай булмый ни, иртәнге тугызга эшкә килеп, кичке алтыга кадәр хөкүмәт эшеннән соң да өйдә көндәлек мәшәкатьләр көтеп тора: ашарга пешерәсе, керен юасы, җыештырасы, дигәндәй… Менә мин дә шул чиккә җиттем ахры. Дусларымның туган көнгә бүләк иткән сертификатын тартып чыгардым: парапланда очачакмын!

Көннәрнең берендә көндәлек ритмнан арып, яңа хис-кичерешләр тояр өчен, башка сыймаслык гамәлләргә дә ымсынып куясың. Шулай булмый ни, иртәнге тугызга эшкә килеп, кичке алтыга кадәр хөкүмәт эшеннән соң да өйдә көндәлек мәшәкатьләр көтеп тора: ашарга пешерәсе, керен юасы, җыештырасы, дигәндәй… Менә мин дә шул чиккә җиттем ахры. Дусларымның туган көнгә бүләк иткән сертификатын тартып чыгардым: парапланда очачакмын! 

Яшьлек максимализмымы, әллә аек акылмы? 


Миндәге энтузиазмны кая куеп бетерерлек түгел! Яңалык яратам! Һәрвакыт нинди дә булса яңалык ачарга гына булсын! Сизеп торам, холкыңда балалык чыгып бетмәгән, дисез булыр. Бәлки. Бераз гына тик торсам да, күңелсезләнә башлыйм. Шулай да, яшьлек максимализмы белән актив булырга омтылыш – икесе ике нәрсә ул. Беренчесе, үзеңне зур итеп, башкалар алдында «текә» итеп күрсәтергә теләү, масаю, теләсәм, таулар күчерә алам, дигән инану. Аек акыл дигәнен, куркыныч янаган гамәлләрдән саклап калу инстинкты, дип тә аңлаталар. Күкләрдә очарга теләвемне ни дип бәяләсәгез дә (гаиләң турында да уйламагансың, дип сүгүчеләр дә булыр), ахыры яхшы тәмамланасына ышанычым зур иде. Шуңа күрә, ниятләдем! 

 Киеренкелектән ничек арынырга? 


Бу соравыма инструкторларым җавап табарга булышты. Чынлыкта, барысы да мин уйлаганның киресе: алар, шаяртып, барысын да мәзәккә борды, көлделәр, үртәделәр. Чикәне ипләбрәк тотарга куштылар, чыгып китәргә, өзелергә дә мөмкин, диделәр. Сез аңласын өчен, ачыклык кертим: куркынычсызлык чикәсе – очып китәр өчен миңа беркетелгән аркан инде ул. Аны җайсызрак тотсаң, ни буласын чамалыйсыздыр. «Әгәр егылып төшсәң, шлемны сакларга тырыш, ватыла күрмәсен», – дип тә шаярттылар. Әйтсәм, әйтим, мәзәкләреннән дә тез буыннары калтырарлык иде бу егетләрнең.    



Кошлар затыннан


Ниһаять, инструктор очыш кайгыйдәләрен аңлата, безнең аркан машинага эләктерерлә һәм без… күккә күтәреләбез! Аяк астында җир юк, куллар, аяклар мамык кебек, ә башымда көй бөтерелә: «Мин күкләрдә очкан бер кош сыман...» Параплан – таудан, биектән сикерү түгел, ә очыш. Әүвәл машинага эләктерелгән арканга ябышып, артыннан чабабыз. Йөгерәбез, йөгерәбез һәм… аяк астында бушлык барлыкка килгәнне тойгач, күккә ашабыз. Аста көнбагыш басуы: сары күлмәкле, кара күзле гүзәллек сине озата. Зөя каласы утравына кул изибез. Әнә зәңгәр тасма кебек елга җәйрәп ята. Шул мизгелдә бар дөнья туктап калган да, тын да алмыйча, сине күзәтә кебек. Ә синдә тагын да югарырак менү теләге генә, мәңгелек белән күзгә-күз очрашу халәте җанга әйтеп бетермәслек ләззәт бирә. 


Яңгыр яуганда яфракның калтыранганын күзәткәнегез бармы? Минем йөрәк тә әнә шул яфрак хәлендә иде. Курку хисе белән соклану бергә очрашса, эйфория барлыкка килә икән. Мин моны хәзер төгәл беләм. 

«Бәлки кире бирерсең?» 


Дусларымның парапланда очарга сертификат бүләк итүләре турында әнигә әйтүемне язарга онытып торам ич. Баштарак, бармыйсың, дип үгетләргә тырышты. Үзсүзле икәнемне белә инде, җае килгән саен, оча күрмә, дип төрттереп алды. Инде ярты еллап вакыт үткәч, онытты бу дип кенә тынычланганда, очарга язылдым, диюемне ничек кабул иткәнен сурәтләп тормыйм. Ахырдан: «Алай бик теләгәч, әнә Булатың үзе очсын!» – дип сүзен төгәлләде. Очыштан соң, беренче булып, әнигә шалтыраттым. Трубканың аргы башыннан: «Ничек? Син исәнме анда?» – дигән тавышлар ишетәм. Тынычланды. Балаларын андый экстремаль спорт төрләренә җибәрергә кем атлыгып тора?  Аны да аңлыйм. Югыйсә, фаҗига дигәнең күктә генә түгел, юлларда да булырга мөмкин бит. Хәзер исә бар да заманча, хәтта роботлар да бездән акыллырак. Очарга курку – элеккегедән калган гадәт кенә. 

Мода артыннан куумы? 


Хәзер вакыты да шундыйрак: 25 яшьтә үз бизнесын кора яшьләр, тормышларын тагын да яхшырту теләге белән яналар, яңадан яңага омтылалар, спорт белән шөгыльләнәләр. Парапланда очу, парашюттан сикерү, дайвинг – популяр гына түгел, теләсә кем өчен шөгыльләнә алырлык мавыгу да. Экстремаль спорт төрләрендә модага иярү дигән нәрсә юк. Эшкә урнашу кебегрәк ул. Кешенең үз теләгенә бәйле: эшлисең килсә – эшлисең, юк икән, юк. Димәк, сайлау – һәркемнең үз иркендә.  

Камилә Һадиева

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев