Логотип Идель
Блоглар

Конвергент журналист татар телен яклыймы?

Язмам башында “Идел” журналының беренче номерларыннан ук шигарь булып чыгарылган һәм бүгенге көнгә кадәр гамәлдә булган мәгълүм сүзләрне искә төшерәсе килә: “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!”.

 Бөек шагыйребезнең әлеге сүзләре журнал укучыларына да, журнал коллективына да юнәлдерелгән.

Журналистика, бигрәк тә татар журналистикасы, татар телен, мәдәниятен, сәнгать һәм гореф-гадәтен саклый һәм яклыймы соң? Әлбәттә! Татар фәне, татар җыры, моңы, әдәбияты, театры кебек үк каләм әһелләре, телевидение хезмәткәрләре, радио алып баручылары да, интернет ресурсларда хезмәт итүчеләр дә бу өлкәдә зур эш алып бара. Алай гына да түгел, журналистлар бу эштә әйдәман-лидер да. Монысы факт. Хәер, бу шулай булырга тиеш тә. Аннан килеп, ММЧ ул бит әле трибуна да. Татар әдәбиятын таныту, татар театрын, җырын пропагандалау трибунасы. Татар телен яклау, саклау өчен дә трибуна. Ягъни вакытлы матбугат – язучы-шагыйрьләребезне, артистларыбызны, сәнгатькәрләребезне пропагандалау чарасы.

Бүген, конвергент журналистлар кирәк дигән бер мәлдә, вакыты-вакыты белән кадрлар мәсьәләсендә аерым авырлыклар килеп туа. Без инде хәзер газета-журналлар чыгару, радио һәм телевидениедә тапшырулар әзерләү белән генә чикләнеп калмыйча, аларны укучыларыбызга, тыңлаучыларга һәм караучыларга җиткерү турында да уйланырга тиешбез. Сайтларыбызда, социаль челтәрләрдәге төркем яки аккаунтларда, каналлар һәм платформаларда. Шунысын танырга кирәк: бар журналистлар да моңа әзер түгел. Кемдер заманадан артта калган, кемнеңдер өйрәнәсе килми, кемдер Вконтактега кереп бикләнгән һәм башка платформаларны үз итми... Ә бит татар теле, татар халкы анда да яши. Вконтакте, Инстаграм, фейсбук һәм яндекс-дзеннарда да татарча эшләргә мөмкин. Һәм кирәк! Бу яктан караганда, татар телендәге ММЧ артка калышмый, монысы да – факт.

Мондый вәзгыятьтә яңа кадрларга өмет баглыйбыз. Аллага шөкер дип әйтергә кирәктер, безнең югары уку йортларында милли кадрлар әзерләү эше бетмәде, сакланды. Әнә, узган ел Казан университетында татар журналистикасы бетә, булмаячак дигән куркыныч барлыкка килде. Проблеманың чыннан да зур булуын аңлаган җитәкчелек ярдәме белән – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджетында  университетта татар телле журналистлар укыту өчен финанс мөмкинлекләр эзләп табылды. Беренче курска шактый нык сынау һәм иләк аша узып, чибәр, мөлаем, акыллы студентлар укырга керде һәм беренче көннән алып алар республиканың алдынгы массакүләм мәгълүмат чараларына беркетелде. Алар инде хәзер үк җир җимертеп эшли дә. Килешү нигезендә алар университетны тәмамлаганнан соң берничә ел шул ук редакциядә эшләргә тиеш булачак.

Хәер, университет студентлары белән һәрбер редакция, шул исәптән, “Идел” журналы да һәрдаим тыгыз элемтәдә яши. Студентлар бездә практика гына узып калмыйча, аеруча кызыклы, укыла торган язмалары өчен гонорар да ала бит. Айга бер чыга торган басмада практика узуның нәрсә бар инде аның, диючеләргә шуны әйтә алам. Билгеле булганча, Татарстандагы барлык дәүләти басмаларның интернетта сайтлары бар. Ләкин алар хәзер “Идел”нең яисә “Ялкын”ның ниндидер бер кушымтасы гына булып саналмый. Аларның һәрберсе – аерым матбугат чарасы. Челтәр басмасы (сетевой издание) ул, Роскомнадзор тарафыннан теркәлгән. Димәк, студентлар өчен дәүләт челтәр басмасында эшләү өчен менә дигән мөмкинлек тә. Сайт булгач, анда керүчеләр кирәк. Керүчеләр булсын өчен, татар телендә дә, рус телендә дә шәп, укыла торган язмалар булуы сорала. Әйткәнемчә, андый язма авторлары өчен бездә әле кечкенә генә булса да акчалата бүләк тә каралган.

Ышанмагыз!

Әйе, интернет тормышыбызны чолгап алган бер мәлдә, традицион ММЧына шактый гына авырлыклар кичерергә туры килә. Тиражлар төшә, аудитория кими. Мондый шартларда яшь буынга өметебез икеләтә арта. Кызганыч, аерым даирәләр, бакчалар һәм мәктәпләр яшь буында шул ук уку культурасы тәрбияләү турында уйлап та карамый. Ә бит матур үрнәкләр бар. Узган ел ахырында аерым социаль месенджерларда 2нче гимназияне тәнкыйтьләп чыктылар. Янәсе татар матбугатына биредә көчләп яздыралар икән. Юк, җәмәгать, ышанмагыз. Үземнең дә шушы гимназиядә белем алучы ике кыз әтисе буларак әйтә алам: бернинди көчләү дә, мәҗбүриләү дә юк. “Идел” журналы белән беррәттән, биредә “Казан утлары”, “Салават күпере”, “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналлары хезмәткәрләре даими очрашулар уздыра, редакция хезмәткәрләре ачык дәресләрдә катнаша, төрле чараларга кунак һәм эксперт буларак чакырыла... Әлбәттә, без анда пропаганда эшен дә алып барабыз. Һәм мондый очрашулардан соң укучылар һәм укытучыларның әлеге журналларга язылу теләге барлыкка килү очраклы хәл түгел. Республиканың алдынгы газета һәм журналларына язылу – мәҗбүрият түгел, ә бәлки татар телен, әдәбиятын саклауның бер юлы, яшь буында, укытучыларда уку культурасы булдыру дигән сүз ул. Милли мәгариф, милли тәрбия дигәндә һәрчак 2нче гимназияне искә алабыз икән, димәк, биредә татар матбугатының ролен дә билгеләп узарга кирәк. Татарча укый икән, димәк, балалар татарча уйлый, фикерли дә. Татар телендә эшләүче радио һәм телевидение җитәкчеләре дә моны раслый алыр, чөнки аларның күбесендә шушы гимназияне тәмамлаган журналистлар эшли. Һәм иң мөһиме, шул гимназиядән чыккан Айсылу Лерон, Алмаз Гафиятов, Роза Әдиятуллина, Идел Кыямов, Йолдыз Миңнуллина һ.б. инде үзләре әти-әни булгач та, мәктәптә башланган әнә шул гадәтне – татарча газета-журналларны укудан туктамыйлар! Бүген инде алар үзләре балаларына “Салават күпере”, “Сабантуй”-“Ялкын”нарны укыталар!

Без яшибез әле!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев