-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Коронавирустан күпкә куркынычрак вирус бар...
Коронавирустан күпкә куркынычрак вирус бар... Әмма бик азлар ул хакта уйлый...
Хәзер интернетка кереп булмый: соцчелтәрләр #коронавирус белән бәйле хәбәрләр, мемнар белән тулы, кешеләр куркуга төшкән, ил чикләре ябыла, кибетләрдә киштәләр бушый.
Паникага бирелеп без к-стан да куркынычрак әйберләр барлыгын истән чыгарабыз: хәзерге вакытта социаль "вирус"лар бар. Алар фонында к-с кешелек өчен фил эстендәге чебен кебек кенә.
К-с игътибарны барлык башка нәрсәләрдән читкә юнәлтүе дә факт! Халык дөньядагы вазгыятькә шатлана дигән хисем бар: к-с һәм карантин мөһим мәсьәләләрне чишмәү, үсеш алмау өчен менә дигән сылтау бит.
Мәктәп һәм офислар карантинга ябыла - өйдә утырырга, ял итәргә була. Нәкъ балачактагы кебек. Кайберәүләр апокалипсис турында сөйли. Моннан бер фикер туа: кешеләргә яшәү шулкадәр үк күңелсез мени?! Ә хәзер хәрәкәт, нидер булырга тора! Гаилә, эштәге проблемалар онытыла, конституция, доллар үсеше, экология һ.б., гомумән, арткы (соңгы) планга күчә.
Шунысы шаккатыра: без янгын, конституция һәм к-с темаларына җиңел генә биреләбез, ә медицина деградациясе, мәгариф системасы, чүп, экология проблемалары буенча берләшә һәм аларны чишә алмыйбыз.
Ә бит к-с иртәме-соңмы бетәчәк, карантин да озакка түгел, әмма югары санап үтелгән проблемалар кала бирә.
Нигә без бу нәрсәләргә игътибар итмибез? Мөгаен, аларның үлемгә китермәвендәдер, бик куркыныч булмавында.
Бәлкем безгә приоритетларны барларга һәм проблемалары чишә башларга вакыттыр инде? Әллә безгә эш итә башлау өчен зур масштаблы эпидемия, катастрофа кирәкме?
Исән калуын да исән калырбыз... Ә алга таба ничек яшәрбез соң?
Гөлүсә Шиһапова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз