Логотип Идель
Блоглар

КҮПТӘН БОЛАЙ БИЕГӘН ЮК ИДЕ...

Кичә "Идел" Кариев театрында узган түгәрәк өстәлдә, ә аннары ачык дәрестә булып кайтты.

Авыл. Гармун тавышы. Шаярышкан яшьләр. Парлашып биегән егет-кызлар... Сез дә һәр атна саен шулай җыелышып күңел ачасызмы ул? Мин дә юк. Бу сүзне әбигә әйтсәм, матур итеп орышып та куяр: "Биеп тә уздырмагач, яшьлек мени инде ул?" - дип хатирәләрен яңартыр иде. Ә безнең яшьлек ничек уза? Кулларда гармун урынына телефон, колакта гармун тавышы түгел, ә дәртле чит ил музыкасы, өстебездә матур чәчәкле күлмәк түгел, ә толстовка, аякта кроссовки. Атна ахырында шулай җыелышабыз да, сөйләшәсе килгәндә сүз кыстырып алабыз. Юк, мин хәзер үзебезнең авыл яшьләре турында гына әйтмим, 21нче гасырда "Кичке уен"нар шулайрак үтә диюем. "Хәзер яшьләр бер-берсе белән сөйләшми! Кулларындагы телефоннарына чумып утыралар", - ди бит Алсу да.

Хәер, төп темага күчмәгәнмен икән бит әле. Алсу Мәсъсүмҗанова - ТР җыр һәм бию ансамбле артисты, хореограф ул. Аның белән берлектә "Калеб" җыены ТАТАР БИЮ студиясен ачып җибәрә. Кичә "Идел" Кариев театрында узган түгәрәк өстәлдә, ә аннары ачык дәрестә булып кайтты. 

фото: "Калеб"нең ВК төркеменнән

Түгәрәк өстәлдә, билгеле, әлеге студияне булдыру максаты, яшь чикләве, татар биюенең тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге турында турында сүз алып бардылар. 

"Калеб" кысаларында мондый проект беренче тапкыр гына уздырылмый инде, шуңа күрә биергә өйрәнергә теләүче яшьләрдән мөрәҗәгать күп булган. Әмма татар биюенең нигезләрен, төп хәрәкәтләрен белмиләр, дип ассызыкладылар кичә. Татар халык уеннарын, татар биюен яңарту һәм таныту максатыннан барлыкка килгән "DÄRMAN" бию студиясе ир-ат һәм хатын-кызлар биюенең лексикасы, хәрәкәтләре белән таныштырачак. Җәй көне исә театрның кече залында гына түгел, ә паркта, бакчада да биергә мөмкин булачак! Иң мөһиме - яшь чикләве юк.

"Төп шарт - теләк", - ди оештыручылар.

Курслар турында тулырак мәгълүмат белән проектның сәхифәсендә таныша торыгыз. Ә мин сезгә "Ачык дәрес" турында сөйләргә телим.

- Ә хәзер килгән журналистлар һәм мондагы барлык кешеләр белән биеп алабыз, дигәннәрен ишеткәч тә аруым онытылды.

Татар биюен (башкаларын әйтеп тә тормыйм) күптән биегән юк иде инде. Сәхнәгә чыкмаганга да байтак еллар узды. Остазыбыз Алсу безне түгәрәккә бастырды да, татар биюенең төп хәрәкәтләре - борма, тегү, чалыштыру, тыпырдау белән таныштырды. Мин шул мизгелдә бу яшемә кадәр татарча дөрес биемәгәнемне аңладым. Оят булмады, ә киресенчә! Һаман-һаман өйрәнәсе килде!

Хәрәкәтләрдән соң, икенче дәрес - биюгә күчтек. Гармунчы каршына басып биегәндә бөтен оялулар онытылды, әйтерсең лә, беркем дә сине карамый, бии белмәгәнеңнән дә көлми.

Өченче дәрес - "Кара урам" уены иде. Кызлар белән егетләр кара-каршы басып, парлашып уйнадык анысын. Әлеге уенның үзенчәлеге белән Алсу үзе таныштырды:

- Биегәндә танышырга да мөмкин, диде ул бездә шик уятып. Ничек инде танышырга? Биегәндә сөйләшмисең дә бит, дип уйларга өлгермәдем, ул дәвам итте: 

- Менә, мәсәлән, мин Илнурны белми идем. Уеннан соң, хәзер янына килеп: "Сәлам, Илнур, син матур биисең", - дип әйтә алам. Сез дә шулай ук. Бию таныштыра да, дуслаштыра да, диде укытучыбыз.

Чыннан да, кыска вакытлы дәрес эчендә генә дә без бер белмәгән кешеләр белән парлашып биеп якынаерга өлгердек. Алар белән алга таба да күрешергә килештек. Хәер, бию күрештерер, әле бу башы гына бит...

Без катнашкан "Ачык дәрес"не сез дә карый аласыз. Сылтама - монда. Әлеге видео бик күпләргә ошады. Бер көн эчендә мең карау җыйды! Димәк, татар бию дәресләре күпләргә кызыклы, дип уйладык. 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Калеб, Дәрман, татар биюе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев