Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • МӘСКӘҮ ЛОКДАУН КЕРТӘ! Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлы локдаун кертте.
      279
      0
      0
    • Казанның Кремль яр буенда яңа мурал барлыкка килде Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
      343
      0
      0
    • ҖАНИСӘПНЕ ӨЙДӘН УЗУНЫҢ ГАДИ ҖИДЕ АДЫМЫ Билгеле булганча, быелгы җанисәпне өйдән чыкмыйча гына да узып була. Моның өчен кул астында Интернетка тоташкан гаджет яки компьютер булу гына кирәк.
      349
      0
      0
    • "КАЛЕБ"НЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ! Калеб» яңа буын җыены сезне 26 октябрь 18:30 сәгатьтә булачак премьерага дәшә! «Өчәү» – яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.
      375
      0
      0
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Көрәшчедән торт рецепты

    Русиянең спорт остасы, көрәшче Азат Нурмөхәммәтовның Сабан туйларда бил алышырга оста икәнен белә идек инде. Ә сез аның аш-суга да кулы ятып торганын белә идегезме? «Идел» укучыларын ул үзе яратып әзерләгән «Кырмыска» торты рецепты белән бүлешеп сөендерде. Менә ул тылсымлы рецепт!

    фото (1)

    Мин үзем кырмыска тортын бик яратам. Каян барлыкка килүен дә, фәлсәфәсен дә белмим, әмма аны минем шикелле тәмлетамаклар өчен уйлап чыгарганнардыр, дип фаразлыйм.

    Баллы ризыкларга мәхәббәтне ике апам уяткандыр. Балачактан бик сыйладылар инде үземне. Әни эшкә киткәндә, аларга ашарга пешерергә, өйне җыештырырга кушып китә иде. Мин исә, аларның өйрәнчек тортларын, тәмлүшкәләрен кабып карап, беренче булып бәя бирүче булдым. Кырмыска тортын шулкадәр тәмле итеп пешерәләр иде, телең йотарлык! Хәзер менә хатыным Гөлнара да сыйлап кына тора, йомшак ягымны тиз сизеп алды.

    Реклама

    Кырмыска торты дигәндә, исеме дә гаҗәп бит. Кырмыскаларны бик хөрмәт итәм. Карап торсаң, бер тәртипкә салынган система ул. Һәр кырмысканың үз роле, үз вазифасы бар. Тырыш хезмәтләре белән үзләренең көч икәнлекләрен күрсәтәләр. Коръән сүрәләрендә дә алар турында искә алына. Үзем дә әнә шул кырмыскалар кебек тынгысыз кешемен, гел чабып, эшләргә тырышам, гел нидер оештыру теләге белән яшим.

    Кирәк: ике йомырка, 200 грамм сыер мае, ярты стакан шикәр комы, каз мае, бер кап көпшәкләгеч (разрыхлитель), өч стакан он. Крем өчен: бер ак, бер кара куертылган сөт (сгущенка).

    Әзерләү: туглап, камыр басасы. Чеметеп алып, нәни шарчыклар ясыйсы һәм шуны табага тезәсе. Мичтә кызарып пешкәч, ике төрле куертылган сөтне кушып ясалган крем белән болгатасы (агач кашык белән!). Әзер тортны матур савытларга тезеп куясы гына кала!

    кырмыска

    Азат Нурмөхәммәтов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе