-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
26 апрель кая барырга: чаралар исемлеге Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр.
-
Тукай иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше турында дискуссия 2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.
-
РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БЫЕЛ 5 мең КЕШЕНЕ ҖЫЯЧАК Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
Кытай ризыклары татарныкына охшаганмы?
Бар дөньямны онытып, имтиханнарга әзерләнеп утырганда бүлмәдәшем кайтып керде. Үзе белән миңа таныш булмаган бер кызны да иярткән. Моңарчы аның кем икәнен белми идем, хәзер исә шул көн искә төшүгә “Кытай кунагы” күз алдыма килеп баса.
Кунак кызыбыз Алсу, минем якка күз салып: “Әллә иртәгә имтиханмы”, – дип сорап куйды. “Юк, әле берсекөнгә генә”, – дидем. “Әәәә, алайса әле вакыт бар икән бит”, – дип, зур юл сумкасыннан күчтәнәчләрен чыгара башлады. Кытайдан килгән товар белән хәзер беркемне дә шаккаттыра алмыйсың инде, анысы хак, ләкин синең өчен махсус алып кайтылган бүләкне кабул итү, анысы инде бөтенләй икенче нәрсә. Әле кайчантышына “иероглифлар” белән язып тутырылган конфет-печеньеларны ашар идең! Әлбәттә, барысын да телеңне йотарлык тәмле дип булмый; кечкенәдән бәлеш, өчпочмак, коймак кебек ризыклар ашап үскән татар баласы өчен алар, гомумән, ят. Өйгә кайткач, әти-әнигә дә эчертеп карармын дип кытай чәен бер читкә алып куйдым.
Авылга кайту белән әллә нинди зур эш эшләгәндәй шул чәйне кайнаттым. Кытай халкы безнең кебек чәйне катырак ясыйм, сөт салып эчәрмен дими шул. Аларга бит иммунитетны күтәрергә, органимзга файда итәргә яшел чәй генә булсын, исләре киткән ди, синең кара чәеңә. Чәйнекне ачып җибәрүгә, кухняга әчкелтем ис таралды. Янымда утырган әни: “кызым, моны эчә күрмә, я ярамас”, – дип әйтеп куйды. Ничек инде эчмисең ди! Бер-ике тапкыр авыз иттем итүен, тик яңгыр астында калган печәннән аңкыгандай бу исле чәйнең артыгын эчә алмадым. Әнигә күпме генә тәкъдим итеп карасам да, бөтенләй исе дә китмәде. Һичьюгы әти эчәр дип, аның янына киттем. Чәшкене сузгач та: “мин, кызым, сайланып тормыйм”, –дип, эчеп бетерде. Ә калганын, нишлисең инде, түгәргә туры килде.
Бу чәй вакыйгасыннан соң Алсу исемә төште. Кытайда торган вакытында ниләр генә ашады икән бичаракай?! Казанга килү белән, болар турында үзеннән сораштым. Ә ул исә артык гаҗәпләнми генә:
– Кытай ризыкларына ияләшү авыр булмады. Иң мөһиме пешерүчеләргә » do not spicy » (не острое) дип әйтергә онытмаска кирәк. Ашханәдә ризык сайлау мөмкинлеге бик зур. Күп вакыт дөге, гөмбә һәм тавык ите яисә төрле яшелчәләрдән аш сайлый идек. Милли ризыкларына килгәндә, кытайларның үзенчәлекле ашамлыклары шактый: тофу, гунбао (тавык, арахис һәм чили), янжоу пао мо (сарык итеннән, ипи кисәкләре белән). Шунысы кызык: кайбер кытай һәм татар ризыклары арасында охшашлык бар. Мәсәлән, аларның пилмәннәре (цзяуцзы) безнең мантыйларга нык охшаган. Монда кайткач, туганнарыма әлегә кытай ашамлыклары пешереп караганым булмады, ләкин андый теләк бар.Эчемлекләрдән исә күп вакыт гади су эчтек. Китапханәдә, уку йортында, тулай торакта су бойлерлары урнаштырылган. Күп студентлар үзләре белән термокружка алып йөриләр. Чәен дә яраттым. Туганнарга бүләккә алып кайткан идем, алар да ошаттылар.
Менә ничек икән. Үзем өчен шундый нәтиҗәгә килдем: Алсу кебек Кытай ризыклары турында авыз суларын китереп, сөйләр өчен аның кебек берничә ай шунда торырга кирәк икән. Шулчакта гына аның чәеннән дә яңа чапкан печән исләре киләчәк.
Алия Абрарова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз