Логотип Идель
Блоглар

КЫЗЫКЛЫ ФӘН ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ

Безгә исә бу ике гаҗәеп тереклек иясе арасында туган дуслыкка, төгәлрәк итеп әйткәндә, зооремедиация һәм, гомумән, әйләнә-тирәбезне карамайдан чистарту өлкәсендәге уңышларга шатланырга һәм башкалабыз галимнәренә яңадан-яңа ачышлар гына теләргә кала.

Хәзерге вакытта кешелек дөньясы көндәлек тормышын нефтьтән башка күз алдына да китерә алмый. «Карамай» дигән атамасы да булса да, дөньяда кара карамайдан кала ак нефть тә, сары нефть тә бар.

Инженер-нефтьче, галим Үзбәк Саттаров сүзләренчә, «ак, сары һәм кара төсләрне төрле күләмнәрдә кушудан нинди төсмерләр чыгарып булса, нефтьләрнең төсләре дә шулкадәр күп».

Эшкәртелмәгән нефть белән күзгә-күз очрашучылар исемлегенә кермәүчеләр дә аның белән көн саен тәэсир итешә: тимер атларыбызның азыгыннан алып, хатын-кызларның иреннәренә ягылган иннеккә кадәр – нефть безне адым саен озата килә. Хәер, хәтта 13 мең ел элек тә карамай продукты – битумны куллануның гаҗәеп ысулы билгеле булган: ул замандагы теш табиблары пломба сыйфатында битумны эшкә җиккәннәр (табиблар инде ул вакытта ук карамайның микробларга каршы үзлекләргә ия булуын белгәннәр, күрәсең). Аны тагын кайларда очратырга була соң? Кара алтыннан җитештерелә торган продуктлар бихисап:

1.    Бизәнү әйберләре (иннек, хушбуй, крем, чәч буявы)
2.    Йорт җиһазларының кайбер детальләре
3.    Ягулык (бензин, дизель, керосин)
4.    Көндәлек-көнкүреш химиясе
5.    CD һәм DVD дисклар
6.    Синтетик ашламалар
7.    Пластик савыт-саба
8.    Дару матдәләре
9.    Антисептиклар
10.    Подгузниклар
11.    Кием-салым
12.    Уенчыклар
13.    Парафин
14.    Буяулар
15.    Сагыз

Әлбәттә, бу исемлекне бик озак дәвам итәргә мөмкин, әмма шуны да истә тотарга кирәк: карамай зур әһәмияткә ия чимал һәм энергия чыганагы булуы белән беррәттән әйләнә-тирә һәм анда тереклек итүче җан ияләренә куркыныч та тудыра. 

Әйләнә-тирәгә (һава, су, туфрак һ.б.) эләгүче антропоген чыгышлы зарарлы матдәләр арасында нефть продуктлары беренче урыннарны алып торалар. Быел гына да, мисал өчен, Норильскида 21 мең тонна дизель ягулыгы су һәм туфрак тирәлегенә таралды. Бу Арктика зонасы тарихында нефть продуктлары түгелүнең иң зур фаҗигасе дип билгеләнде. Карамай чыгару, аның продуктларын күчереп йөртү һәм эшкәртү барышында килеп чыккан һәлакәтләр, хәтта бик масштаблы булмаган очракта да, аяныч нәтиҗәләргә китерә ала. Карамайның туфрак тирәлегенә таралуын гына алыйк, бу вакытта:

1.    Туфракта яшәүче тереклек ияләре агулана; 
2.    Туфракның агрохимик һәм агрофизик үзлекләре начарая;
3.    Туфрак пычрануларны җыеп, сеңдереп барырга сәләтле, шуңа күрә, карамай, мәсәлән, кырларга тарала калса, авыл хуҗалыгы үсемлекләренең дә уңышы кими һ.б.

Билгеле, әйләнә-тирәгә таралган нефтьне табигать үзе дә чистартырга сәләтле. Табигатьтә нефть белән бергә аның белән тукланучы тереклек ияләре дә бар: алар бактерияләр арасында да, гөмбәләр арасында да шактый. Бактерияләр белән бергә эш иткәндә, бу хезмәтне үсемлекләр дә башкара алалар (әйләнә-тирәне карамайдан чистартуның бу ысулын фиторемедиация дип йөртәләр). Ләкин мизгел эчендә какшаганнан соң, әйләнә-тирәнең янә элекке халәтенә кайтуын еш кына еллар буе көтәргә туры килә. Россия шартларында исә моның өчен тагын да күбрәк вакыт таләп ителә, чөнки безнең илдә түбән температуралы көннәр бик озак саклана. Тирәлеккә таралган һидрокарбоннар күләме чамадан тыш күп булган очракта, табигатьнең үзлектән чистаруга көче җитми башлый. Бу вакытта табигатькә кешелек ярдәмгә килә. Ничек дисезме? Җавапларның берсе Казан (Идел буе) федераль университетының “Бионанотехнологияләр” фәнни-тикшеренү лабораториясе галимнәренә билгеле.

Башкалабыз галимнәре карамай белән пычранган тирәлекләрне чистартуның тагын да нәтиҗәлерәк була алырдай һәм кызыклы ысулын уйлап тапканнар. Алар моның өчен Айга да менмәгәннәр, Җир үзәгенә сәяхәт тә кылмаганнар, диңгез төпләренә дә төшмәгәннәр төшүен, әмма, максатларына ирешү өчен, Alcanivarax borkumensis исемле диңгез бактерияләре белән дуслашканнар. 

Хикмәт шунда ки, нәкъ менә әлеге микроорганизм карамай таралган диңгез тирәлекләрендә иң күп санда очраучы бактерияләрнең берсе булып санала. Нефтьне тәшкил иткән төрле һидрокарбоннар (бигрәк тә алканнар) белән бик теләп һәм яратып тукланучылар да алар – карамайны таркату эшендә катнаша алырдай менә дигән бактерияләр, кыскасы.

Тикшеренүчеләр бу бактерияләрне туфрак тирәлеген чистарту ысулын булдыру өчен кулланганнар. Әмма әлеге диңгез бактерияләренең бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә ярдәм итүче камчылары (рус. жгутики) юк, һәм карамайлы туфрак тирәлеген мондый диңгез бактерияләре белән эшкәрткәндә, бактерияләр бары өске катламдагы туфракны гына чистарта алырлар иде. 

Шуңа күрә, аларны туфракның тирәндәрәк урнашкан катламнарына да җиткерү өчен, туфракта тереклек итүче умырткасыз хайваннарны кулланырга була. Курьер сыйфатында, мәсәлән, нематодалар хезмәт итә алалар. Юк, паразитология дәреслекләрендә очраучы озын һәм куркыныч нематодалар түгел, ә туфракта шуышып йөрүче гап-гади, бер-ике миллиметр озынлыктагы суалчаннар – Caenorhabditis elegans турында сүз бара. Әлеге суалчаннар фән дөньясына күптәннән билгеле инде, биология һәм медицина өлкәсендә эшләүче галимнәр аларны тәҗрибәләр барышында күселәр белән беррәттән өлге организм буларак кулланалар. Суалчаннар бактерияләр белән тукланалар, өстәвенә, алар үтә күренмәле дә әле, димәк, ни ашап, эчләрендә ни “кайнаганын” күрергә мөмкин дигән сүз (аларның никадәр кечкенә булуларын исәптә тотып, бу эшне микроскоп ярдәмендә генә башкарып була).

Иң элек галимнәр суалчаннарның нефтьтә үзләрен ничек хис итүләрен тикшерергә уйлаганнар. Ни гаҗәп, нематодалар карамайлы тирәлектә азыктан башка да 22 көн дәвамында яши алганнар! Ә тирәлеккә диңгез бактерияләрен дә өстәгәннән соң, нематодаларның гәүдә озынлыгы, үрчеме һәм башка мөһим булган физиологик күрсәткечләре гадәти бактерияләр белән тукланганган суалчаннарныкы төсле һәм хәтта яхшырак та булган.

Шулай итеп, туфрак суалчаннары һәм диңгез киңлекләрен үз иткән бактерияләр арасында дустанә мөнәсәбәт урнашкан (биологиядә бу күренешне симбиоз дип йөртәләр). Диңгез бактерияләрен туйганчы ашап, нефть таралган туфрак буйлап шуышып йөрүче суалчаннарны күпмедер дәрәҗәдә тулы автобус белән дә чагыштырырга була: суалчан эчәклегенә эләккән “аяксыз-кулсыз” бактерияләрнең күбесе эшкәртелмичә генә, исән-сау килеш организмнан чыгып китә һәм үзенең азык чыганагы – нефтькә килеп төшә. Бактерияләр килеп төшкән урыннарында табын корып һәм тирә-якка таралган карамайның күплегенә шөкер итеп, эшкә керешәләр – нефтьне таркаталар. Аларны бу урынга исән-имин килеш китереп куйган суалчаннарга рәхмәт әйтергә дә онытмыйлардыр әле.

Безгә исә бу ике гаҗәеп тереклек иясе арасында туган дуслыкка, төгәлрәк итеп әйткәндә, зооремедиация һәм, гомумән, әйләнә-тирәбезне карамайдан чистарту өлкәсендәге уңышларга шатланырга һәм башкалабыз галимнәренә яңадан-яңа ачышлар гына теләргә кала.

Сәрбиназ Шәйхулова, биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы магистранты, “Бионанотехнологияләр” лабораториясе

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: биолог язмалары, Сәрбиназ Шәйхулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев