-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Лас-Вегаста булган хәлләр Лас-Вегаста кала
Америка турындагы истәлекләремне барлыйм. Бүген эссе Лас-Вегас турында бәян итәрмен. Күпләр бу шәһәрдә булганны белгәч, казинолар турында сораштыра. Ярый, сөйлим...
Турның әйдаманы Лёша (абый димәскә кушты. Аның үзенә 40 ничәдер яшь) безгә "Лас-Вегаста булган хәлләр Лас-Вегаста кала" дип, төнге шәһәргә 13-14 студентны чыгарып җибәрде. Шәп башлам, дим эчтән генә...
Ләкин группабыз шуның хәтле әйбәт булып чыкты, егет-кызлар (барысы да миннән кечерәк, әлбәттә) шундый яшьләр, әмма акыллы, үзфикерле. Аларның менә шундый булуына гашыйк булдым. Алардагы ирек шундый каты сизелә иде. Төнге шәһәрне карап чыктык, көндезгесеннән ул бера-а-аз гына һавалырак иде, рәхәт дип булмый, ләкин түзәрлек. Әйләндек, тулгандык та, бүленеп-аерылып бетеп отельгә кайтып яттык.
Шәһәр казино, уен автоматлары белән басып алынган булса да, төркемнән берсе бер сыңар долларын да анда тыкмады. Чөнки беребез дә ул акчаны җиңел генә алмадык, барыбыз да шул J1нар бит, эшләргә килгән студент халкы.
Шуңа күрә, Лас-Вегаста хәтта Лас-Вегаста гына калырлык та хәлләр булмады. Мин үз даирәмдә икәнемне аңладым...
Автор фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз